|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.04.2011 Җәмгыять
![]() Әниләр дә була төрле, әтиләр дә...Кечкенәләр – Алинә белән Гөлинә өйдә юклар иде. Үзләре булмасалар да, аларның шат тавышы өйнең стеналарына сеңгән, елмаюлары курчакларына, әбиләренең, әтиләренең йөзләренә кунып калган кебек тоелды. Аларның исемен атауга ана белән улның күзләрендә шатлык очкыннары кабына. Бу йортта ятимлек турында сүз кузгатырга ничектер уңайсыз һәм хәтта урынсыз да кебек. Аксубай районының Карасу авылында яшәүче 77 яшьлек Оркыя апа белән аның улы Газинур Хөснетдиновларның иң зур теләкләре дә нәни чактан әниләрен югалткан Алинә һәм Гөлинәгә ятимлек ачысын тойдырмау, кимсетеп үстермәү.
«Үлгәч, битенә ябарсыз»
Туйларда тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкәннәр җылы сүзләр әйтәләр, теләкләре белән яшьләрне тормышның ачысыннан, авырлыкларыннан сакларга, якларга тырышалар кебек. Ә яшьләр елмаялар гына, алар бәхетле, бик бәхетле... Башкача ничек булсын инде? Газинурга – 23, Кәринәгә – 19 яшь. Кем уйласын өч елдан Кәринә бу тормыштан китәр дә, Газинур берсеннән-берсе кечкенә ике бала белән калыр дип. Бар да шултиклем көтмәгәндә генә килеп чыга. Кәринә, икенче баласы тугач, әниләренә кунакка китә.
– Шактый вакыт үтте, ул һаман кайтырга ашыкмый, тоткарлана, гел вакытны суза. Инде минем дә ачуланасы килә башлады. Җитәр кунак булырга, дип Кәринәне алырга барсам, исем китте. Ул авырудан изаланып беткән, көчкә йөри, – дип искә төшерә ул көннәрне Газинур.
Бактың исә, сәбәп табып җибәрмичә торучы да әнисе икән. Ә аның сәбәбе бик җитди: бала тугач биреләсе акчаны юллап алып булмасмы икән дип борчылып йөргән көне. Кызының көннән-көн сулып барганын күрми дә, күрергә теләми дә. Газинур Кәринәне алып кайтып китә һәм яшәү өчен көрәш башлана. Хастаханәләр, халык табиблары, күрәзәчеләр, дарулар, үләннәр... Ләкин бернәрсә дә 23 яше дә тулмаган кызга ярдәм итә алмый. Саркома чире көнләп түгел, сәгатьләп «ашый» Кәринәне. Газинурның барлык туганнары ярдәмгә килә. Шәфкать туташы булып эшләүче апасы Гөлнур түләүсез яллар ала, әнисе Оркыя 8 ай урын өстендә яткан килене яныннан китми. Ә аны бу дөньяга китергән әнисе кызы янына бары бер тапкыр килә.
– Без Кәринәдән авыруы турында яшерә килдек, – дип искә ала Оркыя апа. – Мөмкин хәтле газабын җиңеләйтәсебез, өмет утын саклыйсыбыз килде. Кодагый кызы алдында яулык чыгарып миңа сузды да: «Үлгәч, битенә ябарсыз», – диде.
Шуннан соң ул Кәринәне күмәргә дә, оныкларын күрергә дә килми. Үзе ана буларак, Оркыя апа аны аңлый алмый. «Ярдәме дә кирәкми, ничек балаларны күрәсе килми икән?» – дип аптырый ул.
Оркыя апа үзе балаларына дөрес тәрбия бирә алган хөрмәтле ана. Балаларының иң күркәм сыйфаты үзара ярдәмләшеп яшәүләредер, мөгаен. Малайлары һәрвакыт ярдәм итә, кызы Гөлнур атна саен кайтып керен юа, өен җыештыра. Нәни кызлар аны «әни» дип, җизнәләрен «әти» дип йөриләр. Ә менә Газинурга «атасы» диләр икән. Оркыя апа сүзләрен кабатлыйлар, күрәсең. «Атагызның телефоны белән уйнамагыз», – дигән идем. «Атагызныкы бүлмәдә, бу әтинеке», – диләр. Кызлары турында елмаеп сөйли Оркыя апа. Газинур да үпкәләми, алар барысы бер гаилә.
Алар мескен түгел
Хөснетдиновларның йортлары ике катлы, әллә каян балкып тора. Газинур белән игезәк сыңары Илнур ике гаилә тора алырлык итеп салганнар аны. Хезмәт юлын да бергә, эчке эшләр бүлегендә башлыйлар. Ләкин Газинур авылын онытмый, биш елдан соң кире кайта. Хезмәт, терлекләр арасында кайнашу аның җанына рәхәтлек бирә. Фермага ат белән азык ташый, үз хуҗалыгында да кечкенә бер ферма. Мөгезле эре терлек башы гына да унбишләп.
Газинурның Кәринәне югалтуына быел көз өч ел була. Ул акыллы, чибәр, аракы түгел, сыра да эчкәне юк, эштән курыкмый. Әлбәттә, теләсә үзенә тормыш иптәше таба алыр иде. Әнисе, туганнары бик зур терәк булса да, күңеленең бәргәләнгән, җанының кыйналган вакытлары да аз түгелдер. Ләкин ике кызы, аларның бәхете барысыннан да өстен. Сабырлык, ныклык – ир кешегә күркәмлек өсти торган сыйфатлар. Газинурлар капкасын кызгану, мескен ирне, аның ятим балаларын жәлләү тойгысы белән ачкан булсам, киткәндә күңелдә соклану һәм ниндидер бер шатлык хисе туды. Алинә белән Гөлинәдән күчте, ахрысы...
Казан – Аксубай, Карасу – Казан
Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|