поиск новостей
Көн мәзәге
  • Мин берәр кайчан балаларым туена киләчәкмен дә, табындагы җылы ризыкны ашамыйча нагетслар һәм чипсы сораячакмын.

Бүген кемнәр туган
  • 22 Июль
  • Хәмид Мөштәри (1900-1981) - галим
  • Тәлгать Галиуллин - галим
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
04.05.2011 Җәмгыять

Нишләттең безне, язмыш?

Яшем җитмештән артып китсә дә, каргыш, бозым дигән нәрсәләргә ышанмый идем. Фаҗигале язмышымны тагын бер мәртәбә күңелдән үткәргәч, фикерем үзгәрде.

Армия хезмәтен тәмамлагач, яңа тормыш башлау – өйләнү максаты килеп туды. Нәрсәдән башларга? Өстемдә – солдат бушлаты, аякта кирза итек. Җитмәсә, дуслашып йөргән кызым Равилә дә җитлеккән, ашыктыра. Матди киеренкелектән чыгу өчен Себер якларына барып, бер сезон эшләп кайту планы кордым. Равиләгә әйтмичә генә чыгып китмәкче идем, ул кайдандыр ишеткән дә, артымнан куып җитеп: “Нишләп мине ташлап китәсең, оятсыз?” – дип кычкырып җибәрде. “Хатын-кыздан рәхәт күрмәсәң иде”, – дип тә өстәде. Сүзсез калдым, тизрәк китеп барудан башка чара тапмадым. Себер поезды озак көттермәде, алып та китте.

 

Билгеләнгән җиргә барып җиттем, эшли башладым. Тиз генә баерга исәп, тот капчыгыңны – солдат бушлаты әле анда да өстемнән тиз генә төшмәде. Вакыт бик тиз уза икән ул. Хәлләр икенче якка үзгәрде. Мин, Себергә бер генә сезонга дип киткән егет, ярты гомеремне шунда уздырып, хатын һәм биш бала белән Казанга кайтып төштем. Менә шунда башланды инде... Тулы бер гаиләгә – җиде җанга прописка, торырга урын кирәк. Анысы җайланды тагын, Аллаһ ярдәм итте, эшли башладык. Тыныч кына яшәп ятканда хатыным белән кызым дөньядан фаҗигале төстә китеп бардылар. Балаларга әни кирәк бит, тагын өйләндем. Зур гаилә белән яшәргә өйрәнмәгән хатын гынаа китеп барды. Тагын өйләндем, тагын шул ук хәл. Озак азапланганнан соң Ходай миңа тагын берәүне бүләк итте. Аның өч баласын кушкач, гаиләбез тагын да тулыланды, матурайды. Балалар дуслаштылар, туганлаштылар. Матур гына яши башладык, тик озакка бармады. Әлеге хатыным да дөньядан китеп барды. Бөтенләй югалып калдым: бу нинди хәл, нәрсә бу?! Эш яратам, рәхәтләнеп яшисем килә, тик ниндидер сихри көч мин теләгәнчә яшәтми. Күпме сагыш яшьләре түккәнмендер, хәсрәтемне үзем генә беләм. Хәзер уйлыйм, бөтен хәсрәтләремнең очы Равилә каргышына барып тоташмый микән? Каргыш уртак була дип укыганым, ишеткәнем бар иде. Чынлап та, дөрес икән. Көннәрдән бер көнне Равиләне очраттым. Тормыш хәлләрен сорадым. Һәм шаккатып тыңлап тордым – ул да нәкъ минем фаҗигале тормышымны кабатлаган. Ике ире үлгән, тагын ике ире бер сәбәпсез дигәндәй аны ташлап чыгып киткән. Димәк, аның каргышын Ходай икебезгә дә тигезләп бүлгән. Бу турыда үзенә әйтергә батырлыгым гына җитмәде. Ул укысын иде дип язам бу хатны. Аңа гына түгел, бөтен кешегә кычкырасым килә, безнең шикелле кырыс, кыргый булмагыз! Бер-берегезне каргамагыз, шәфкатьлерак булыгыз!

 

Казан.

Вансиф ЗАРИПОВ
Татарстан яшьләре
№ 55 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы