|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.08.2008 Спорт
Ә МЕДАЛЬЛӘР КИМИ БАРА...Кытайлар "8" санының бәхет китерәсенә ышанып, Пекинда башланган Олимпия уеннарының ачылыш тантанасын 8 август көнне кичке сигез сәгать сигез минутта уздырдылар. Шул рәвешле, Олимпиаданың символы булып саналучы биш боҗрага биш "8"ле табылды. Шәхсән үзем, мондый ырымнарга ышанмыйм, тик Кытай спортчылары моңарчы күрелмәгән үҗәтлек белән көн саен 2-3 алтын медаль яулый. Россия командасының хәле исә әлегә зур борчу тудыра.
Бу юллар язылганда безнекеләр исәбендә бер генә алтын медаль дә юк иде әле. Кичә Россия спортчысы Марина Шаинова көмеш медаль отты. Авыр атлетика осталары ярышында беренче урынны, әлбәттә, Кытай кызы яулады. Моннан тыш, безнекеләр суга парлы сикерүдә өченче урынны алды. Ә алтын һаман юк. Спорт түрәләре исә ашыкмаска киңәш итә. Билгеле булганча, Россия Олимпия комитеты җитәкчесе Леонид Тягачев зур уңышларга икенче атнада ирешәчәгебезне әйткән иде. Тамашачыны алдан ук тынычландырып кую булдымы бу, әллә башкасымы – әлегә нәтиҗә чыгарырга иртәрәк. Россия Олимпия комитетының шәрәфле президенты, халыкара Олимпия комитеты әгъзасы Виталий Смирнов та шул фикердә. "Әлегә барысы да план буенча бара, – дигән ул. – Эшнең башы яхшы булды дип уйлыйм. Чәч йолкырга иртәрәк әле. Безгә медаль алып киләчәк төрләр буенча ярышлар Олимпиаданың икенче өлешендә булачак. Хәтерләсәгез: Сиднейда беренче алтын медальне бишенче көнне генә алдык. Афинада да беренче урынны озак көттек". Смирнов әйтүенчә, Олимпия уеннарында бик күп нәрсә алдан көтелгәнчә килеп чыкмый. Кайчак, билгесез спортчылар да тәҗрибәле көндәшләрен артта калдырып, җиңүгә ирешә.
Әгәр Смирнов әфәнде узган ярышларга әйләнеп кайта икән, без дә элеккеге нәтиҗәләргә күз салыйк әле. Чөнки быелгы ярышларда мактанырлык берни дә юк әлегә. Пессимистлар фикеренчә, Россия спортчыларының быелгы чыгышы команданың Олимпия уеннары тарихында иң уңышсызы булачак. Моңа кадәр иң начар чыгыш булып Афинада узган ярышлар санала иде. Анысында безнекеләр АКШ һәм Кытайдан калышып, алтын медаль яулаган командалар арасында өченче урынны алды. Ә медальләрнең гомуми саны буенча икенче урын белән канәгатьләндек. Грециядән Россия спортчылары 92 медаль алып кайтты. Быел исә спорт түрәләре 80 медальгә өметләнә. Шуңа күрә инде хәзердән үк безнекеләрнең чыгышын Россия спорты тарихындагы иң уңышсызы буласын фаразларга мөмкин.
Командалар арасындагы өченче урын өчен көрәшергә теләүчеләр бездән башка да җитәрлек. Германия, Австралия һәм Япониянең мөмкинлекләре дә аз түгел. Аларны узган очракта да, Россия Кытай белән АКШтан бик күпкә артта калачак. Әле монысы да яхшы нәтиҗә булыр иде. Тик бит безнекеләргә беркем дә өченче урынны кулына китереп тоттырмаячак. Ә инде иптәшләренең допинг белән эләгүен ишетеп-белеп торган башка спортчыларга тагын да авыррак булачак.
Билгеле булганча, күңелсезлекләр ике атна элек үк башланды. Халыкара җиңел атлетика федерациясе Гөлфия Хәнәфиева, Дарья Пищальникова, Елена Соболева, Татьяна Томашова һәм Юлия Фоменконы Пекинга спортчы сыйфатында барудан мәхрүм итте. Ә бит аларның һәркайсыннан медаль өмет итәләр иде. Соңрак Россиянең тагын ике спортчысы – Владимир Канайкин белән Виктор Бураев "кара исемлек"кә эләкте. Болары да җиңүчеләр пьедесталына менәрлек кешеләр иде. Велосипедта узышучы Владимир Гусев белән Алексей Алифиренко да Пекинга бара алмады.
2007 ел нәтиҗәләренә карасаң, АКШ спортчылары Олимпия уеннарына кертелгән төрләр буенча Дөнья Чемпионатлары һәм Кубок ярышларында 48 беренчелек яулаган. Кытай вәкилләренең 39 "алтын"ы бар. Безнекеләр исә 30 тапкыр беренче булган. Дүртенче урындагы алманнар 20 "алтын"га ия. Кыскасы, көндәшләр җитәрлек. Ә калган медальләр кими бара.
P.S. Сүз уңаеннан, Халыкара Олимпия комитеты түрәләренең тел төбеннән аңлашылганча, Россия 2014 елда Сочида узачак Олимпиадада куркынычсызлык тәэмин итә алмаска мөмкин. Әлеге зур чарага әзерлек эшләрен оештыру комитеты башлыгы Дмитрий Чернышенко исә Россия һәм Грузия арасындагы низаг белән Сочида узачак Олимпиада арасында бернинди дә бәйләнеш юклыгын әйткән.
Камил ХӨРМӘТОВ |
Иң күп укылган
|