поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
31.08.2023 Мәдәният

Филармония залында Роберт Миңнуллин иҗатына багышлап, шагыйрь үзе хыялланган концерт узды (ФОТО)

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган, исән чагында шагыйрь үзе хыялланган концерт күрсәтелде. Кичәнең исеме халык шагыйре шигыреннән алынган юллар белән «Яшәргә икән, яшәргә!» дип куелган.

«Без филармониягә еш йөри идек. Бервакыт Роберт: «Шушы залда кичә уздырасым килә, залның энергетикасы, акустикасы ошый миңа. Шигырь белән җырларымны кушып бер концерт ясыйсы иде», – дип әйтеп куйды», – дип сөйләде Клара Миңнуллина әлеге концерттан соң катнашучыларга рәхмәт әйткәндә. 

«Ул вакытта җыр белән шигырь кушып концерт үткәрмиләр иде әле. Кешегә җыр белән кушып шигырь тыңлату – Робертның хыялы иде. Филармония залында Әнгам Атнабаев иҗатына багышланган концерттан соң Роберт хыялланган кичәсен уздыру ниятенә килгән. Шушы хыял хәзер тормышка ашты», - дип дәвам итте ул.

Клара Миңнуллина киткән кешегә шундый зур форматта концерт оештыру – зур эш булуын ассызыклады. Ул бик күңеле булуын әйтеп, Филармония җитәкчелегенә һәм концертның режиссеры Илдар Хәйруллинга зур рәхмәтләрен җиткерде. 

Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу Сабирова артистларның шагыйрь язган һәр сүзне халыкка җиткереп җырлауларын билгеләп узды. «Без бу концертта әтине тойдык – иң мөһиме шул иде», – диде ул.

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Айдар Галимов бу концертны Башкортстанда да күрсәтү хыялын җиткерде. Ул Роберт Миңнуллинга ике республиканың да бик кадерле булганлыгын ассызыклады, дип яза "Татар-Информ" МА.

Катнашучылар концертның август аенда – Роберт Миңнуллинның туган көне булган айда өлгерүенә сөенечләрен белдерделәр.

Концертта Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Венера Ганиева, Римма Ибраһимова, Илсаф, Илнар Сәйфиев, Рәсим Низамов, Лилия Хәмитова һәм башкалар катнашты. Айдар Галимов, Айгөл Сагынбаева бер җыр өчен Уфадан кадәр килгәннәр иде.

Сәхнәдән шагыйрьнең шигырьләреннән башка бер артык сүз дә яңгырамады. Артистлар сәхнәдән бер сүз дә әйтмичә, бары тик җырладылар гына.

Роберт Миңнуллинның шигырьләре шагыйрьнең үзе башкаруында видеода яңгырады. Артистларга багышланган шигырьләрен сәхнәдән Татарстанның атказанган артитсы Эмиль Талипов укыды.

Тамашачы концертны аншлаг белән карады. Билетлар ике атна алдан беткән иде.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»