|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.07.2023 Җәмгыять
Бу атнада Татарстанда +35 градуска кадәр эссе булачакЯкын көннәрдә Татарстанда коры һәм эссе һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәге кисәтә. Бүген Казанда синоптиклар алмашынучан болытлы һава торышы вәгъдә итә, явым-төшем көтелми. Көндез урыны белән җилнең тизлеге секундына 12 метрга кадәр көчәячәк һәм һава +28..+30 градуска кадәр җылыначак.
5 һәм 6 июль төнендә Татарстанда термометр баганалары +12..+18 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава +27..+33 градуска кадәр җылыначак. Явым-төшем фаразланмый. Көндезге +30+35 градуслы температура республикада атна ахырына кадәр сакланачак.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|