|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.08.2023 Мәдәният
Башкортстан легендар җырчы Абдулла Солтанов белән хушлашты17 августта Учалы районының Кобагыш авылында җырчы, Башкортстанның халык артисты Абдулла Солтановның йөрәге тибүдән туктады. Бүген җырчы белән хушлашу чарасы узды. - Абдулла картәти көтүче булды, ә минем нәнәм аңа аш илтә иде. Ул картәтинең әлеге вакытта кайдалыгын тавышыннан табуы хакында сөйли иде. Иң мөһиме - бабайның тавышы бик ерак ишетелә торган булган. Барасың, тавыш буенча барасың, агачлар артына - әле дә юк, бик озак барырга туры килә иде Шундый көчле тавыш, - ди җырчының оныгы Динә Сабанбаева.
- Безнең республика мәдәнияте өчен бу - чыннан да зур югалту. Уникаль тавыш, самородок. Башкорт халык җырларын башкаруның иң югары планкасы иясе, - дип белдерде БАССРның халык, Русиянең атказанган артисты, курайчы Азат Аеткулов.
- Миңа шәхсән легенда белән очрашу бәхете тиде һәм мин аның тавышы көченә, феноменаль музыкаль хәтеренә, шәхес харизмасына сокланып карадым, - дип билгеләп үтте Дәүләт думасы депутаты Эльвира Аеткулова.
Хушлашу чарасында төбәкнең мәдәният министры Әминә Шәфыйкова да катнашты. Ул Абдулла Солтанов башкаруындагы башкорт халык җырларын аның әти-әниләре дә бик яратканлыгы турында сөйләде.
- Иртән иртүк уянасың. Гадәттә, радиодан халык җырларын тапшыралар. Һәм менә шулар арасында Абдулла агай Солтанов башкаруында «Буранбай» яңгырый. Шунда ук җанның иң тирәнлегенә кадәр үтеп керә иде. Аның җырларында – башкорт халкының җаны, - дип билгеләп үтте Әминә Шәфыйкова.
Фото: resbash.ru
Автор:Денис Таваев
--- |
Иң күп укылган
|