поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 02 Май
  • Флера Хәмитова - актриса
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
13.09.2023 Фаҗига

Әнисе янып үлгәнен кызы әлегә белми: Чалпы авылы халкы да өзгәләнә

— Ясминәбез бар җиргә дә өлгер, актив иде. Үзе сөйкемле, үзе ягымлы. Сабыйны бик ярата идек. Сәнгать мәктәбенең фортепьяно һәм рәсем бүлегендә укыды, авылыбызда мәдәният йорты үткәргән чараларда да актив катнашты, мәктәптә дә үзен гел яхшы яктан гына күрсәтте. Кызчыгыбыз Ясминә, без сине онытмабыз! Әниең белән урыныгыз җәннәт түрләрендә булсын, балакай. Тыныч йоклагыз! – дип кайгы уртаклашалар Чалпы авылы группасында.

Әлеге минутларда мәрхүмәләрнең туганнары Азнакай шәһәрендә урнашкан морг төбенә җыелыша. "Салкын янгын" корбаннарын – 43 яшьлек Ландыш Хәсәнова белән 10 яшьлек кызы Ясминә Зәлитованың гәүдәләрен көтәләр.
 
– Бүген бирерләрме, белмибез. Көтәбез. Тез астына китереп сукты бу кайгы. Ире Алмаз да кайтып җитте. Иртәнге сәгать дүрттә самолеттан төште дә, туры моргка кайтты. Әле йортның да нинди хәлдә икәнлеген белми, күрмәде. Олы кызлары Азалиягә 13 яшь, Бөгелмәдә коррекцион мәктәптә укый – колагы ишетми, тумыштан инвалид. Аның белән язмыш сынавын күп кичте сеңлем. Азалиянең колагына ике мәртәбә операция ясаттылар. Ярты ел саен Мәскәүгә барып, колагындагы аппаратны көйләтеп торалар иде. Шат күңелле, бик акыллы бала да бит үзе, Аллаһы кимчелекле итеп биргәч, нишлисең... Ире Алмаз башта ягулык салу ноктасыда эшләде. Авыру баланы табибларда йөрткәч, акча да күп китә. Җиткерә алмагач, Себергә эшкә чыгып китте. Ландыш та бик тырыш иде. Башта почтада эшләде. Баласы авыру булып тугач, эштән туктады. Алай да тик тормады, күп итеп терлекләр асрады. Үз хәлем хәл, димәде, әле безгә дә булыша иде. Аның кебек туган җанлы кешеләр тагын бармы икән дөньяда?.. Мин яман шеш белән авырыйм, ирем үлде, миңа да гел ярдәм итеп яшәде, – дип сөйли мәрхүмәнең бертуган сеңлесе Ләйсән.
 
Ландыш – Мөслим кызы. Ире Алмаз белән кавышкач, Чалпы авылына килен булып төшә.
 
– Кияү өйләнгәнче үк үз тырышлыгы белән кирпечтән йорт җиткергән иде. Беренче көннән башка чыгып яшәделәр. Кайнанасы икенче урамда гына тора, олы инде, кодагыйның яше сиксәннән узган. Алмаз: “Мине ташламагыз инде, эштә чакларымда ярдәм иткәләрсез”, – ди. Ташлыйбызмы соң?.. Әле олы кызы Азалия белми, интернетта хәбәрләр чыкты бит, үзе укымагандырмы. Бүген дәрескә җибәрмәскә куштык, алып кайтырга киттеләр, ничекләр итеп әйтерләр, – ди әңгәмәдәшем.
 
Әйтүләренчә, Ландыш соңгы вакытларда гел ашыга. Эшне дә җәлт эшли, каядыр барса да өйгә ашкына... Туганнары төшләр дә күрә. 
 
– Апа әнине, мин әтине төштә күрдек. Икесе дә матур итеп киенгәннәр. Без бишәү үстек, Ландыш апа арабызда дүртенчесе иде. Аны көтеп йөргәннәр инде. Туры сүзле иде мәрхүмә, беркайчан да боргалап-сыргалап тормады, ни уйласа шуны әйтеп сөйләште. 2 июльдә туган көне иде, 43 яшен тутырды, гөрләтеп яшәрлек мәле. Гел аның белән киңәшләшә идем, тагын бер терәгем сынды минем, – ди Ләйсән. 
 
Туганнары сөйләвенчә, янгын үтүктән чыккан дип фаразлана. Ландыш аны сүндерергә оныткан, ахры. 
 
– Соңыннан безне өйгә керттеләр, карадык. Үтүктән идәнгә төшкән. Стеналары әйбәт, ә менә идәннәр янгалаган, көйгән. Торырлык түгел дип тә әйтеп булмый, торырлык итәр өчен дә яңадан эшлисе. Өй эче кап-кара. Кайбер бүлмәләрдә түшәмнәр “тарттырылган” иде, алары эреп аккан. Апа, ис сизепме, уянган ул, берничә бүлмәне үтеп, чамасы җиткәнчә ишеккә кадәр килгән. Соңгы урам ишеген ача алмаган. Ә ул пластиктан ясалган, әллә ишек эрегән, әллә апаның сулышы җитмәгән, бусагага аркылы егылган бичара. Сөремле газ исеннән җан биргән. Бите, кул-яклары кап-кара корым гына. Ясминә дә уянган ахрысы. Ул үз бүлмәсендә йоклаган. Балакаем битен томалаган, уттан куркыпмы борылып яткан. Аның кул-аяклары пешкән. Гәүдәләре икесенең дә бөтен, шул корым каралткан да, сабыйның пешкән җирләре шактый, – дип сөйли Ләйсән.
 
Мәрхүмәләрне Чалпы авылы зиратына җирләргә ниятлиләр. Ландышның туганнары Алмазның сүзен көтә. Ә гаилә башлыгы кызын авылдан җибәрәсе килми. Ә туганнарның баланы әнисе кабереннән аерырга хакы юк. Әле бит Азалия дә бар. Аны да туганнар арасында тәрбиягә алырга теләүче табылмасмы?
 
– Азалия дә, Ясминә дә гел “Әти!” – дип торган балалар. Әтисен зар елатып баланы алып китә алмыйбыз, баланы үксетеп тә әтисеннән аерырга закон кушмый. Андый сүз килеп тумады да. Әлегә бу тема турында сөйләшергә вакыты да ул түгел. Алмазның авылда туганнары юк, бертуган апасы Мәскәүдә яши, абыйсы бар барын, ул кая яшидер, мин белмим. Нәҗибә кодагый да бала карарлык яшьтә түгел инде. Безнең яктан һәммәбез дә Азалияне үзенә алып тәрбияләргә әзер, Алмаз ни әйтер. Ә без аңа нинди генә очракта да ярдәм итәчәкбез, Азалияне ташламыйбыз, – ди Ләйсән.
 
Олы хәсрәт килгән гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр 89375862471 (Лейсан Миннулловна, “для Алмаза” дип язсагыз аңлашылыр) телефоны буенча банк картасына акча күчерә ала. Тамчыдан күл җыела, ди халык. Ә аларга ярдәмнең бик тә кирәк чагы.  
 
Фото Алмаз Зәлитов рөхсәте белән бирелә.
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 13.09.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»