поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.08.2008 Криминал

ТӨРМӘДӘН АКЧА КӨТӘБЕЗ

Ут җәфасы белән суд җәфасыннан Ходай сакласын, ди, халык. Әйе, тегесен дә, монысын да Аллаһы Тәгалә күрсәтмәсен. Тик кайчакта кеше үзе кылган ялгыш адымнарына җаваплы карамыйча, барысына да кул селтәп, ата-анасын, якыннарын утка салуы турында уйламыйча, тимер рәшәткә артына керә.

Безгә дә шушы көннәрдә генә суд юлын таптарга туры килде. Кеше үтерү, киллер яллау, банкларны алдап акча үзләштерү һ.б. җинаять эшләре янында без юлыккан бәла чүп кенә. Моны, бәлки, язып вакланырга да кирәкмидер, дип уйладым. Шулай да җинаятьче егетнең җавапсыз булуы, бар нәрсәгә күз йомып каравы, үзен туендыра алмыйча килмешәк булып кеше әйберенә кул сузып көн күрүе ачуны чыгарды. Туганнарының битарафлыгы да безне аптырашта калдырды. Милициясен дә әйтер идем, әллә ни исләре китми шул. Азмыни безнең кебекләр?! Кыскасы, күргән-белгәннәр турында язарга булдым әле. Бәлки, кем өчендер гыйбрәт булыр.

 

ТУГАНЫҢА ДА ЫШАНМА

 

Быелның 12 апрель шимбә кичендә дус кызлар белән кафеда очрашырга алдан сүз куешкан идек. Күрештек, сөйләштек. Бераз вакыт үткәннән соң шул ук урынга студент елларындагы яхшы танышларыбыз – ике егет килеп керде. Алар да, рөхсәтебезне алып, без утырган өстәл артына сыенды. Бераздан өстәл тагын да ишәйде. Егетләр танышы Т. да шул ук кафега килеп керде. Әйтерсең барыбыз да шунда очрашырга сүз куешкан. Т. белән алар ике атна гына таныш икән әле. Ул килгәндә үк бераз “кәефләнгән” иде инде. Бу гамәле күңелгә хуш килеп бетмәсә дә, танышларыбызның танышы булгач, сүз әйтмәдек. Яхшы түгел, дигән нәрсә гел шулай тыелып калырга мәҗбүр итә.

 

Тагын бер кыз киләм дигәч, аны каршы алыр өчен, дус кызым белән биш минутка гына урамга чыгып керергә туры килде. Ә бераздан, кабат эчкә кергәч, икебезнең дә кәрәзле телефоннарыбыздан җилләр искәнен аңлап алдык. Әле сәгать карарга кирәкмәсә, аның юклыгын сизмәс тә идек. Студент елларындагы танышларыбыз үзләренә әйбер алырга киткән булган. Тик, нишләптер, Т. урынында юк иде. Эше белән кая булса да борылгандыр, дип уйладык башта. Бераздан исә телефоннар да, ул да булмагач, боларны бары тик ул гына “шуыткандыр” дигән фикер башка килде. Өстәл артында берүзе калгач, кем алсын тагын?! Бәхеткә, егетләрдә аның телефон номеры бар булып чыкты. Шалтыраттылар. Тик ул элемтәне өзеп өлгергән иде инде. Салмыш булса да, монысын чамалаган үзе. Артыннан урамга да чыктылар, эзләп тә карадылар. Барыбер таба алмадылар. Үзебез дә гаепле. Тик бу бит кеше әйберенә кул сузарга дигән сүз түгел. Телефон номеры танышларында булган көе бу адымга ничек барды икән?! Шулай матур гына башланган очрашу безнең өчен күңелсез хәлләр белән тәмамланды. Танышыңның танышы синең танышың түгел шул ул, кайчакта туганыңа да ышанырга ярамый.

 

ГАРИЗА АЛАСЫЛАРЫ КИЛМИ

 

Без иртә таңнан Гарифҗанов урамы, 25нче йортта урнашкан тулай торакка киттек. Т. танышларына шунда яшим дигән булган. Тик вахтерның монда андый кеше яшәми дигән җавабын ишеткәч, өметләр тәмам өзелде. Үзе белән генә хәл итәрбез, бәлки, эчкән баштандыр, үкенер дип уйлаган идек. Алай булмады. Күңел тыныч түгел, хәләл көч белән, тир түгеп эшләп алган телефоннарны кеше кулында калдырасы килми. Җитмәсә, икебезнеке дә 8әр меңлек яңа телефон иде. Бу безнең өчен шактый зур сумма. Уйладык та үзебез яшәгән Идел буе районының милиция бүлегенә гариза язарга киттек. Өмет аларда иде.

 

Кирәкле кабинетны таптык. Барысын да сөйләп биргәч, берсе: “Гариза язып тормасагыз да була инде. Әле ул табылганчы ничә айлар үтә. Суд юлларында күпме йөрисегез була. Иң әйбәте – башканы сатып алыгыз. “Только” арзанракны”, – дип киңәш бирде. Әллә үзләренә өстәмә мәшәкать аласылары килми шунда, әллә өметләнмәгез дә инде дип, безне алдан кисәтүләре булдымы, һич аңламадым. Шулай да соңыннан гариза язганыма нык үкендем.

 

Без телефоннар, һичшиксез, табылыр, акча белән булса да кире кайтарылыр, дип ышанып тордык. Чөнки очраклы рәвештә урланган телефоннар да табылып тора. Ә без теге егетнең телефон номерын бирдек. Табуы да күпкә җиңелрәк бит инде. Төгәл кешесен белгәч, дип әйтүем.

 

Көн дә егетне тотарлар дип көтә-көтә, ниһаять, май ае азагына якынлаша башлады. Шуннан безгә “участковый” шалтыратты. Егетне кулга алганнар. Тик телефоннар Чистайга озатылган икән инде. Милиция хезмәткәрләрен һәркөнне шалтыратып аптыратып бетердек. Ник дигәндә, бер төркемдә укыган дус кызым милиция бүлегендә эшли. Эшнең тәртибен ул яхшы белә: “Участковыйга” көн дә шалтыратып торыгыз. Аптыратып бетерегез. Алайса алар селкенмәскә дә мөмкин”, – дип киңәш бирде ул безгә. Тегеләрнең исә җаваплары кыска, шалтыраткан саен: “Найдем, найдем” гына диләр. Мондый җаваплар еш ишетелә башлагач, болардан булмады инде дип, яңа телефон алырга булдык. Чөнки ансыз хәзер 1 сәгать тә яшәп булмый.

 

СУД ЮЛЫНДА

 

5 июньдә безне “очная ставка”га чакырдылар. Сәгать көндезге икегә чакырганнар иде, тикшерүче кичке җиде тулып ун минут киткәч килде. Эшләре булган икән. 6 сәгатькә якын көтеп утырдык. Аны эш буласын алдан белеп булмый микән соң?! Мин милиция бүлегендә бар да тәртип буенча бара дип торам. Әй, бездә кайчан да булса, кайда да булса тәртип булганы бармы соң?! Телефон гына булмады бу. Ул эштән сораулар, нервы бетереп милиция ишеген таптаулар, аларны көтеп утыру...

 

Шул көнне безне Т.белән күрештерделәр. Ул үз гаебен тулысынча таныды, салган баштан эшләгәнлеген әйтте. “Әгәр җәзаны “йомшартсагыз”, судта сезгә китергән зыянны акчалата каплыйм”, – диде.

 

Ниһаять, 7 июль. Без судка киттек. Килеп кергәч тә, коридорда каракның әти-әнисен, туганнарын күрдек. Бер кечкенә бала да бар иде. Кыскасы, егетне “поддержать” итәргә 6 кеше килгән. Карап торышка әйбәт күренәләр, тик йөзләрендә генә әллә ни борчылу әсәре сизелмәде. Әллә улларының мондый гамәлләренә ияләнгәннәр инде?! Яныбызга килеп берәр сүз әйтмәсләрме дип тә көтеп тордык. Вакланып маташмадылар. Алсын җәзасын, дигәннәрдер, бәлки.

 

Т. үткән елның июль аенда шартлы рәвештә 1,5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән булган инде. Барысын да исәпкә алып, аны ике ел ярымга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Инде 2-3 ай беркайда эшләми икән үзе. Ә болай “җайлы” ич: телефон урладың, икенче көнне үк Чистайга озаттың, кулыңда акча бар, тир дә түгәргә кирәк түгел... Товарны кая урнаштырырга икән дип тә озак баш ватасы булмаган егеткә. Хәер, бу өлкәдә остарып бетеп, элемтәләрен күптән булдыргандыр инде ул. Тик һәр нәрсә өчен җавап тотасы барлыгын онытмаска кирәк шул. Шушы телефон урлаучы егеттән киләчәктә акча өчен кеше үтерүче дә чыгарга мөмкин. Барысын да көтәргә була. Әнә “БГ”да (9 июль 2008) яздылар: акча өчен берәү әти-әнисенә киллер яллаган бит. Чәчләрең үрә торыр. Ахырзаман якынлаша бугай инде.

 

Тагын шунысына аптырадым: суд киңәшмәгә чыкканнан соң гына, Т. ягыннан безнең янга сары чәчле бер рус кызы килде. “Өч ай эчендә акчаны түлибез, аны төрмәгә утыртырга юл куймагыз инде, зинһар”, – диде ул. Күктәге торнага ышанып, тагын өч ай көтәр хәл калмады инде. Аннары суд булган көнне моны нинди акыл белән эшләмәк кирәк?! “Алайса бер айдан бирәбез, тыңлагыз инде”, – дип тә үтенеп карады. “Ник аны суд беткәч кенә килеп әйтмәдегез инде, әле “ашыккансыз”, – дидем бу гамәлләренә аптырап. Без бернәрсә эшләмәдек. Барысы да үз көчендә калды. Аңа ике ел ярым бирделәр.

 

ҖИНАЯТЬЧЕ ҖӘЗАСЫН АЛДЫ

 

Ә безгә? Безгә бит он да юк, йон да юк дигәндәй, телефон да, акча да кайтарылмады. Судья гына: “Әле телефоннарыгызны кайтардымы соң?” – дип сорады. Димәк, телефоннар табылмаганлыгы турында алар хәбәрдар да түгел. Суд шуның белән тәмамланды. Әйләндереп берни сорый алмадык. Әле иптәш кызым әрсез. Болай кайтып китеп булмый бит инде дип, ул аерым гына судья янына кереп китте, акчаны кайчан, ничек алачагыбыз турында белеште. “Ул төрмәдә акча эшләячәк, хезмәт хакы сезнең исәпкә күчеп барачак”, – дип җавап кайтарган хөкем итүче ханым. Эш шуның белән бетте инде. Алар өчен, миңа калса, иң мөһиме – эш ябылды. Акча күчәме, юкмы – бусы синең проблема. Бу “реальме соң?” – дип сорагач, судья: “Вполне возможно”, – диде.

 

Менә шушы “вполне возможно”га ышанып, хәзер төрмәдән акча “көтеп ятабыз”. Бу күктәге торнага ышанудан да бигрәк көлке инде. Чөнки күктәге торна ялгыш кына егылып төшеп, кайчандыр бер кулыңа килеп эләгергә мөмкин әле. Ә аның тиеннәре безнең “счет”ка меңнәр булып кайчан күчәр икән?! Акча күчә калса, сөенечтән, дусларны берәр җиргә алып барып сыйлар идем. Ә телефон, бу вакытта мине өйдә утырып көтеп торыр иде. Рус әйтмешли, “мало ли что”...

 

СҮЗ АХЫРЫНДА:

Әле Совет чоры, үзгәртеп кору буталчыклары башланмаган вакыт. Казан кырыенда аннан-моннан чүп-чардан корып куелган такта араларына агач чүбе тутырылган кечкенә генә “сыпучка”ларда яшибез. Барыбыз да бер иш, ишекләрдә йозак та юк. Булган йозак ачкычы галош астында я шунда берәр кырыйга кыстырылган. Кыскасы, күршеләребез өйдә булмаганда да, бер-беребезгә кереп йөрибез, ипи-чәй бетсә, өйдәгеләрдән башка да кереп алабыз (кибет ерак), аннан алып кайтып бирәбез... Бары бергә, югы – уртак, чын коммунизм иде. Менә шулай дус-тату булып биш-алты гаилә яшәп ятканда, күршебезгә бер хәсрәт килде. Урамыбыз белән эштә, шунда берәү безнең өйгә терәтеп куелган ломны алып, күршеләр өенә кереп, суыткычны тулысынча чистарткан. Анда ашый торган әйберләрне калдырмаган. Иң аянычы шул: күршебез суыткыч өстенә бөтен бизәнү әйберләрен салып куйган булган. Хәер, барыбызда да шул хәл. Бар нәрсә аяк астында. Әле замананың бозылырга өлгермәгән чагы бит. Белмибез дөньяда әшәкелек барын.

 

...Каракны озак эзләмәделәр. Менделеевскидан Казанга кадәр килеп җитә алган, беркайда да эшләмәүче ач сукбай булып чыкты ул. Суд булды. Утырттылар. Күршебезгә теге сукбай төрмәдә эшләп, акчасын җибәреп торырга тиеш иде. Инде хәтерләмим. Берәр тапкыр 2-3 тәңкә килде, ахры, һәм шуннан бетте. Теге адәм алтыннарны урнаштырырга өлгергән бит инде. Аны эзләүче дә булмады. Бу теге заманда, нинди дә булса кешене эзләп була торган чорда. Әле төрмәдә утыручылар төрмәдә эш белән тәэмин ителгән вакытта... Ә бүген мондый тормышта эш табу проблема булганда, төрмәдә бөтенләй эшсезлек хакимлек итә.

 

Хәбәрчебезнең телефон урлату кыйссасын укыгач, шул вакыйга искә төште. Бездә законнар гражданнар мәнфәгатен дәүләтнекеннән күпкә арзангарак бәяли. Дәүләтнекен урласаң, “әйбәт” җәза көтә, әле исраф ителгән малны таптырталар да. Ә менә гражданнар бер-берсен таласа, алдаса, анысы башка яссылык. Җинаятьче җәзасын алырга мөмкин, ә менә малны кайтарып бирү, таптырту – башка эш. Зыян күрүче гражданнар эше буенча шөгыльләнүче судларга мөрәҗәгать итәргә, артыннан үзе йөрергә мәҗбүр. Анысы чыгымнар, зур мәшәкать, нервы таләп итә. Ярый да максатыңа ирешә алсаң...

 

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.


Ләйлә ЮНЫСОВА
Безнең гәҗит
№ 31 | 06.08.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»