поиск новостей
Көн мәзәге
  • Тычканның кайсы җиренә укол ясама – ул барыбер “внутримышечный” булачак.

Бүген кемнәр туган
  • 14 Май
  • Гайфулла Абзалов - җырчы
  • Дамир Шакиров - нәшир
  • Нияз Рахман - журналист
  • Рафаэль Мостафин (1931-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Лотфулла Шәфигуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Гөлфия Гарифуллина - журналист
  • Марат Нуриев - дәүләт эшлеклесе
  • Валерия (Иман) Порохова (1940-2019) - тәрҗемәче
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
Архив
 
11.09.2023 Мәдәният

Ирада Әюпова: Кинофестиваль максатларының берсе – фильмнарны прокатчыларга җиткерү

Мәдәният министры Ирада Әюпова Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең мөһим юнәлешләренең берсе дип катнашкан фильмнарны прокатчыларга җиткерү максатын атый.

«Бу кинофестиваль киләчәге өчен әһәмиятле юнәлеш. Фестивальнең төп бурычларының берсе фильмның сәнгати кыйммәтен билгеләү генә түгел, аның алга таба язмышын билгеләү дә», – диде министр Казан кинофестивале ябылу тантанасы алдыннан журналистларга.

«Моны, беренчедән, лаеклы прокатчылар, икенчедән, матбугат белән аралашу, аеруча халыкара журналистлар, профессиональ кино басмалары аша эшләп була», – дип дәвам итте ул.

 

Ирада Әюпова Министрлар Кабинетында җыелып кинофестиваль нәтиҗәләре буенча фикер алышынуын әйтте. Утырышта катнашучылар беренче чиратта фильмнарның профессиональ сайлануын, киң географиясен билгеләп үткән. Әмма мәгълүмати яктырту ягын көчәйтергә кирәклеге билгеләп үтелгән, дип яза "Татар-Информ" МА.

«Бер кызыклы тәкъдим бар – берәр илне партнер итеп алырга мөмкин. Бу гарәп илләренең берсе булырга мөмкин. Бу партнерлык мәгълүмати яктырту ягына да карый. Безнең кинофестивальдә күрсәтелгән фильмнар киң прокатка лаеклы эшләр», – диде ул.


---
Татаркино
№ --- | 11.09.2023
Татаркино печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы