поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.04.2011 Мәгариф

Татар филологиясе һәм тарихы факультеты ачык ишекләр көне уздыра

17 апрель 11.00дә КФУ-ның II бинасындагы 1113 бүлмәдә татар филологиясе һәм тарихы факультетының Ачык ишекләр көне узачак. Барлык абитуриентларны һәм ата-аналарын әлеге чарада көтеп калалар. Әгәр сез туган телебез, тарихыбыз, әдәбиятыбыз белән кызыксынсагыз һәм аны тагын да тирәнрәк өйрәнергә телисез икән, факультетка рәхим итегез!

Факультет турында тулырак: 

Татар халкының милли культурасын, телен, әдәбиятын, тарихын өйрәнүгә, үстерүгә Казан (Идел буе) федераль университеты керткән өлеш аз түгел. Фәнни мәктәпләре белән дан тоткан университетта бу юнәлештә эш XIX гасыр башында зур үсеш ала. Танылган галимнәр А.М. Казембек, Ф.Эрдман, И. Березин, И.Хәлфин, Ш. Мәрҗани, К.Насыйрилар татар телен, татар тарихын өйрәнүдә зур тырышлык күрсәтәләр. 1944 нче елда татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачылганнан соң, әлеге өлкәдә эшчәнлек эзлекле, максатчан юнәлеш ала. Заман сулышына, рухи-мәдәни кыйммәтләр үзгәрешенә, милли яңарыш хәрәкәтенә җавап йөзеннән 1989 нчы елда татар филологиясе һәм тарихы факультеты оеша. Факультет, татар милләтенең киләчәге турында кайгыртып, милли кадрлар әзерләүдә зур көч куеп яши. Татар телен, әдәбиятын, татар халкы тарихын өйрәнү өчен, факультетта барлык шартлар да тудырылган. Бездә заман сулышын тоеп эш итүгә, милләтебезгә хезмәт итәрдәй яшь, талантлы, фәнни һәм гамәли әзерлекле белгечләр әзерләүгә зур игътибар бирелә. Хәзерге вакытта факультетта 50 дән артык югары квалификацияле һәм теоретик әзерлекле укытучы, фән галимнәре эшли. 

Татар филологиясе һәм тарихы факультеты - татар теле, әдәбияты, тарихы һәм мәдәнияте, мәдәниятара багланышлар һәм татар халкының милли мирасы өлкәсендә тикшеренүләр алып баручы төп фәнни-укыту үзәкләренең берсе. Факультетның берничә дистә еллык эшләү дәверендә аны меңләгән белгеч тәмамлап чыгып, хәзерге вакытта Татарстан Республикасында һәм аннан читтә мәгариф, фән, мәдәният һәм сәнгать, журналистика һәм башка өлкәләрдә уңышлы эшләп киләләр. Факультетта белем алып чыккан күп кенә кешеләр, республикабызның ике дәүләт телендә камил дәрәҗәдә сөйләшә алган белгечләр буларак, дәүләт идарәсе органнарында да хезмәт итә. 

Татар филологиясе һәм тарихы факультетында “Филология” юнәлешендә “Ватан филологиясе (татар теле һәм әдәбияты)”, “Филология фәннәрен укыту (татар теле һәм әдәбияты)”, “Гамәли филология (татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле; татар теле һәм әдәбияты, татар халкы турындагы фән)” бакалаврлары һәм магистрлары әзерләнә. Татар филологиясе һәм тарихы факультетын сайлаучыларны гаҗәеп кызыклы, мавыктыргыч тормыш көтә. Факультет студентлары дәрестән тыш вакытларын файдалы үткәрәләр. Казан дәүләт классик университетының башка югары мәктәпләрдән сыйфади аермасы булып студентларны беренче курстан ук фәнни эшкә тарту, аларда фәнни фикерләү күнекмәләре калыплаштыру тора. Факультетта дистә еллар элек оешып, уңышлы эшләп килгән “Фәнни түгәрәк” традицияләре дәвам ителә. Студентлар фәндә актуаль булган мәсьәләләргә багышланган конференцияләрдә катнашалар, төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда даими рәвештә призлы урыннар яулыйлар. Факультетта Татар халык хоры эшли. Югары уку йортларында укучы татар яшьләре арасында билгеле “Тәрәзә”студентлар газетасы даими чыгып килә. Бу газетада студентлар иҗаты, яшьләр тормышына багышланган язмалар чагылыш таба. "Әллүки" иҗат берләшмәсе хәзерге әдәбиятыбызда яңа дулкын тәшкил итүче язучылар һәм шагыйрьләр тәрбияләп чыгара. 

Һәр елны яз көне факультет көне – сабантуй, студентлар язы, беренче курсларны студентлыкка багышлау кичәләре үткәрелә. Студентлар университетның спорт тормышында актив катнашалар. Төрле спорт ярышларында алдынгы урыннар яулыйлар. 

Факультетның бөтен уңайлыклары булган тулай торагы бар. Ул Гвардия урамы, 32 нче йортта урнашкан. 

Казан (Идел буе) федераль университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты халкыбызның теле, әдәбияты, тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучылар һәм сыйфатлы заманча белем алырга омтылучылар өчен! Керү имтиханнары турындагы һәм башка кирәкле мәгълүмат университетның кабул итү комиссиясе сайтында. 

Рәхим итегез! 


---
Матбугат.ру
№ --- | 13.04.2011
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»