поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
11.07.2023 Җәмгыять

"Кеше коткарырга бара идек! Гаепләнүче эскәмиясендә булырмын дип уйламаган идем"

Чаллыда «Ашыгыч ярдәм» машинасы катнашында юл-транспорт һәлакәте турындагы шау-шу куптарган җинаять эше буенча суд процессы башланды. Гаепләү эскәмиясендә - «Ашыгыч ярдәм» машинасы йөртүчесе, 40 яшьлек Илдар Дәүләтшин.

Исегезгә төшерәбез, юл-транспорт һәлакәте 2023 елның 6 февралендә 20.43 сәгать тирәсендә Вахитов һәм Сөембикә проспектлары чатында килеп чыккан иде. "Ашыгыч ярдәм" каретасы «Ауди А8» автомобиле белән бәрелешкән. Бәрелүдән соң махсус техника светофорга һәм металл коймага килеп бәрелә һәм уң якка авыша. Һәлакәт аркасында машина йөртүче, медиклар һәм чит ил машинасы йөртүчесе төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 
Фельдшер Илдар Заһидуллин иң күп зыян күрүчеләрнең берсе. Бәрелешүдән соң аны тәрәзәдән чыгып очкан һәм "Ашыгыч ярдәм" машинасы астында калган.  
 
"Машинаны күтәреп, аның астында яткан кешене тартып чыгардылар. Тимер өеме астында ничек исән калган ул. Ир-ат канга баткан, сулыш алуы авыр һәм бик каты ыңгыраша иде», – дип сөйләде юл һәлакәте шаһитләре. Ике көн ул БСМП реанимациясендә үткәрә, ә аннан соң аны РКБга күчерәләр. Хәзер фельдшер стационар дәвалану уза.
 
Икенче җитди зыян күрүче фельдшер Алина Шилкова була.
"Төнге сәгать бердә реанимациядә уяндым. Умыртка баганасы һәм билем бик каты авырта иде. Бөтенләй хәрәкәт итә алмадым. Мине ничек яткызып куйдылар, шулай яттым. Шуннан соң табиб минем култык сөяге сынуын һәм күпсанлы җәрәхәтләр алуым турында хәбәр итте. Соңрак операция ясадылар, ул ике сәгать дәвам итте, минем аягыма пластина куйдылар», – дип сөйләгән ул "Челнинские известия" басмасына. 
 Алина Шилкова хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте алдыннан «Ашыгыч ярдәм» бригадасы ашыгыч чакыру алган.
 
"48 нче комплекстан ашыгыч чакыру килде: «Кеше сулыш ала алмый, күкрәк авырта, тирли башлаган»,-дип аңлатты табиб.
Мондый очракта бригаданың төп бурычы-кешене медицина учреждениесенә тиз арада китереп җиткерү. Регламент буенча, шалтырату кергәннән алып авыруны табиблар кулына тапшырганчыга кадәр бер сәгатьтән артык вакыт узмаска тиеш.
"Без кешене коткарыр өчен бардык! Гаепләнүче эскәмиясендә булырмын дип уйламаган идем», – диде судта Дәүләтшин.
Тикшерү версиясе буенча, юл һәлакәтендә ашыгыч ярдәм шоферы гаепле
 
Утырышта гаепләү нәтиҗәсе игълан ителгәндә, шәһәр прокуроры ярдәмчесе Аяз Ризванов ассызыклаганча, машина йөртүче, ялтыравыклы маяклар белән йөрүче ашыгыч ярдәм машинасы белән идарә иткәндә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, юл хәрәкәтенең башка катнашучыларының үзенә юл бирелүенә инанмаган һәм көйләнә торган юл чатында махсус тавыш сигналы куелмыйча светофорның тыю сигналына барган. Аның пассажирлары куркынычсызлык каешлары белән бәйләнмәгән. 
Илдар Дәүләтшинга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә җитди зыян китерү буенча гаепләү белдерелгән иде. 
 
Гаепләү игълан ителгәндә «җиңел карашлы» сүзе яңгырады.
Илдарның хатыны Регина иренә карата әйтелгән мондый бәяләмә белән килешмәде.
"17 ел бергә яшибез, ике балабыз бар. Илдарны саксыз, җиңел карашлы кеше дип атап булмый. Ул җаваплы, әгәр берәр нәрсәгә тотынса, бик сыйфатлы эшләргә тырыша. Ашыгыч ярдәмгә эшкә керүенең төп сәбәбе дә тирә – юньдәгеләргә файда китерү», - дип билгеләп үтте хатын журналистлар белән сөйләшкәндә.
Хезмәттәшләре дә Дәүләтшин турында уңай фикердә.
 
"Шоферның эш стажы зур. Якынча 18 ел. Шәһәрне яхшы белә, һәрвакыт сак йөртә", – диделәр алар аның турында.
Илдар Дәүләтшин судта чыгыш ясаганда үз гаебен "өлешчә таныйм" дип белдерде. Авария вакытында тавыш сигналы булмау өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга әзер.
 
"Машинада сигнализация өзелү режимында эшли. Даими "сигналка" юк. Тавыш 20 секунд бара, аннан соң туктый. Һәм ул кабат кабынсын өчен, шофер аны янә кабызырга тиеш. Махсус сигнал җибәрергә кирәк булганда, мин юл чатындагы хәлгә карадым", - дип аңлатты ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе.
Дәүләтшин сүзләренчә, ул машиналарның өч рәттә торуын, табибларның машинасын узып баруын күргән. 
 
"Ауди" машинасы борылышка бара торган полосада булган. Бу полосадан турыдан-туры йөрергә ярамый, ди Дәүләтшин. «Ауди» руле артында Love Radio алып баручысы һәм Secret Room рестораны идарәчесе Александр Белоусов булган. Шоферның ОСАГО полисы да, машина йөртү хокукы да булмаган. Җинаять эше буенча ул шаһит буларак үтә. 
 
Тикшерү версиясе буенча, «Ауди» шоферы рөхсәт ителгән тизлектә барган. Ашыгыч ярдәм машинасы, маневр ясап, сәгатенә 44 км тизлек белән хәрәкәт иткән. 
 
Алдан тикшерү барышында Дәүләтшин техник мөмкинлекне исәпләү өчен кабат видеотехник һәм автотехник экспертизалар үткәрү турында үтенеч белән чыга. Аңа кире кагалар һәм хәтта ул тикшерүне озакка сузарга тырыша дип белдерәләр. 
 
Шул вакытта Дәүләтшин үзе эксперимент үткәрә (һәм видеога төшерә) һәм «Ауди» башкарган маневрны юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйча гына башкару мөмкин түгеллегенә инана.
 
«Ауди» руле артында утыручының машина йөртү таныклыгы булмавы, гомумән, гаепләнүченең сүзләре буенча, тикшерү тарафыннан каралмаган. 
 
Гаепләнүченең эш фигурантларын турыдан-туры сорау алу кирәклеге турындагы гаризасын исәпкә алып, суд карауны 24 июльгә кадәр кичектереп тора.
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 11.07.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»