поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
28.07.2023 Киңәш-табыш

Крыжовник яман шеш авыруы барлыкка килүне дә кисәтә

Бакчаларда крыжовник өлгергән чак. Халык арасында төньяк винограды исемен дә алган крыжовниктан әзерләгән кайнатма да, компот та бик тәмле була анысы. Тик без аны сезгә нәкъ менә хәзер һәм мөмкин кадәр күбрәк ашап калырга киңәш итәбез.

Крыжовник организмнан радиацияне, авыр металлар тозын чыгарырга һәм кан тамырларын чистартырга ярдәм итә торган пектинга бай. Димәк, ул радиация фоны югары булган җирләрдә яшәүчеләр өчен аеруча файдалы. Крыжовник яман шеш авыруы барлыкка килүне дә кисәтә. Болардан кала, аңарда углеводлар, минераль матдәләр, витаминнар һәм органик кислоталар да бар. С витаминына бай булуы белән ул карлыганнан гына калыша. Җиләк составындагы магний исә тешләрнең ныклыгы өчен җавап бирә. Шулай ук күзләрнең күрү сәләтен, чәч һәм тырнак структурасын да яхшырта.
 
Файдалы үзлеге күп булган бу җиләк ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеген көйли. Гипертониклар өчен дә ул алыштыргысыз. Крыжовник кан басымын көйли, аны нормада тота, кандагы «начар» холестеринның күләмен киметә. Ул сидек кудыру үзлегенә дә ия. Бөер һәм сидек куыгы ялкынсынганда булыша. Гәүдә авырлыгыннан җәфаланучыларга да аңа игътибар итәргә кирәк. Сезон буена крыжовник ашаган кешенең энергиясе, эшкә сәләте арта.
 
Тик шунысы да бар: крыжовникны ашказаны һәм эчәклек трактында җәрәхәте булганнарга күп ашарга ярамый.
 
Кызганыч, аның сезоны озын гомерле түгел. Шуңа да без аңардан, компот һәм кайнатмалардан кала, тәмләткеч ясап куярга киңәш итәбез. 700 гр крыжовник белән 300 гр сарымсак алып, аларны иттарткыч аша чыгарабыз. Тәменчә тоз-шикәр сибәбез. Какка охшаган массаны банкага тутырып, суыткычка куябыз.
 
Мондый паста озак саклана һәм тәмләткеч тә булып тора. Ул кан тамырлары авыруларыннан җәфаланучылар өчен дә файдалы. Моның өчен аны көненә өч аш кашыгы ашау җитә.
 
Фото: freepik.com

---
Шәһри Казан
№ --- | 28.07.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»