|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.09.2023 Мәдәният
Казанда Иделия Марсның яңа китабы тәкъдим ителәчәк7 сентябрь көнне Декабристлар урамы, 2 йорт адресы буенча урнашкан "Әдәби кафе"да фантастика жанрында иҗат ителгән «По ту сторону двери»китабының презентациясенә узачак.Китапның авторы үзе аны психологик триллер жанрында яздым ди. Презентациядә автор Иделия Марс үзе дә катнашачак. Презентациядән соң Иделия Марс белән аралашу һәм аның автографын алу мөмкинлеге булачак. Иделия Марс - прозаик, сценарист. UCLA extensionда сценаристлыкка укый. Казанда туган, АКШта яши. «Созерцай Мой Голос»кыска метражлы фильмының авторы һәм режиссеры. Фильм халыкара кинофестивальләрдә күрсәтү өчен сайлап алына һәм ике тапкыр номинацияләнә. Аның әтисе - ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, баянчы һәм композитор Марс Макаров. Хәзер «Ишек аръягында" сценариеның инглиз телендәге варианты өстендә эш бара һәм киләчәктә китапны экранлаштыру планлаштырыла.
--- |
Иң күп укылган
|