|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.10.2023 Шоу-бизнес
Дима Биланның әнисе улының авыр хәлдә булуы турында сөйләгән
Дима Биланның әнисе соңгы күрешүдә улының авыр хәлдә булганлыгы турында әйткән. Бу хакта tvzvezda.ru сайты хәбәр итә. Наталья Белан улының җитди авырудан интегүе турында белдергән. Аның әйтүенчә, соңгы очрашуларында Диманың хәле начар булган. Ул шулай ук җырчының берничә тапкыр үпкә ялкынсынуы кичергәнлеген әйткән. Бу хакта “Звезда Плюс” радиосы сайтында “360” мәгълүматларына таянып хәбәр ителә.
“Хәлләр бик җитди, әлбәттә, бик җитди. Соңгы тапкыр күрешкәндә, хәле начар иде”, – дигән Наталья.
Моңа кадәр Биланның концерт директоры Дмитрий Бушуев җырчының хастаханәгә кереп ятканлыгын раслаган. “Звезда Плюс” хәбәрчесенә ул җырчының тикшеренү узуын әйткән.
Ә Дима үзе социаль челтәрләрдә бронхит белән чирләве, шуңа күрә якын киләчәктә Россия шәһәрләрендә концертларының булмаячагы турында белдергән.
Моңа кадәр язган идек: Дима Билан Питрәчтә бабасы йортын сатып алып төзекләндерергә уйлый (ВИДЕО)
Фото: видеодан скриншот
--- |
Иң күп укылган
|