|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.10.2023 Хәвеф-хәтәр
Авыл уртасында аю кешегә ташланган - хатынның хәле бик авырБүген, 13 октябрь иртәсендә, Башкортстанда Ишембай районының Петровское авылы уртасында аю бер хатынга ташланган. Бәхеткә, зыян күрүче исән калган. Бүген, 13 октябрь иртәсендә, Ишембай районының Петровское авылы уртасында аю бер хатынга ташланган. Бәхеткә, җаза күрүче исән калган.
“Хатынга ана аю һөҗүм итте. Аны куркытып куып җибәрделәр. Әмма аю ханымны яраларга өлгерде: аның аркасы тырналган, кулы сынган булырга мөмкин”, – диләр бу хәлгә шаһитлар.
Җәрәхәтләр алган хатынны тиз арада Ишембай районының үзәк дәваханәсенә алып киткәннәр. Табиблар аның хәлен авыр дип бәяли.
Исегезгә төшерәбез: әлеге районда сентябрьдә дә аюның авылга килү очрагы булды. Ул вакытта Макар авылы янында аю сыерга һөҗүм итте...
Автор:Язгөл Сафина
Шаһитлар фотосы.
--- |
Иң күп укылган
|