поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.01.2024 Мәдәният

Энҗе Шәймурзинага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде

Җырчыны ихластан котлыйбыз! Энҗе чын-чынлап лаек бу исемгә. Сәхнәдә 23 ел иҗат иткән дәверендә халкыбызның онытыла барган күп кенә борынгы җырларын репертуарына кайтарды. Тавышы көр, моңлы, аны тыңлавы да рәхәт. Концертларында баянга кушылып, тере тавыш белән җырлавын да аеруча яратабыз.

– Һәр концертымда бер блокны халык җырчыларына багышлыйм. Баянга гына җырланган җырларны йотылып тыңлыйлар. Күптән түгел “Чулпан” мәдәният сараенда куйган концертымда Әлфия апа Авзалова җырларын башкардым. Чәчәкләр менгезгән бер ханым микрофонны алды да: “Бүгенге тамашачыны халык җырларын тыңламауда гаеплиләр. Энҗе кебек җырлаучысы булганда нигә тыңламаска? Бик яратып тыңлыйбыз! Энҗе, тагын бер-ике җырны баянга гына кушылып җырла әле!” – диде. Җырладым. Концерт беткәч тә, тиз генә таралышмадылар, тагын сорап ике җыр җырлаттылар, – ди Энҗе.
 
Мактаулы исемгә ул ныклы адымнар белән халык мәхәббәтен яулап, саллы репертуар туплап килде. Афәрин, Энҗе! 
– Чыгыш ясарга барырга әзерләнә идем. Бер ягымда бизәндерүче, икенче ягымда чәч ясаучы мәш килә. Шалтыратып әйткәч, сүзсез калдым. Елап җибәрдем. Бик рәхәт мизгелләр икән. Аннары ирем Илшатка шалтыратып әйттем. Ул минем күп кенә җырларымның авторы, минем өчен үземнән дә ныграк сөенде. Кичен чәчәкләр күтәреп кайткан иде, кочагына алып күтәрде дә, балалар кебек зыр-зыр әйләндерде. Шатлыгымны уртаклашырга якыннарымның булуы үзе зур бәхет! – ди җырчы.
 
Әлбәттә, әнисе Альянур апа белән әтисе Газинур абыйга да шатлыгын җиткерә ул. Алар да көтелмәгән куанычтан күз яшьләре иркенә бирелә. Чирмешән районының Яшәүче авылында гомер итүче кайнанасы Фатыйма апа да ихластан сөенә. Чирмешән районының Яшәүче авылында гомер итүче кайнанасы Фатыйма апа да ихластан сөенә.
 
– Ике генә сүз әйтәләр дә, елап җибәрәләр. Әнинең күңеле тулып, телефонны әтигә бирә, әти котлап та җиткерми әнигә суза. Ә мин монда елыйм. Хезмәтеңнең югары бәяләнүе, хөрмәтләнүең – зур мәртәбә. Остазларыма, иҗатташ дусларыма, гаиләмә рәхмәтләрем чиксез, – ди ул.
 
Дәүләт бүләге уңаеннан гаиләдә бәйрәм мәҗлесе көйләнәчәкме дигән сорауга, җырчы менә ничек җавап бирде:
– Әлбәттә! Бер-ике көннән бертуган абыемны гаиләсе белән, ике яктан да әти-әниләрне, туганнарны чакырып, билгеләп үтәчәкбез. Мин Чирмешән килене бит. Әй яраттылар да соң алар үземне! Беренче булып нәкъ менә чирмешәнлеләр котлады бит. Шуннан якташларым күтәреп алды бу яңалыкны. Саба районы җитәкчелеге, авылдашларым, әлегәчә телефон шалтыравы өзелми.. Рәхмәт, ишеткән берсе котлый. Азнакай, Лениногорск якларына җыр сәфәрләре көтә, афишаларны эшләттек инде. Мәртәбәле исемгә лаек булу уңаеннан 28 гыйнвар көнне авылдашларыма бүләк итеп, туган авылым Түбән Утарда концерт куячакмын. Килергә җае булган һәр кешене концертымда көтеп калам. Үзем гел эзләнүдә, Хәмдүнә апаның халыкка танылмаган җырларын караштыра башладым. Онытылмасыннар, халык күңелендә яшәсеннәр. Салават абый белән дә киңәштек, ул да хуплады. Репертуарыма кергән һәр яңа җырымны эшләгәндә Салават абый белән киңәшәм мин. “Энҗе, син бозылмадың, сәхнәдә дә, тормышта та бик тәртипле булып калдың. Тавышың моңлы, халык күңелен яулардай энергетикасы көчле”, – ди ул миңа. Аның әтиләрчә кайгыртып әйткән сүзләре иҗатта канат куя миңа, – ди Энҗе.
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 14.01.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»