|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.07.2023 Җәмгыять
Ялгыш куелган яман шеш диагнозы өчен судка биргән һәм аны отканВолгоградта яшәүче ир урындагы дәваханәне ялгыш куелган яман шеш диагнозы өчен судка биргән һәм аны откан. Бүсерен алдыру буенча операциядән соң иргә яман шеш диагнозы турында хәбәр иткәннәр. Табиблар чирнең соңгы стадиядә икәнен дә әйткән. Ир бу хакта белгәндә аның хатыны йөклелекнең өченче аенда булган. Хафага калган ир тулысынча тикшеренергә булган. Нәтиҗәдә аның тулысынча сәламәт икәнлеге ачыкланган.
Суд ирнең таләпләрен законлы һәм нигезле дип тапкан һәм дәваханәне аның тикшеренү, суд чыгымнарын каплатырга мәҗбүр иткән. Моннан тыш шикаять белән мөрәҗәгать итүче иргә хастаханә мораль зыян өчен компенсация түләячәк. Ялган диагноз куелган ир сүзләренчә, ул суд карарыннан канәгать. “Системаны аз булса да үзгәртә алдым, дип өметләнәм, контроль көчәер, дип ышанасы килә”, – дигән нәтиҗә ясаган ир.
Фото: пиксабай
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|