|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.05.2011 Җәмгыять
![]() Россиядә террор куркынычлыгының дәрәҗәләре кертеләХәзер Россиядә дә террор куркынычлыгының төрле дәрәҗәләре билгеләнәчәк. 3 май көнне Россия президенты Дмитрий Медведев «Терроризмга каршы тору турында»гы законга төзәтмәләр кертте. Алар Россиядә өч дәрәҗәле террор куркынычлыгы системасын булдыра. 2011 елның 22 апрелендә Россиянең Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителеп, Федерация Советында 27 апрельдә расланган закон «зәңгәр» - арттырылган, «сары» - югары» һәм «кызыл» - критик дәрәҗәләрен кертә.
«Новости» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, яңа кертелгән төзәтмәләр терроризмга каршы торганда дәүләт, җәмгыять һәм кешеләрнең иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күренү күз алдында тота. «Илдә террор куркынычлыгының дәрәҗәләрен булдыру террорга каршы көрәштә комплекслы караш булдыру өчен кирәк. Алар террор актларын булдырмауда оператив каршы торырга ярдәм итәчәк», диелә документта.
Алдарак Милли антитеррор комитеты башлыгы Андрей Пржездомский журналистларга әлеге өч дәрәҗәнең кайчан һәм нинди очракларда кертеләчәген аңлаткан иде. Аның сүзләренә караганда, «зәңгәр» дәрәҗә әзерләнә торган террор акты турында мәгълүмат килеп ирешкәч кертелә. «Сары» дәрәҗә исә террор акты турындагы мәгълүмат расланып, ләкин аның урыны һәм вакыты билгеле булмаган очракта кертелә. Ә менә «кызыл» дәрәҗә террор актының урыны һәм вакыты билгеле очракта яки террор һөҗүме инде булса кертелә.
Гөлназ ГЫЙЛФАНОВА |
Иң күп укылган
|