поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.10.2023 Ир белән хатын

“Иреңне тартып алырмын”

Авыл җирендә дә “Санта-Барбара” кебек мәхәббәт маҗаралары булып ятарга мөмкин икән, җәмәгать. Бәян итим әле...

Резедә Ленарга йөкле килеш кияүгә чыкты. 18 яшендә. Менә-менә бала табарга торган киленне егетнең әти-әнисе өйләренә алып кайтып утыртты.
 
Авылда гайбәт тиз тарала икән шул. Гәрчә, Ленар әти-әниләренең өйләнергә кирәк дигән сүзләренә каршы килеп тә караган үзе. Авылда абруйлы укытучылар гаиләсеннән ул. Әти-әнисе безнең йөзебезгә кызыллык китермә, дип каты торган. 
 
Резедә Ленар белән йорт җиткезеп чыкты. Әфганда хезмәт итеп кайткан ир кайчак өйдә давыл туздыра иде. Түз генә. Юк кына сәбәп табып та хатынына пычак, яки балта белән ябырыла. Күпме йодрык татыды бәхетсез хатын. Әмма түзде. Бала кечкенә, авыру әнисе янында энесе бар. Кире кайтып та карады. Тик каенана белән каенатасы: “Кеше көлдереп йөрмәгез”, – дип кире килеп алды. 
 
Ленарның ике йорт аша күршеләре Гөлсирә белән очраша башлаган икән, дигән имеш-мимешләр ишетелә башлады. Ул төс-биткә бик чибәр хатын, менә дигән ире, ике баласы бар. Резедә исә иренең өйдән чыгып китеп, читтә йөрүен бик авыр кичерде. Гөлсирәнең ире шабашка йөри, ул китте исә, Ленар кичкырын сөяркәсе янына чаба. Иренең артыннан барып, ялварып та карады, елады хатын. Гөлсирә белән дә сөйләшеп аңлашырга да маташты. Әти-әнисенең тавышлануын ишетеп елаган баланы да ишетмәде йөремсәк ир.
 
Берсендә түзмәгән, көтүдән кайтучы сыерын каршы алырга килгән Гөлсирәне күреп, Резедә аңа ташланган. Ике хатын чын-чынлап чәчләрен йолкышып сугышкан. Шунда Резедә: «Рәхәт күрмә, син иремнең сөяркәсе булдыңмы, аны миннән тартып алдыңмы, вакыт узар, мин иреңне синнән тартып алырмын», – дигән.
 
Ленар белән Гөлсирә кача-поса шулай биш ел чамасы очрашты бугай. Бермәлне Гөлсирә иренең үзенә карата үзгәрүен сизеп, артыннан күзәтә башлый. Резедә белән ирен район үзәгендә күреп, чыгырыннан чыга ул. Ә бит ире аңа командировкага китәм, дип сөйләнгән иде. Өенә кайткач, ну тузды Гөлсирә. Резедәләрнең йорт тәрәзәләрен таш атып ватты. Ире кайткач, аңа ямьсез сүзләр әйтеп акырды, бакырды. Моны ишеткән авылдашлар кызганмады Гөлсирәне. Ә Ленар хатынының читкә йөрүен ишеткәч, әйберләрен җыйды да Казанга чыгып китте. 
Айсылу,
Тукай районы.
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 16.10.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»