поиск новостей
Көн мәзәге
  • Ирләр белән бәхәсләшү мәгънәсез, чөнки алар беркайчан да хаклы булмый.

Бүген кемнәр туган
  • 11 Август
  • Илсур Сафин - җырчы
  • Зөлфәт Хәким - язучы, автор-башкаручы
  • Равил Харисов (1948-2020) - җырчы
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
Архив
 
31.07.2023 Фаҗига

Давылда һәлак булган Гөлнара Сәлимова турында: "Беркайчан авыр сүз әйтми торган кеше иде..."

"Гөлнара Казан кооператив институтында студентларның кадрлар бүлегендә эшли иде. Әле бәби табарга бер ай кала гына килгән иде. Гомумән, декретта булса да эшкә гел килеп йөрде. Ире безнең студент, ялгышмасам, машина белән ерак юлларга йөри. Гөлнара үзе Башкортстанныкы иде. Бер авыр сүз әйтми торган кеше иде. Бөтен нәрсәгә "ярар" дип кенә торды. Бөтен эшне эшләде. Җитешәме ул, җитешмиме, эшли аламы, юкмы "ярар" гына дия иде",- ди мәрхүмәнең хезмәттәше Алия Фазылҗанова.

Декрет ялында булса да Гөлнара буш тормаган, "ват-сап"та төркемнәр ясап, көнкүреш химиясе сату белән шөгыльләнгән. 
 
"Дөрестерме-юктырмы, төгәл әйтә алмыйм, берничә ай элек кенә йорт сатып алган булганнар. Олы кызы әтисенең "копиясе" иде. Кечкенәсе әле ике ай элек кенә туган. Гөлнара палаткага баланы имезергә кергән, олы кызы да аның артыннан кереп киткән. Ирен авыр хәлдә диделәр",- дип хәбәр итте Алия ханым. 
 
Гөлнара Сәлимова 1991 нче елгы, кызлары 2021 һәм 2023 елгы булган  
 
Гөлнараны Башкортстанда җирләячәкләр. Гаилә җирләү буенча чыгымнарны үзе генә күтәрә алмый. Шуңа да мәрхүмәнең әнисе ярдәм сорый. 
 
Финанс ярдәмен Гөлнараның әнисе Рима Фәрит кызына 4276 0600 1429 2828 карта номерына күчерергә мөмкин. 
 
Билгеле булганча, 29 июль кичендә 
 
Мари Эль урманнарында, бигрәк тә Яльчик күле буенда көчле давыл уза. Анда ял базалары һәм палаткалы лагерьлар урнашкан. Агачлар аву сәбәпле, 29 кеше зыян күргән. Шуларның 19 сы Татарстаннан. 8 кеше һәлак булган, 3 се балалар. Зыян күргән 16 кеше хастаханәдә, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.  
 

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 31.07.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы