поиск новостей
  • 19.06 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 19.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 20.06 "Матур-City" Кариев театры, 18.00, 12+
  • 21.06 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
  • 22.06 "Рәшә" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
  • 23.06 "Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 24.06 "Ситса туй" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.06 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 25.06 "Позывной Татарин" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 26.06 "Көзге кайтаваз" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 18.30, 12+
  • 28.06 "Сары елга" Камал театры (яңа бина), 12.00, 16+
  • 28.06 "Санаулы кичләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 29.06 "Аналар улларын көтәләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 30.06 "Матурлык" Кариев театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 19 Июнь
  • Илдар Хәкимов - җырчы
  • Илдус Әхмәтҗанов - актер
  • Ләйсирә Фазлыева - журналист
  • Гөлгенә Шиһапова - журналист
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
  • Казан шәһәре, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган ике бүлмәле фатир җәйгә (июнь, июль, август) арендага бирелә. 89196257607
  • Приглашаю вас на пробное занятие по йоге, подойдет для начинающих и для продолжающих, для того, чтобы скорректировать качество выполнения асан. Здесь я отслеживаю отстройку асан. Пробное занятие 350 рублей, каждую среду с 19:30 до 20:30 на Лесгафта 3. Телефон для предварительной записи 89178965723 - Диляра.
  • Корбанга торле нэселле сарыклар, тэкэлэр, бэтилэр сатыла. Чалып, эшкэртеп биру дэ каралган. Кондэлек яшь сарык итеннэн ясалган свежий шашлык. Сарыклар Балтач районы Норма авылында. Заказларны алдан жибэрсэгез яхшырак булыр. Арзан бэялэр. +7 987 424-55-31
  • Кумер самоварын (трещина) тозэтуче кирэк. Ватсап 891729565
  • Казанда квартиралар, өйләр ремонтлыйбыз. Уртача бәяләр, тәҗрибә зур. 89061103971
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
Архив
 
29.09.2023 Җәмгыять

Урын өстендәге кызын чит илдән алып кайта алмый интегүче ана: «Булышыгыз миңа, кешеләр!»

Мамадыш районының Владимир авылында гомер итүче Сапуриннар гаиләсенә зур хәсрәт килгән. Марина ханымның чит илгә киткән кызы 26 яшьлек Венера хастаханәдә аңсыз ята. Аны дәвалау, кайтару өчен дә күп суммада акча кирәк.

Марина Сапурина, баласын дәвалаганнары өчен, Казандагы фатирын сатып, 4 миллион сум акча түләгән инде. Тик кайтып китә алмагач, бурыч тагын җыелган. Кайтып китәр иделәр дә – Венераны алып кайту бик чыгымлы. Анысына да акча кирәк. Җитмәсә, хәле тагын да начарланган.
 
– Кызымны хәлсезләнеп егылып, башы белән каты бәрелгән, диләр. Ул өч ел элек Кореяга киткән иде. Бер дә җибәрәсем килмәде шулчакта. Кызым Казанда укыганда үз көнен үзе күрде. Дус кызының студентлар программасы белән чит илгә барып эшләп кайтканын күргәч, бик кызыккан иде. Ул чакта туктатып кала алдым, – ди Марина ханым. – Бу турыда оныткандыр, дисәм, әкренләп акча җыйган да Мәскәү аэропортыннан: «Әни, мин Кореяга киттем», – дип хәбәр җибәрде. Нишләтә ала идем инде? Ул чит илгә тиз ияләште. Телләр өйрәнде. Инглизчә, кореяча яхшы сөйләшә иде. Тынычланып киттем. Тик менә мондый хәл булыр дип уйламадым да.
 
Марина ханымга күптән түгел 50 яшь тулган. Венера аны шушы вакытка үз янына чакырган да инде. «Әни, юбилееңны бергә үткәрәбез. Син монда кил дә, мин синең белән кайтам», – дигән. Марина ханым чит ил паспортын озак ясата. Тиз генә җыенып чыгып китә алмый. Кызы белән телефон аша сөйләшеп торалар. Соңгы аралашу 7 июньдә була.
 
– Мин эштә идем. Кызым белән сөйләштем. Кәефе юк иде. Күзләре сагышлы, авырып та торам, диде. 8е көнне Америкадагы иптәш кызы шалтыратып, Венераның авыр хәлдә хастаханәдә булуын җиткерде. Аңлатуларынча, кызым аңын югалтып егылган.  Дуслары хастаханәгә илткәндә, йөрәге дә туктаган була. Мине чакырганда ук, соңгы көннәрендә кызыгызны күреп калыгыз, диделәр. Документларны ясатып, 22 июньдә генә чыгып китә алдым, – ди Марина ханым.
 
Ул бу хакта тыныч кына сөйли алмый. Үксеп-үксеп елый. Ике баласын берүзе аякка бастырган хатын ул. Ире белән 10 ел яшәгәннән соң аерылышканнар. Улы өйләнеп,  хатыны белән өч бала үстерәләр. Әле менә Марина ханым чит илгә киткәч, өченче оныгы туган. Әле ярый Марина ханымны эш урынында аңлаганнар. Сәбәбең бар, эшеңнән җибәрмибез, кайтуыңны көтәбез, диләр икән.
 
– Ничек кайтырмын? Шушы сорау белән яшим. Мин моннан баламнан башка беркая да китмим. Аны алып кайтырга кирәк. Кызымны беренче күргәндә, үзем аңымны җуям дип торам. 1 ай комада булды. Аппарат аша гына сулады. Миннән рөхсәт алып, муенын тишеп, сулар өчен трубка куйдылар. Хәле уңайланып та киткән иде. Күзләрен ачып карый  башлады. Табиблар, сез килгәнне белде, ахры, тынычланды, дияләр иде. Самолетка утыртып алып кайтырлык итәргә кирәк дип йөри башладым. Янәсе, ничек итсәм итәм, баламны алып кайтам. Үзбәкстанга билетлар да алдым. Тик авиалиниядә безне алып кайтудан баш тарттылар, – ди ул. – Инде кайтырбызмы дигән идем, Венераның сидек юлында инфекция табылды. Хәзер шуны дәваламыйча кайтып булмаячак. Юлда югалтасыз, диләр. Мин инде бөтен җаваплылыкны үз өстемә дә алырга риза. Кайтырга гына мөмкинлек юк. Әле бит һәр дәвалаган көннәре өчен акча кирәк. Монда аны меңнәр белән түгел, миллион белән исәплиләр.
 
Марина ханым, кызын утыртып булса, башта 24 сәгать паром белән Владивостокка бармакчы булган. Аннары кайтыр идек әле, ди. Самолетта ятып торган авыруны алып кайту бик кыйммәтле икән. Әни йөрәге барысына да әзер. Әгәр берәр акча биреп торучы булса, ничек тә түләр идем, ди ул.
 
–  Казан табиблары кызымны дәваларга да риза. Сөйләштем инде. Ничек кенә кайтырга соң? Хәлләремне белсәгез иде. Төннәр буе йоклый алмыйм. Кан басымым гел күтәрелеп тора. Кызым янына ярты сәгатькә генә кертәләр. Венера быел визасын һәм иминиятләштерүне озайтмаган булган. Кайтып китәм, дигәндер инде. Үземә дә бер ай вакыт бирделәр. Елый-елый яшем кибә инде. 50 яшемә җитеп, чит җирдә шушындый хәсрәткә юлыгырмын дип уйламаган идем, – ди ул. – Ярдәм сорап, кая гына язмадык. Кемгә генә мөрәҗәгать итмәдек. 4 аемны монда уздырам. Ичмаса, кызым да уңайланып китми, дим. Мине янына озаккарак кертсәләр дә, хәле яхшырыр иде. Тәннәре тишелгән инде. Утыртып алып кайтырлык булмады. Бер аягы да бөкләнми. Янына керүгә, тизрәк аркасын юам, яраларына дарулар сөртәм. Әле элек күзләрен ача иде. Хәзер анысы да юк.
 
Татарстаныма кайтсам, ничек тә яшәр идем әле, ди Марина ханым. Әнә шуңа да мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорый. Бәлки, бу язманы укып, кайту проблемасын хәл итәрдәй кешеләр табылыр. Дәвалау һәм алып кайту өчен 5 миллион сум акча кирәк.
 
Булышырга теләүчеләр Марина Сапурина исемендәге ВТБ, Саклык банкы һәм Ак Барс банкы карталарына акча күчерә ала. Карталар 8-996-952-90-51 номерына беркетелгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 29.09.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы