|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.09.2023 Җәмгыять
Ватылган самолетны бодай кырына төшергән очучыларның кем икәнлекләре билгеле булдыНовосибирск өлкәсендә гидросистемасы эшләми башлаган А320 самолетын төшереп утыртуга ирешкән очучыларның исемнәре мәгълүм булган. Болар – капитан Сергей Белов һәм икенче пилот Эдуард Семенов, дип яза “MK.RU” “Mash” телеграм-каналы мәгълүматларына таянып. А320 самолетында гидросистема биеклек һәм юнәлеш рульләре белән идарә итү өчен кирәк. Ул эшләми башласа, экипаж самолетны идарә итә алмый. Әмма бу батыр пилотлар, самолет шассиен чыгарып, гидравлик системадагы басым югалганчы, очкычны бодай кырына төшереп утыртуга ирешкәннәр.
Исегезгә төшерәбез: Сочи шәһәреннән Омскига очучы A320 Airbus очкычы бүген иртән Мәскәү вакыты белән 5.44 сәгатьтә Новосибирск өлкәсенең Убинск районында бодай кырына төшеп утырган. Самолетта 170 кеше, шул исәптән 23 бала булган. Беркемгә дә зыян килмәгән.
Фото: скриншот
--- |
Иң күп укылган
|