поиск новостей
Көн мәзәге
  • Вакытны карарга дип телефоныма күз салган идем, бөтен нәрсәне карадым, әмма вакытны карарга онытканмын.

Бүген кемнәр туган
  • 18 Август
  • Газинур Морат - шагыйрь
  • Шамил Фәрхетдинов - драматург, актер
  • Мөхәммәт Гайнуллин (1903-1985) - әдәбият галиме
  • Наил Касыймов - шагыйрь
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
05.08.2008 Җәмгыять

ТЕЛЕФОН АКЧА "УРЛЫЙ"

Кәрәзле телефонга беркайчан да 100 сумнан артык акча салганым юк иде. Исәптә күпме генә акча булса да, озакка җитми бит ул. Телефонда "сум"нар күбрәк булган саен, озаграк сөйләшәсең. Ял көннәреннән соң икенче бер шәһәргә китәсе булгач, жәлләп кенә булса да, исәпкә 1000 сум акча салдым. Тик бу акчам чит шәһәрдән әйләнеп кайтырга түгел, өйдән чыгып ки­тәргә дә җитмәде. Беркем белән сөйләшергә өлгермәсәм дә, икенче көнне кичкә телефонымны акчасы бетү сәбәпле челтәрдән өзеп куйганнар. 1000 сумым юкка чыгу гына да түгел, тагын 120 сум өстәп тә түләргә кирәк булачак.

 

Элек телефонсыз ничек көн күргәннәрдер, хәзер элемтә чарасыннан башка бер көн дә яшәп булмый. Ә ми­нем кесә җиһазы "сүнгән". Шуңа күрә, иртә белән үк кесә телефоным тоташкан элемтә операторының офисына югалган акчамны кайтарырга, дип киттем. Гаеплене тапсалар, 120 сумлык әҗәтемне дә сызып ташларлар иде. Кәрәзле элемтә ширкәтенә килгәч, иң элек акча югалган көнне әлеге номердан булган барлык сөйләшү­ләр теркәлгән кәгазь алырга куштылар. Бу "серле" документны алар үзләре эшләп бирә икән. Бераз вакыт үткәннән соң, кулыма су буе кәгазь тоттырдылар. "Ай-һай, сөйләшеп тә күрсәткәнсең, кара күпмегә җыелган", – дип тә өстәп куйды берәү. Ни күзем белән күрим, әлеге документ буенча көне буе ук булмаса да, сәгать көндезге икедән алып өчкә кадәр телефонны бер генә секунд да кулдан ычкындырмаганмын. Янәсе, мин ниндидер SMS уенда катнашкан. Һәм шунда 1000 сум акча оттырган...

 

Әйе шул, ул көнне сорау-җавап рәвешендәге уенда катнашырга тәкъдим иткән SMSлар бер-бер артлы килеп аптыратып бетергән иде. Тик мин аларның берсенә дә җавап бирмәдем бит. Телефон "үзеннән-үзе" уйнаган булып чыга. Уенның асылы бик гади итеп аңлатылган анда: сиңа төрле өлкәләргә кагылган сораулар бирәләр, син шуларга "әйе", "юк" дип дөрес җавап биреп барырга тиеш. Күпмедер уйнаганнан соң, икенче турга үтәсең, аннары өченчесе... Җиңүчегә 30 миллион сум акча вәгъдә иткән әлеге уен. Ә бер SMSның бәясе 25 сум. Тик мин мондый юк-бар нәрсә белән кызыксынмыйм.

 

Шулай дип аңлата гына башлаган идем, үзен администратор дип таныштырган егет авызымны бик тиз япты. "Димәк, телефоныгызны башка берәүгә биреп торгансыз яки сез күрмәгәндә генә алганнар..." Ничек инде, беркемгә дә бирмәдем ич, минем "сотовый" кемгә кирәк булсын? Берәр кыйммәтле телефон булса, музыка тыңларга йә булмаса уен уйнарга алып торганнар дияр идең, 3 мең тәңкәлек буп-буш нәрсә бит ул. "Минем шаһитларым бар, аңа беркем тимәгән", – дим. "Димәк, телефонның "симка"сын гына алып торганнар", – дигән җавап яңгырады. Тарткалаша торгач, телефонны кабызып карарга булды болар. Чыннан да кабул иткән SMSларның бөтенесе дә шул уенныкы, тик аларның берсе дә ачылмаган, ягъни мин аларны укымаган да. Моны егет минем телефонымның гаебе белән аңлатты, ягъни иске булганлыктан ул бераз "саташа". Ә җибәрелгән SMSлар бүлеге буш, чөнки бернәрсә язганым булмады. "SMSларны бетереп бару өчен әллә ни баш кирәкми", – ди бу миңа.

 

Бер секунд эчендә җиде SMS җибәрә алу "сәләт"ем дә шикләндермәде. Заманча телефоннарның мондый мөмкинлеге дә бар икән. Ләкин минем телефон иске бит... Ни генә әйтеп маташсам да, җавап бер: "Үзегез гаепле". Администратор егет хәлемне аңламагач, әлеге оешманың кулланучылар куркынычсызлыгы хезмәтенә кереп карарга булдым. Бу идарә бинаның өченче катында урнашкан икән. Тик баскыч төбендә сакта торучы абзый мине үткәреп җибәрүдән баш тарт­ты. Телефоннан шалтыратырга гына рөхсәт бирделәр. "Ул чакта мин сезнең янәшәгездә йөрмәдем, әлеге хәлнең тә­гаен ничек килеп чыкканын да белмим", – дип җавап кайтардылар чыбыкның теге ягыннан.

 

Ахыр чиктә шул гына аңлашылды: әлеге кәрәзле элемтә ширкәте уенны оештыручы түгел. Аны башка берәү уйлап чыгарган, компания исә уенны үткәрү өчен үзләрендә булган кулланучыларның, ягъни безнең номерларны (!) гына биреп тора. Ә миңа кирәкле офис Россиянең икенче читендәге бер шәһәрендә урнашкан. Шуңа күрә, алар исеменә хат язарга тәкъдим иттеләр. Югалган акчамны кайтару өмете сүнгән булса да, кулыма кәлам белән кәгазь алдым. Җавап бер ай эчендә килеп җитәргә тиеш икән. "Мин бер ай буе телефонсыз йөрергә тиешмени?" – дигәч, бу вакытны ике атнага кадәр "кыскарттылар". Моннан ары булмый, хатның ерак сәфәрдән әйләнеп тә кайтасы бар бит.

 

...Тәмам арып өйгә кайтып киттем. "Хат" дигәннәре ике көннән үк килеп җитте. Тырыша-тырыша язганнарым ерак китеп тә тормаган, ахры. Ике бит кәгазьдә теге көнне администратор сөйләгәннәрне бәйнә-бәйнә язып җибәргәннәр. Җөмләсеннән-җөмләсенә кадәр шул ук сүзләр кабатлана. "Игътибарлы булыгыз, телефоныгыздан билгесез кешеләр файдаланган, ахры..." дигән сүзләр бар иде анда. Әллә мыскыл иткәннәр шунда...

Ләйсән САФИНА
Ватаным Татарстан
№ 158 | 05.08.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы