|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.07.2023 Әдәбият
Танылган шагыйрә Нурия Измайлова вафатТанылган шагыйрә, бик күп җырлар авторы Нурия Измайлова вафат. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге сайтында 1 июльдә хәбәр ителә. Шагыйрә Башкортстан Республикасының Благовар районы Иске Күчәрбай авылында туган. Аннары Татарстанның Ютазы районында һәм Башкортстанның Шаран районында урта мәктәптә укыган. Югары белемне Казанда алган.
Нурия Измайлова «Яратам» (1981), «Алтын тарак» (1984), «Мин зур үскәч» (1986), «Ива на ветру» (1986), «Минем җәй» (1987), «Иң серле әкиятем» (1989), «Җирдә» (1993), «Ак малай – минем энем» (1995), «Адашкан» (2000), «Язылмаган хатлар» (2001), «Тауга карап, таулар булып…» (2011) китаплары авторы.
1982 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 1996 елдан ул Америкада яши иде.
«Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмәнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!» дип китерә әлеге хәбәрне Татар-информ.
--- |
Иң күп укылган
|