|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.08.2023 Шоу-бизнес
Чаллыда Эльмира Сөләйманованы искә алу чарасы булачакЧаллыда Татарстанның атказанган артисткасы Эльмира Сөләйманова истәлегенә хәйрия концерты оештырыла. Бу хакта җырчының администраторы Алсу Хәсәншина хәбәр итә. Ильмира Нәгыймова, Иркә, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Ләйсән Гыймаева, Илназ Баһ, Илдар Әхмәтов, Чәчкә, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Илшат Сафин, Әлфинә Әзһәмова, Әбри Хәбриев, Алинә Даутова, Ильвира Хамматова, Рамил Галимҗанов, Морат Гайсин, Руслан Трапезников, Мөнир Рахмаев, Айгөл Рәхимова, Раяз Фасыйхов, Дилә Нигъмәтуллина катнашачак чараның төп инициаторы һәм оештыручысы – «Барс Медиа» компаниясе.
2 октябрь көнне җырчының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында узачак чарадан җыелган барлык акчаларның Эльмира Сөләйманованың балаларына тапшырылачагы хәбәр ителә.
Фото: социаль челтәрләр
--- |
Иң күп укылган
|