|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.10.2023 Шоу-бизнес
Миләүшә Сафина: Мин авыру бала белән чыгып киттемҖырчы Миләүшә Сафина «ТМТВ» телеканалында чыгып килүче «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында кунак булган. 3 бала әнисе, беренче иреннән туган авыру кызы Мәрьямне тәрбияләп үстерүче Миләүшә үзенә төшкән язмыш сынаулары турында уртаклашты. – Мәрьям – тормышымның зур этабы. Яхшы гына максатларыма ирешеп барганда, шушы тормыш сынавы килеп төште. Мәрьям туган вакытта гипоксия алып, үлем хәлендә туды. Исән калды, әмма баш миенә зур зыян килеп, ул ятып кына тора торган бала булып калды. Кызганычка, менә 12 ел инде ул йөрми, сөйләшми. Без аны махсус коляскага утыртып куябыз. Аның белән бик зур юл үттек, монда да дәваландык, чит илләргә дә бардык. Аның әтисе белән мөнәсәбәтләрем катлаулы иде. Ул безне ташлап чыгып китмәде, мин авыру бала белән чыгып киттем. Хәзерге ирем Мәрьямне миннән аермый. Ирем бу сынауны белә торып алды, ә миңа Ходай бирде. «Мәрьям хәзер тап-таза була» дисәләр, ышанмыйм, ул – дөрес түгел. Табиблар алай әйтмәячәк. Әгәр ул йөреп китсә, ул табиблардан түгел Аллаһтан могҗиза булачак. Ышанасы килә инде ул, әмма хәзер мин – реалист. Ул инвалид коляскасында утырып та бәхетле бала булачак. Ул бәхетле… - дип сөйли Миләүшә.
--- |
Иң күп укылган
|