|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.09.2023 Фаҗига
Әгерҗедә янгында ике кеше һәлак булганӘгерҗедә янгында ике кеше һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Бүген иртән бер катлы агач йортта янгын чыгуы турында хәбәр килә. Йорт җиде фатирга исәпләнгән, аларның икесендә яшәгән.
Урынга килгән ПСЧ-101 коткаручылар бүлеге хезмәткәрләре ике кешенең мәетен таба, аларның киемнәр янган.
Янгын мәйданы 1 квадрат метр тәшкил итә. Белгечләр янгын сәбәпләрен билгели.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
--- |
Иң күп укылган
|