|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.04.2011 Җәмгыять
Ярлы ятим буламы?Түбән Новгород өлкәсендә фатирга ремонт ясамаганнары өчен яшь ата-ананың өч баласын өйдән алып киткәннәр. Өлкәнең опека органы вәкилләрен фатирда кайнар су булмау да шаккатырган. Алар әйтүенчә, балага мондый шартларда яшәргә ярамый. Әлеге хәл Татарстан иҗтимагый оешмалары вәкилләрен да куркуга салган. Ярлылык ятимлеккә әйләнмәсе?
Түбән Новгород өлкәсендә күптән түгел булган хәл бөтен җәмәгатьчелекне аякка бастырды. Шохиннар гаиләсе өч бала – 3 яшьлек Матвей һәм яшь ярымлык игезәкләр Маша һәм Дашаны тәрбияли. Гаилә башлыгы алган 8 мең 600 сум хезмәт хакы биш кешелек гаиләгә очын-очка ялгап яшәргә генә җиткән. Шуңа күрә Шохиннар күптән түгел мирас итеп алган фатирда ремонт та ясый алмаганнар. Опека органнары вәкилләрен әнә шул борчуга салган. Өйгә килгән тикшерүчеләр әйтүенчә, фатирда кайнар су юк, йорт җиһазлары да җитәрлек түгел. Шуңа күрә өч баланы, ата-анадан аерып, медицина учреждениесенә урнаштырырга кирәк, дигән карар кабул иткәннәр. Ата-анага исә балаларны фатирны рәткә китергәч кенә кайтарабыз дигән шарт куйганнар. Матбугат чаралары аша Шохиннар турында мәгълүм булгач, ремонтка акчаны бөтен өлкә белән бергә җыйганнар.
“Татарстанда балаларны бу рәвештә гаиләдән тартып алу очраклары турында мәгълүмат юк, – диде Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина. – Чит төбәктәге вакыйгалардан соң, безгә дә күңелләренә шик-шөбһә төшкән ата-аналар килә”. Узган елның июленнән (Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкил барлыкка килгән көннән) декабрьгә кадәр дәүләт оешмасында 233 мөрәҗәгать кабул иткәннәр. Хатларның һәр дүртенчесе диярлек торак мәсьәләсенә бәйле.
“Әгәр өйгә килгән балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия вәкилләре һәм опека органнары сабый начар шартларда яши дип таба икән, алар баланы гаиләдән алып китәргә хокуклы. Иң элек сабыйны медицина учреждениесенә урнаштыралар. Аннары исә баланың һәм ата-ананың язмышы хәл ителә. Өйдән баланы алып киткәч тә, гаиләдә вәзгыять үзгәрмәсә, өлкәннәрне ата-ана хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсе күтәрелә”, – дип сөйләде Гүзәл Удачина. Суд карары – соңгы чик, әлбәттә. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, былтыр республикада төрле сәбәпләр аркасында ятим һәм әти-әни карамагыннан мәхрүм калган 1472 бала исәпкә алынган.
Бала хокуклары буенча вәкил фикеренчә, бүген республикада сабыйга тиешле тәрбия бирә алмаган гаиләләр бихисап. “Әмма опека органнары социаль имин булмаган гаиләләргә карата артык йомшаклык күрсәтә”, – диде ул. Быел республиканың эчке эшләр органнары Сәламәтлек саклау, Мәгариф һәм фән, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыклары белән берлектә 714 гаиләне исәпкә алган. Баласына тиешле тәрбия бирмәгән 5 мең ата-ана административ җаваплылыкка тартылган. 148ен ата-ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр.
“Әлбәттә, балага үз гаиләсендә тәрбияләнү яхшырак. Татарстанда алып барылган сәясәт тә шуннан гыйбарәт. Әмма ата-ана үз бурычын тиешенчә башкара алмый икән, андый гаиләләр белән эшләүнең төгәл адымнарын булдырырга кирәк”, – диде вәкил. Чөнки эчкече ата-ананың, йә булмаса наркоманнарның чит кешеләр сүзен тыңлап, агудан баш тартачагы шик уята. Ә йортка кайнар су кермәгән яки яңа өстәл, карават алырга акчасы җитмәгән гаиләләргә тынычланырга киңәш итте ул. Моның өчен генә баланы гаиләдән беркем дә тартып алмаячак, дип ышандырды Гүзәл Удачина.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|