|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2011 Мәгариф
![]() Бер адым алга. БДИга туган телне һәм әдәбиятны кертмәкчеләрКиләсе елларда укучылар имтиханны туган телләрендә дә тапшыра алырга мөмкин. Узган атнада Дәүләт Думасында РФ “Мәгариф турында”гы законга үзгәрешләр кертү кысаларында БДИ исемлегенә туган тел һәм әдәбиятны да кушу мәсьәләсе каралган иде. Әлегә закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Мәгълүм булганча, бердәм дәүләт имтиханнары кертелгәч, туган телләр, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә, әлеге исемлектән төшереп калдырылды. Дөрес, безнекеләр бердәм республика имтиханнарын бирү мөмкинлеге тудырып караган иде. Әмма сынауны татарча бирергә теләүчеләр булмагач, моннан ике ел элек анысы да бетерелде. Шунысын әйтергә кирәк: һәр мәктәптә дә дәүләт аттестациясенә кадәр татар укучылары мәҗбүри рәвештә туган телдән арадаш имтихан тапшыра. Аны үтә алмаганнар бердәм дәүләт имтиханнарына кертелми. Әлегә андыйларның булганы юк югын.
Кем белә, бәлки, әлеге яңалык, туган телдә белем алып надан калуың ихтимал, дигән фикерне үзгәртергә ярдәм итәр. Депутатлар, мондый мөмкинлек милли телләрне саклауга юл ачар, дигән фикердә. Шулай ук туган телдән имтихан бирдерү рус теленә булган игътибарны киметергә мөмкин, дип санаучылар да юк түгел. “Төбәкләр имтихан биремнәренең нинди булачагын, кайсы телләрдә тапшырылачагын үзләре хәл итәчәк”,– диде бу уңайдан Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисе Григорий Балыхин.
– Бу – бер адым алга китеш, әмма без теләгәнчә түгел. 2008 елда безнең парламент, “Мәгариф турында”гы законга милли компонентны кире кайтаруны сорап, Мәскәүгә хат язган иде. Әлеге мәсьәлә берничә мәртәбә комитет утырышларына чыгарылса да, каралмыйча һаман кичектерелеп килде. Әгәр бу мәсьәлә хәл ителсә, чыннан да, бик зур шатлык булыр иде, – ди бу җәһәттән ТР Дәүләт Советының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәсьәләләр һәм төбәкләр белән хезмәттәшлек итү бүлеге башлыгы Раиф Зиннәтулин белдергәнчә, әлеге закон проекты кабул ителгән очракта туган телләрнең дәрәҗәсе артачак. Аның имтихан исемлегендәге башка фәннәрдән ким түгел икәнлеген күрсәтәчәк. Вузларга кергәндә дә уңай яклары булачак. “Әгәр ул мәҗбүри рәвештә кертелсә, тагын да яхшырак”,– ди ул.
Ә безнең туган тел укытучылары бу хакта ни уйлый икән соң? “Бүген шактый ата-ана балаларын татарча укытырга курка. Янәсе, русча укыганда гына, тормышта үз урыныңны табарга була. Әгәр закон нигезендә БДИга туган телләр дә кертелсә, ата-аналарның да фикере үзгәрер, безгә алар белән эшләү җиңелрәк булыр иде”, – ди Казанның 18 нче гимназия директоры, шул ук вакытта татар теле һәм әдәбияттан белем биргән Равил Садыйков. 175 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Гаязова да, бердәм дәүләт имтиханнары кертелгәч, мәктәптә туган тел кирәксезрәк фәнгә әйләнде, дигән сүзне әйтә.
Билгеле, БДИда туган телләргә урын бирү мәсьәләсен карау – ана теле укытучыларын сөендерә торган хәл. Әмма мондый хокук яуланган очракта милли мәктәпләргә, татар теле кирәкми, дигән ата-аналар һәм укучылар белән шактый эшләргә туры киләчәк.
Сәрия САДРИСЛАМОВА |
Иң күп укылган
|