|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.07.2023 Җәмгыять
Бер көнгә алкоголь сатуга чикләү кертеләТатарстан башкаласында 15 июльдә алкогольне ваклап сатуны чикләячәкләр. Бу OLIMPBET өчен Россия Суперкубогы-2023 матчын үткәрү белән бәйле. Чикләү турындагы карарга ТР премьер-министры Алексей Песошин кул куйды. Тыю уенны үткәргәндә куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен федераль закон нигезендә кабул ителгән. Чикләү «Ак Барс Арена» янында гамәлдә булачак: Ф.Әмирхан проспекты буенча Сибгат Хәким урамыннан Чистай урамына кадәр; Чистай урамы буенча Адоратский урамына кадәр; Адоратский урамы буенча Академик Лаврентьев урамына кадәр; Академик Лаврентьев урамында ишегаллары буйлап Гаврилов урамы, 10 кадәр. Аннары өченче транспорт дамбасының әйләнмә күпере чиге буенча (шул исәптән төзелеш кибетен кертеп) Троицкий Урманы урамына кадәр; Троицкий Урманы урамы буенча һәм аннан Казансу акваториясе буйлап Ф.Әмирхан проспектына кадәр. Аталган участоклардагы кибетләрдән алкоголь сатып алып булмаячак, бары тик җәмәгать туклануы йортларында гына мөмкин, дип хәбәр ителә документта.
--- |
Иң күп укылган
|