|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.07.2023 Мәдәният
Милли музей «Риваять» төрки-татар этно-төркеменең иҗат кичәсенә чакыра13 июль көнне 18.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Музыкаль пәнҗешәмбе» циклы кысаларында «Риваять» төрки-татар этно-төркеменең сәнгать җитәкчесе Руслан Габитов концерт куячак. Әлеге чара Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында үткәрелә һәм концертка керү ирекле булачак. Руслан Габитов чыгышында фольклор һәм сәнгатьнең төрле юнәлешләре тәкъдим ителә: җыр, бию, фольклор (татар риваятьләре һәм легендалары, шул исәптән, борынгы төрки музыка кораллары), инструменталь композицияләр яңгырый. Кыска курай, тел-курай, көпшә-курай, домбра, камыл, сорнай, кубыз кебек борынгы халык уен коралларының яңгырашын ишетергә мөмкин булачак.
--- |
Иң күп укылган
|