поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.08.2023 Шоу-бизнес

Ризван Хәким: «Хатынымның фаҗигале вафатыннан соң, истәлек булсын, дидем»

Җыр бизнесы вакытлыча гына. Халык, шоу-шулардан арып, барыбер элекке эзенә кайтачак. Композитор, Татарстанның атказанган артисты, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ризван Хәким шундый фикердә. Җыр кайчан языла? Композитор, халыкка карап, нәрсәне билгели? Эстрадага ни җитми? Без әнә шул хакта сөйләштек.

– Җыр язуны кәсепкә cанаучылар бар, сезнең өчен нәрсә ул?
 
– Ходай биргән талант дип уйлыйм мин аны. Я була ул, я юк. Бар инде, үзләре сүзләрен язып, көен дә чыгарып, үзләре җырлаучылар, үзләре үк үзләренә кул чабучылар да. Гәрчә һуш китәрлек бернәрсәләре булмаса да, рәвешен китерергә тырышалар. Җырны язгач, халык җырларлык итеп язарга кирәк. Халык җырыңны җырламаса, син юксың. Халык җырыңны җырласа, син композитор буларак кирәксең әле. Мин шулай уйлыйм.
 
– Музыка – математика, диләр…
 
– Ниндидер формулалар уйлап чыгарып, шуның буенча эшләүчеләр дә бардыр. Хәзер ясалма акыл дигәне дә барлыкка килде. Әмма минем өчен музыка ниндидер кысаларга, кагыйдәләргә буйсына торган нәрсә түгел. Музыка ул – күңел эше. Сүзләр күңелгә тисә, музыка үзеннән-үзе туа. Мин сүзләргә бик талымлы. Заманында Башкорт дәүләт университетының татар бүлеген тәмамладым. Әллә шуңа да сүзләргә бик бәйләнчектер инде мин. Тапталган сүз яки фикергә тап булсам, күңел кайта. Шуңа күрә шагыйрьләрем дә санаулы гына. Әйтик, соңгы елларда Марат Кәбиров, Нәфисә Сабирҗанова белән бик күп җырлар иҗат иттек. Шигырьләр күп бирәләр анысы, укып кына карыйм да… Урманга кереп китә бит әле кеше, шулай болар да кереп китә һәм чыга алмыйча интегәләр. Җыр өчен бөтен кеше дә текст яза алмый шул.
 
– Радио тыңлыйсызмы?
 
– Бик тыңламыйм. Телевизорны да яңалыклар һәм спорт карар өчен генә кабызам.
 
– Музыка яңалыклары белән кайдан танышып барасыз?
 
– Музыкаль каналларда кем түләгән – шул җырлый. Анда яңалык та, зәвык та юк. Һәр хәлдә миңа шулай тоела. Әйбәт җырны әйбәт дисең инде аны. Элегрәк Фирзәр Мортазин, Илгиз Закиров иҗат итә иде ичмасам, их, дип куя идең сокланудан.
 
Мин гел әйтәм инде, Илгиз Закировның «Әнкәмнең догалары»ннан соң әниләр темасына кагылырга кирәкми, дим. Дөресе шул аның. Әниләр темасына язарга кирәк, әйе. Әмма аннан да үтемлерәк итеп тагын кем иҗат итә алыр соң? Ай-һай, белмим…
 
Хәзер их дип әйтерлекләре күренми, мөгаен, шуңа элеккеге җырларны яңадан сорап алалар да бугай инде. Эстраданы шул тиклем дә бозарга ярамый иде инде. Шоу-программа дигән булып нәрсәләр генә эшләмиләр бит. Безнең халык надан түгел ул. Авыр чакта җырлап, кайгысын баскан, шатлыгын да җырлап уртаклашкан. Шул моңнар кире кайтыр, димен. Талантлы яшьләр бар бит әле. Халык җырын җырлаучылар да бар. Халык җыры – тавыш мөмкинлекләренә барометр ул. Җырлый ала икән, сәхнәдә үзенә урын таба, юк икән – юк инде. Акча ничә буынны бозды, әмма мин өметләнәм әле. Җырлау акча белән бәяләнә торган нәрсә түгел.
 
Халык, димәктән. Безнең якларда хәзер мәҗлесләргә артистлар чакырмый башладылар. Үзем, баян алып, берничә шундый мәҗлестә булып кайттым, шулкадәр күңел булды. Рәхәтләнеп җырлашып, тәнәфестә ду китереп биеп ял иттеләр. Менә ичмасам күңел ачу. Ихлас чакларны сагыну инде бу.
 
– Татар эстрадасында сезнең җырларны башкармаган җырчы юк дисәк, дөрес булырмы?
 
– Юк бугай шул. Әйтмичә, сорамыйча да җырлыйлар. Сорап алсалар, күңел була инде.
 
– Беренче җырыгыз нинди иде?
 
– «Елама, ярсыма». Шушы җырдан башланды барысы да. Беренче мәхәббәтемә багышлап яздым да, Туймазы шәһәрендә яшәп иҗат итүче композитор, шагыйрь Әкрам абый Даутов бар иде, аңа күрсәттем. Зур кеше иде ул, тикмәгә генә күп җырлары халыкныкы булып китмәгәндер. Кыскасы, Әкрам абыйдан кыяр-кыймас кына, сүзләре дә, көе дә үземнеке инде, ярарлыкмы, дип сорадым. Озын-озак сүзләр сөйләп тормады, «Улым, киләчәгең зур», – диде. Шулай дәрт өстәп җибәргәч, яза башладым.
 
– Хәтер, димәктән. «Нәфисә» төркеме хәзер дә бармы?
 
– Хәзер дә бар. Бу исемне мин хатыным Нәфисә Хәкимованың фаҗигале вафатыннан соң, истәлек булсын дип куштым. Аңа кадәр ул «Могҗиза» исемен йөртте һәм сәләтләр ачу үзәге буларак эшләде. Хәзер дә Нәфисә белән бергә башлаган эшне дәвам иттерәбез. Менә әле Линар Белый дигән талантлы бер егет белән эшлим. Бу төркемнән бик күпләр үсеп чыкты. Заманында Радик Юлъякшин да биредә иде бит. Шушы ансамбльдә дүрт ел чыгыш ясады. Линар да – бик талантлы егет. Әтисе татар, әнисе башкорт, ике телдә дә җырлый. Заманында без Нәфисә апаң белән дуэт башкаруны кертеп җибәргән идек бит. Хәзер барысы да, дуэт җырлыйбыз, дигән булалар инде. Я ирен җитәкләп килеп чыгалар, я хатынын. Дуэт бит ул бергә җырлау гына түгел, ул тулы бер спектакль булырга тиеш. Ә андыйны күптән күргәнем юк инде.
 
Безнең төркемгә килергә чират торалар. Монда гел яшьләр. 12 кешелек состав белән дә эшләгән булды, 7 кешегә калган чаклар да. Әле менә яңа программа әзерләп ятабыз. Казан халкына исә ноябрьдә «Ризван Хәкимовның алтын хитлары» программасын күрсәтергә исәп. Кемнәр минем җырларны башкара – шулар чыгыш ясар дип уйлыйм. Уфада без аны куеп карадык инде. Зал ике көн шыгрым тулы булды.
 
– Соңгы вакытта җырчылар җырга хокукны тулаем сатып алалар да башкаларга җырларга рөхсәт бирмиләр.
 
– Мин тыю яклы түгел. Җыр җырланырга тиеш. Мин аны тарткалаш объекты була алыр дип күз алдына да китерә алмыйм. Заманында кемдер җырлап, сүрелеп калса, бүген аңа яңа сулыш өрәләр икән, аның зыяны юктыр дип уйлыйм.
 
– Нәрсәнедер үзгәртергә мөмкинлек бирелсә, нәрсәне үзгәртер идегез?
 
– Үткәннәр ачы сабагын да, барысын да бирде. Мин рәхмәтле язмышыма. Әле кулдан нидер килә, эшлим, яшим әле.
 
– Тормышта таянычыгыз бармы?
 
– Балаларым, яраткан кешем бар. Шулар белән бәхетлемен.
 
Ризван Хәким турында 7  кызыклы факт
* Спортны ярата. Бокс һәм чаңгы буенча беренче разрядлы спортчы.

* Мәктәпкә укырга кергәндә укый-яза белә. Башкалар хәреф өйрәнгәндә, ул газета укый торган була. 5 нче сыйныфка кадәр сыйныфта кызык түгел иде, дип искә ала.

* Беренче җырны 19 яшендә яза.

* Хәрәкәт кешесе. Бер урында тик торырга яратмый.

* Ирек ярата. Кушылган темага, вакыт белән чикләнгән конкурсларны да, темаларны да яратмый. Заманында филармониягә эшкә чакырсалар да, хатыны Нәфисә Хәкимова белән төркем оештырып, үзләренә эшли башлыйлар. Кысаларны ярамый.

* Шоу сүзен яратмый.  Җырчыларга: “Шоу – пәри туе дигән сүз. Телең – татар теле, динең – ислам икән, сәхнәдә пәри туе оештырма инде син”, – дип киңәш бирә.

* Композиторлар фестивале оештыра. Авторлык хокукларын яклар, авторлар белән халыкны таныштырыр өчен башлый бу эшне. Бу чарада Урал Рәшитов, Илгиз Закиров, Фирзәр Мортазин һәм башка композиторлар катнаша.
 
Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.08.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»