|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.07.2023 Шоу-бизнес
«Телсез калдым» – Әбри Хәбриев өченчегә әти булачакПопуляр алып баручы, юмор остасы Әбри Хәбриев тиздән өченчегә әти булачак. Тормыш иптәше Гөлчәчәк аның кулына «ике сызыклы бүләк» тоттырган. Бу хакта артист үзе хәбәр итә. Кызыклы видео яздыртып, Әбри Хәбриев шаян шигырь юллары аша болай дип уртаклаша:
«Туган көнгә хатын быел бүләк алып тормаган.
Шаккатырыйм әле диеп, бер сюприз җайлаган.
Аны күргәч, күзкәйләрем маңгайга менеп китте.
Телсез калдым сөенечтән, йөрәк сикереп типте.
Менә бу, ичмасам, бүләк! Искитмәле, шәп, кызык!
Хатын кулыма тоттырды «параллель ике сызык», – ди ул.
Фото: видеодан скриншот
--- |
Иң күп укылган
|