|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2023 Медицина
Органнарын трансплантация өчен алырга җыенганда гына комадан чыкканБөекбританиядә яшәүче баш мие җәрәхәте алган һәм комадагы пациент яшәү аппаратын сүндерер алдыннан кинәт уянган. Глостершир графлыгының Челтнем шәһәрендә 28 яшьлек Джеймс Ховард-Джонс апрель аенда хастаханәгә эләгә. Кич белән дуслары белән йөргәндә, Бен Дэвис исемле кеше аның башына көчле итеп суга. Нәтиҗәдә ир егыла, егылганда башын ташка бәрә һәм аңын югалта. Аңа тиз арада берничә ашыгыч операция ясаганнар, әмма алардан соң да ул комада калган.
Табиблар зыян күрүченең туганнарына ул вегетатив хәлдә булуын һәм аннан беркайчан да чыкмаячагын белдерә, чөнки аның мие яшәү билгеләре күрсәтми. Аларның тәкъдиме буенча туганнары ир-атны аппараттан өзәргә һәм аның эчке органнарын трансплантация өчен бирергә карар итәләр. Белгечләр моны «иң кешелекле гамәл» дип атаган. Әмма нәкъ яшәвен тәэмин итүче аппаратны сүндерер алдыннан Ховард-Джонс аңына килә... Баш миенә зур зыян килгәнлектән, ул күз хәрәкәте ярдәмендә генә аралаша ала.
Ховард-Джонсны этеп егучы Дэвисны ике ел дүрт айга төрмәгә хөкем иткәннәр.
Бүгенге көндә Ховард-Джонсның туганнары аны дәвалауга һәм карауга акчалар җыюны оештырган.
Фото: фрипик.ком
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|