|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.10.2023 Шоу-бизнес
Руслан Кираметдинов: "Шуларны ишеткәч, машинага чыктым да үксеп еладым"Руслан Кираметдинов «Мәйдан» телеканалында чыгып килүче «Күңел күге» тапшыруында кунак булган. Алып баручы Ренат Галиәскәрнең сорауларына җавап биреп, җырчы Ильмира Нәгыймова белән аерылышкан авыр чаклары турында турында искә ала. – Иң үзәккә тигәне «бу – минеке, менә моны мин эшләдем» дип әйтүе. Мин беркайчан алай йөрмәдем. Мин ул вакытта гаиләле идем. «Бу – безнеке» дип йөрдем. Ыгы-зыгыдан соң шул кешенең, социаль челтәрдәге туры эфирга чыгып, «моны мин эшләдем, бу минеке, бу минеке» дип әйтүләре минем күңелне әле дә кыра. Шуларны ишеткәч, машинага чыктым да үксеп еладым, чөнки күпме тырышкан әйберне мин «безнеке» дип бардым, ул «минеке» дип әйтеп халыкка таратты. Бу моментка бик ачулы мин. Мин аның үзенә дә «бөтен әйбер, син әйткәнчә, ярар, синеке» дидем. Андый сүзләр үзәккә үтә. Күңел тула. Балаларның үскәнен күрә алмавым күңелне кыра. Бергә яшәгәндә балалар бакчасына киендереп илтәсең, кич алып кайтасың, алар гел синең белән. Балалар янда булмагач, ялгызлык хисе биләп ала кайвакыт, - дип уртаклаша Руслан.
--- |
Иң күп укылган
|