|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.08.2008 Авто
УРАЛ РӘШИТОВ ТЕОРИЯСЕ: ӘКРЕН ЙӨРҮ – ЗАТЛЫЛЫК БИЛГЕСЕУфада яшәүче композитор Урал Рәшитов “туганым”, “дустым”, “брат” дип сөйләшергә ярата. Һәм яшь аермасы зур булуга карамастан, “сез” дип дәшкәнне үз итми. Урал кеше буларак кына түгел, ә автомобиль йөртүче буларак та шундый ук гади һәм итәгатьле икән.
- Урал, юл кагыйдәләрен еш бозасыңмы?
- Юк. ЮХИДИдә дусларым бик күп, әмма аларга мөрәҗәгать итәргә оялам. Шуңа күрә тәртипле һәм шактый әкрен йөрим. Минемчә, әкрен йөрү ул бик “солидно”, затлы. Әкрен йөргән кеше тормышта үз-үзен тапкан, аның ашыгыр җире юк. Ә пешмәгән кеше ашыга, кабалана.
- Кызык теория. Инде ничә машина алыштырырга өлгердең?
- Өч елдан артык вакыт эчендә 15нче модель ВАЗда, “Toyota RAV-4” машинасында йөрдем. Хәзер “Suzuki Grand Vitara”.
- Хатының Айгөл Азалия исеме белән җырлый. Ул да автомобиль йөртәме?
- Әйе, иртәдән кичкә кадәр эшләре буенча чаба.
- Концертларга да үз машиналарыгыз белән йөрисезме?
- Юк, алып баралар. Сәхнәдән бик шат күренсәк тә, концерттан соң бик арыла, мондый хәлдә руль артына утыру куркыныч.
- Машинаны үзең ремонтлыйсыңмы?
- Әгәр бүген машина белән чыгасы булмаса – мин бик тыныч. Әгәр инде чыгасы булса, бераз дулкынланам, ныклап әзерләнәм, ремонтлыйсы җире булса, үзем карыйм. Шулай да минем өчен рульдә йөрү бер ял, чөнки күп вакытым студиядә ыштан туздырып үткәрелә (көлә).
- Үзеңә генә хас берәр “автосәерлегең” бармы?
- Бар! Автосервис яки автоюгычларда журнал актарып утыруны җенем сөйми! (тагын көлә)
- Сиңа уңышлы юллар.
- Рәхмәт. Беләсеңме, һәрберебез юлга чыкканда болай уйлый: “һәвеф-хәтәр һәр кеше белән булырга мөмкин, әмма минем белән булмас”. Фаҗига һәр кеше башына төшә ала! Шуны онытмагыз. Карап йөрик.
Булат ЗАКИРОВ |
Иң күп укылган
|