|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.04.2011 Җәмгыять
![]() Путин баеракБылтыр Медведев 3 миллион 378 мең, Путин исә 5 миллион 42 мең сум акча эшләгән. Кичә Россия Президенты һәм Хөкүмәте башлыгының узган ел күпме керем алуы турында мәгълүмат пәйда булды. Шунысы кызык, Дмитрий Медведев 2008 елда 4 миллион 139 мең 726 сум акча эшләгән булган. Быел исә 3 миллион 378 мең генә. Әмма бу сумма узган елгыдан барыбер 40 меңгә күбрәк. Дөрес, Медведевлар гаиләсенең банкларда 5 миллион акчасы саклана икән. Моннан тыш, аларның 367,8 кв метр мәйданлы фатиры, 4700 кв метр мәйданлы җир участогы, 1948 елда чыгарылган “Победа” машинасы һәм 12 “яшьлек” “Фольксваген” автомобиле бар. Россия Хөкүмәте башлыгы исә былтыр 5 миллион 42 мең сум акча эшләгән. Путиннар гаиләсенең бер җир кишәрлеге, ике фатиры, өч машинасы – ГАЗ М-21, ГАЗ М-21Р, “Нива” һәм аталарыннан калган “Скиф” автоприцебы бар икән.
Президент администрациясендә иң хәлле кеше – Александр Хлопонин. Ил башлыгының Төньяк Кавказ федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле узган ел 23 миллион сумнан артык акча эшләгән. Ә иң бай министр – табигый байлыклар һәм экология өчен җавап бирүче Юрий Трутнев. Ул былтыр 114 миллион сум акча эшләгән. Ике ел элек Трутнев 155 миллионга баеган булган. Вице-премьер Игорь Шувалов былтыр 14,5 миллион сум гына акча эшләгән. Аның каравы, Хөкүмәт Рәисе урынбасарының хатыны узган ел 372 миллион сумга баеган. Калган Хөкүмәт әгъзаларының уртача кереме 4-5 миллион сумны тәшкил итә. Хәтта финанслар министры Алексей Кудрин да 7,8 миллион сум гына акча эшләгән.
|
Иң күп укылган
|