|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.10.2023 Җәмгыять
«Татарча диктант»ны Татарстан Милли музеенда язып булачак
14 октябрьдә 12:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе үтәчәк. Быел «Татарча диктант» сигезенче тапкыр оештырыла. Акция Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. Узган елны 31 ил һәм Россиянең 74 төбәгендә яшәүче милләттәшләребез катнашында узды», дип хәбәр итә Милли музей матбугат хезмәте.
--- |
Иң күп укылган
|