|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.10.2023 Хәвеф-хәтәр
Янгында ике кешенең гомере өзелгәнБашкортстанда Бишбүләк районының Михайловка авылында бүген иртән Старомихайловская урамында үлемгә китерүче янгын булган. Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, өй яныннан үтеп баручы хатын-кыз торак йортта ут күргән: ул хуҗаларны чакыра башлаган, әмма беркем дә җавап бирмәгән. Авыл кызы янгын сүндерүчеләрне чакырган, алар ачык утны сүндергән. Йортта ике кеше һәлак булган: 65 яшьлек ир һәм 49 яшьлек хатын-кыз.
Янгын урынында сынау янгын лабораториясе экспертлары һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тикшерүчесе эшли. Алар янгынның сәбәбен ачыклаячаклар.
Фото: МЧС
Автор:Ример Насретдинов
--- |
Иң күп укылган
|