|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.08.2023 Җәмгыять
Татарстанга көзге салкын һава торышы киләчәкЯкын көннәрдә Татарстанда һава температурасы төшүен дәвам итәчәк. Шимбә көндез температура 20 градуска кадәр дә күтәрелмәячәк. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә. Бүген, 25 августта, республикада коры һава торышы көтелә. Төнлә термометр баганалары 6-11 градус күрсәтәчәк, көнчыгышта 1-6 градус, ә түбәнлекләрдә туфракта 0 градуска кадәр туңу ихтимал. Көндез һава 16-21 градуска кадәр җылыначак, дип яза Татар-информ.
Шимбә көнне көндез кыска вакытлы яңгырлар фаразлана. Төнлә температура 3-8 градус тәшкил итәчәк, көнбатышта 9-11 градус җылы булачак. Көндез 14-19 градус көтелә.
Якшәмбе көнне синоптиклар көзге һава торышын фаразлый – салкын һәм болытлы. Төнге сәгатьләрдә 3-8 градус, көнбатышта 11 градуска кадәр, ә көндез 12-17 градустан артык түгел дип фаразлана.
--- |
Иң күп укылган
|