|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.07.2023 Мәдәният
Кыргызстанда Татарстан киносы көннәре узды (ФОТО)Кыргызстанның Бишкәк шәһәрендә Чыңгыз Айтматов исемендәге Кино йортында Татарстан киносы көннәре уза. Кыргыз тамашачысына «Сөмбел», «Тарлан», «Әпипә» һәм «823 километр» фильмнары тәкъдим ителде. Бишкәктә Татарстан фильмнарын тәкъдим итүдә режиссерлар Юлия Захарова, Ирек Хафизов, һәм актриса Гөлчәчәк Хафизова катнашты. 9 июльдә тамашачыларга «Сөмбел» һәм «Тарлан» фильмнарын, 10 июльдә «Әпипә» һәм «823 километр» фильмнарын күрсәткәннәр, дип яза "Татар-Информ" МА. «Татарстан киносы көннәре тулы зал җыйды. Тамашачылар безнең фильмнарны бик яхшы кабул итте һәм Бишкәккә дүрт фильм алып килгән өчен рәхмәт әйттеләр», – диде «823 километр» фильмы режиссеры Ирек Хафизов. Аның сүзләренчә, фильмнарны караганнан соң фикер алышканнар. «Тамашачылар безгә рәхмәт әйтте һәм фильмнар тәэсирләндерде диделәр. Килгән күп кенә кеше татарча сөйләшүне үтенде», – диде ул.
--- |
Иң күп укылган
|