поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
16.04.2011 Мәгариф

Кайсы тел мөһимрәк?

Мәктәптә кайсы телнең күбрәк булырга тиешлеге турындагы бәхәс кыза бара. Кайбер белгечләр фикеренчә, татар теле гаиләдә генә кирәк. Ә менә эшлекле даирәдә урысча һәм инглизчә белү мөһимрәк. Сез моның белән килешәсезме?

Хәмит ШӘРИПОВ, Татар­станның баш суд приставы:

 

– Әгәр без татарча сөйләшмәсәк, дәүләт теле юкка чыгачак бит. Бөтен милләт белән аның дәрәҗәсен кү­тәрмәсәк, ул чыннан да гаилә теле генә булып калырга мөмкин. Республикада ике дәүләт теле булгач, кайда эшләвенә карамастан, хезмәткәр аларны белергә тиеш. Мәсәлән, безгә өлкән яшьтәге кешеләр татарча хат язып җибәрә. Без аларга русча җавап бирсәк, бу бит хөрмәт итмәү була. Мин үзем рус мәктәбен бетерсәм дә, ике кызым да татар мәктәбен тәмамлады. Шуңа күрә алар ана телен миннән дә яхшырак белә. Безнең милләт ничектер зә­гыйфь хәлдә хәзер. Ә чит тел белү – ул кешенең үзе өчен файдалы.

 

Разил ВӘЛИЕВ, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:

 

– Татарстанда гомер ки­че­рүче ике төп халыкның дус яшисе килә икән, алар бер-берсен яхшы белергә тиеш. Шул исәптән гореф-гадәтләрне, мил­ли традицияләрне белү дә зарур. Ә моның өчен телләрне хөрмәт итү, аны өйрәнү мөһим. Коръәндә, Тәү­ратта, Инҗилдә, хәтта Кон­ституциядә дә иң зур гаделлек – тигезлек диелгән. Кемдер татар телен азрак, рус телен күбрәк укытырга кирәк, дип әйтә икән, ул бик нык ялгыша. Тигезлеккә каршы булып чыга. Республика законында да алар бертигез укытылырга тиеш, дип язылган. Аларның хокуклары бер үк. Ә менә татар телен милләтнең яшәү теленә әйләндерергә кирәк. Иң беренче чиратта, дәүләт хезмәткәрләре рус һәм татар телендә сөйлә­шергә тиеш, чөнки алар ха­кимияттә утыралар. Озакламый шушы мәсьәләгә кагылышлы зур киңәшмә узачак. Дәүләт хезмәткәрләре эшкә алынганда ике телне дә бе­лергә тиеш. Без шундый таләп кертергә җыена­быз.

 

Фираз ХАРИСОВ, Татар­станның атказанган фән эшлеклесе, ТДГПУ ректоры урынбасары:

 

– Республикада дәүләт теле дип игълан ителгән татар һәм рус теле тигез күләмдә укытылырга тиеш. Бу – закон, без аны инкарь итә алмыйбыз. Шуны әйтергә кирәк, хәтта мари, чуаш һәм башка милләт вәкилләренә дә Татарстанда шушы ике телне өйрәнү зарур. Моның белән генә чикләнмичә, бер чит теле, бүген ул инглиз теле, укытылса, бик яхшы булачак. Хәзер башка илләр белән мөнәсәбәтләр тирәнәя, шуңа күрә дә чит тел белү яшьләргә карьера оештырырга, тормыш җайларга бик ярдәм итә­чәк. Андыйларга җәмгыять­тә үз дәрә­җәсен табу җиңелрәк. Әгәр без татар теле кирәкми дип йөрсәк, туксанынчы еллар башындагы хәлгә калуыбыз бар.

 

Вәсил ГАРИФУЛЛИН, КФУның журналистика һәм социология факультеты деканы:

 

– Татар телен кысрыклау, аны хөрмәт итмәүгә җаным-тәнем белән каршы киләм. Рус һәм татар телләре икесе дә дәүләт дәрәҗәсендә тигез каралса, гади кешенең алар турында фикере үзгәрер иде. Соңгы арада югары уку йортларында бара торган тенденция, БДИны бары тик русча гына бирдертү халыкка нык йогынты ясый. Шул сәбәпле, алар татар телен ки­рәк дип санамый. Бу өлкәдә дәүләт сәясәте үзгәрмәсә, милләтне аянычлы хәл кө­тәргә мөмкин.



Ватаным Татарстан
№ 69 | 16.04.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»