поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
13.07.2023 Язмыш

“Үземне карый алырлык хәлгә киләсе иде...”

Моннан дүрт ел элек без машинада Казаннан әти-әнисе янына авылга кайтканда юл һәлакәтенә очраган Руслан турында язган идек (“Аякка басасым, өйләнәсем килә”, “ТЯ”, 13 июнь, 2019 ел). Ул чакта Руслан әнисе белән Казандагы ветераннар госпиталенең тернәкләндерү үзәгендә дәвалана иде. “2016 елның 15нче апреле иде, кич, караңгы төшкән иде инде, -- дип сөйләгән иде Руслан.

-- Машинада, арткы утыргычта кайтып барганда нәрсә булганын аңламый да калдым, Лаеш борылышын узгач, машинабыз юл читенә очты. Мин каешны да эләктермәгән идем. Шуннан РКБда гына аңыма килдем. Авариядә умыртка баганасының муен өлеше сынган, арка миенә зыян килгән, операция ясаганнар. “Ашыгыч ярдәм” килгәнче дүрт сәгать җирдә ятканмын, шунда үпкәләргә салкын тигән. Муен имгәнү, пневмония аркасында сулыш ала алмагач, муенны тишеп, торба куйдылар. Ике атнадан артык реанимациядә яттым. Яралар бераз төзәлгәч, пневмония үткәч, без инде хәлдән килгәнне эшләдек дип, больницадан мине өйгә озаттылар. Авария булган көннән бирле мин менә шушындый параличланган хәлдә, гәүдә, куллар, аяклар берни тоймый. Хәер, уң кул тоя, пешкән кебек сызлый. Ике кул да эшләми, әйбер тота алмыйм. 2017 елда да әлеге тернәкләндерү үзәгендә яткан идем инде, биредә массаж ясыйлар, система куялар, дәвалау физкультурасы бүлмәсе бар. Ләкин тернәкләнә алмыйм шул, файдасы юк, бернинди алга китеш сизелми. Безнең ише параличланган авырулар белән көне буе шөгыльләнергә кирәк бит. Ә биредә процедуралар тиз бетеп китә һәм мин көне буе түшәмгә карап ятам. Хәрәкәт булмагач, тазардым. Йоклый алмыйм, уйлыйм да уйлыйм... Ярый хәзер әле мине әти белән әни карый. Алар да олыгая баралар, аларга мине тәрбияләү көннән-көн авырлаша. Мин бит үзем кашык тотып ашый да, әйләнеп тә ята алмыйм... Тизрәк аякка басасым килә, өйләнәсем, балалар үстерәсем килә. Миңа әле 33 кенә яшь бит...”

 
Руслан ярдәм сорап үзебезнең илдәге клиникаларга да, чит илләрдәгеләргә дә язып караган. Әмма кайдадыр “ярдәм итә алмыйбыз” дигәннәр, дәвалый алабыз дип өметләндергәннәре коточкыч зур акчалар сораганнар. Аннан пандемия башланды...
 
“Аллаһ мондый хәсрәтне дошманыңа да күрсәтмәсен, – дип елый-елый сөйләгән иде Русланның әнисе Нурия апа моннан дүрт ел элек. – Таза, йөгереп эшләп йөргән сау-сәламәт улыбыз уйламаганда урын өстенә калды... Башта бик авыр булды, үзе дә, әтисе белән мин дә нерваландык, кая ябышырга, нәрсә эшләргә белмәдек. Тынычлык бетте, йокы качты... Миндә Паркинсон чире кузгалды, стресстандыр инде, әтисенең тешләре коелып бетте, икебез дә ябыктык. Мин хәтта психотерапевтка бардым, ул: “Яшисе килмәгән чакларыгыз булдымы?” – дип сорады, булды, дидем, булды... Улымны кызгандым, кем карар дидем. Аны бит кашыктан ашатырга, әйләндереп яткырырга, асларын җыештырырга, кулларын, аякларын һәрвакыт селкетеп, хәрәкәтләндереп торырга кирәк. Ярый памперсны бушлай бирәләр, инвалид арбасы бирделәр. Тик әтисе белән икәү генә ул арбага күтәреп утырта алмыйбыз. Бер җире дә эшләмәгәч, үзе тотына, аякта тора алмагач, бик авыр. Туганнарга, иптәшләренә рәхмәт, мунчага алып барып юындыралар, кайвакыт урамга алып чыгалар. Авылдашларга, ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт! Без бит авылда торабыз. Элек Казанда яшәдек, пенсиягә чыккач, минем туган авылым – Алексеевск районы, Кыр Шынталасы авылында йорт сатып алып, тугыз ел элек шунда күчендек. Руслан Казанда калды, заводта эшли иде... Пенсия акчасына әллә дару аласы, әллә ашауга тотасы... Кулының сызлавын басар өчен генә дә Руслан көненә 500 сумлык дару эчә. Инде анысы да басмый башлады ди. Дуслары, классташлары, таныш-белешләр ничек тә ярдәм итәргә тырышалар, кирәк нәрсәгә акча җыюны оештырып торалар, рәхмәт үзләренә. Улыбызның урын өстендә күзгә карап ярдәм көтеп ятуын күрү йөрәкне әрнетә. Утыз яшьтән соң өйләнәм дип йөргән иде бит ул. Шул бәхеткә ирешкәнен күрсәк иде”.
 
Көне-төне авыру улын караудан, тынычсызлыктан, бала хәсрәтеннән Нурия апаның хәле хәзер тагын да катлауланган, Паркинсон чире көчәйгән. Улы беренче группа индвалид булса, үзе – икенче группада, кан басымы уйный, таякка гына таянып йөри...  Кыскасы, гаиләнең хәле көннән-көн авырлаша. 
 
“Миңа кичекмәстән ярдәм кирәк иде, әнинең хәле дә начарлана бара”, -- ди Руслан. Ул бөтенләй ярдәмчесез калмасам ярый дип, бик хафага төшкән. Ничек тә үземне-үзем  карый алырлык хәлгә киләсе иде ди. Хәзер аңа тернәкләндерү массажы курслары үтәргә кирәк. Андый курсларны елга ике тапкыр узасы икән. Яхшы белгечкә эләгү өчен Казанга барырга кирәк. Курс 10 сеанстан тора. Массажның файдасы дәвамлы булсын, кулның тоемлавы югалмасын өчен махсус аппарат, тренажер-перчатка кирәк. Массажның һәм аппаратның якынча бәясе 80 мең сум. 
 
Руслан газета аша ярдәм сорап мәрхәмәтле кешеләргә мөрәҗәгать итте. Мөмкинлеге булган һәркем 8 9003 23 60 00 телефон номеры аша аның сбербанк картасына (исәп-хисап счеты: 2202 2056 7979 4963) хәленнән килгән кадәр акча күчерә ала, номер картага беркетелгән. Руслан турында “Вконтакте”да (https://vk.com/pomogemaxmetsinuruslanu) укып, күбрәк белергә мөмкин. 
 
P.S. Руслан турында язма чыкканнан бирле Казанда яшәүче, исемен әйтергә теләмәгән пенсионер әби, ел саен Рамазан аенда Русланга дип, редакциягә ун мең сум акча китерә һәм без аны шунда ук аталган иясенә күчерәбез. Мәрхәмәтле, юмарт ул әбигә Аллаһның рәхмәте булсын. 
 
 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 13.07.2023
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»