поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
01.07.2023 Җәмгыять

Телефон биргән бәхет (Булган хәл)

- Теләсәгез - ышаныгыз, яисә тикшерегез. Әмма бу, гомумән, мөмкин түгел. Чөнки бүгенге көндә тереләр арасында минем фаҗига - бәхетемне расларлык беркем дә юк инде, - дип башлады йөрәк түреннән саркып чыккан әрнүле хикәясен минем белән бер купеда барган әңгәмәдәшем.

«Минем хәтеремдә әнием¬нең йөзе дә, тавышы да сак¬ланмаган. Дүрт яшемдә мин ятимнәр йортына эләктем. Әтиемне бөтенләй белмим. Ә әниемне, хакимият каршында ышанычын югалткан өчен, ата-ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Шулай итеп, әти-әнием исән-сау була торып, мин ятим калдым. 
 
Халыкта «не было бы счастья, да несчастье помогло» диләр бит. Минем белән дә нәкъ шулай булып чыкты. Мин бала чакта безнең өйдә бик җиңел генә истә кала торган номерлы телефон бар иде. Менә шул номерны мин гомерлеккә исемдә калдырдым. Балаларыма бу номерны онытмаска куштым. Чөнки шушы номер миңа чын бәхет бүләк итте. Балалар йортында да җае туры килгән са¬ен мин гел шушы номерны җыеп шалтырата идем. Мин бит үземнең чит шәһәрдә яшә¬гәнемне аңламыйча, чит кешеләргә шалтырата торган булганмын. Вакыт җиткәч, мин беренче сыйныфка укырга кердем. Уку миңа бик җиңел бирелде. Укытучылар һәм балалар йорты хез¬мәткәрләре минем белән канәгать иделәр. Әмма тора-бара, мин үзем дә сизмәстән, кыргыйландым. Иптәшләрем белән аз сөйләшәм, сирәк уйныйм. Миңа ана назы җитми иде, мин әниемне бик нык сагына идем. Көн-төн уемда ул гына иде. Битен күз¬аллый алмасам да, минем кү¬ңелемдә гел тере кебек иде ул. Төш-ләремдә аның тавышын яхшы ишетә идем, ә менә йөзе томанлы күренә. Аны күреп калыр өчен, тизрәк уянырга тырыша идем, ә ул томан сыман югала иде. 
 
Көннәр, атналар, еллар буе җай чыккан саен мин җитәкчебезнең кабинетындагы телефоннан теге тылсымлы номерны җыйдым.Тик һәрвакыт рәхимсез кыс¬ка «пи-пи-пи» дигәнне генә ишеттем. Миңа әнием берәр кая чыккандыр, менә йөгереп керер дә телефонны алып миңа җавап бирер төсле тоела иде. Төшләремдә ишетеп, башыма мәңгегә сеңеп калган якын, ягымлы тавышны бер ишетермен, дип уйлый идем. Ниһаять, мин еллар буе көткән могҗиза чынга аш¬ты! Йөрәгемнең сиземләве мине алдамады. Ул вакытта мин өченче сыйныфта укый идем. Март азагында бер кичне тагын теге номерны җыйдым...
 
- Әйе, тыңлыйм, кем бу?
- Әни!!! Бу мин - синең Дамирың!!! - дип искиткеч та¬выш белән кычкырып җи¬бәр¬гәнемне сизми дә калдым. Коты алынган төнге тәрбиячебез Мәрьям апа йө¬ге¬реп килде. 
 
- Әни, бу мин - Дамирың! - дидем мин кабат. Теге тавыш җавап бирмәде, элемтә өзелгәндәй булды. Бу пауза миңа мәңгелек булып тоелды. Бераздан йомшак кына итеп трубканы куйган ишетелде. Мин бөтен тәнем белән калтырап, үксеп елый башладым. Шул хәлемдә мине йокы бүлмәсенә озаттылар. Ул төнне мин йокламадым, ә иртән тән температурам бик югары күтәрелгәнгә хастаханәгә алып киттеләр. 15 көннән соң мин үзебезнең балалар йортына кайттым, озак вакытлар үземне бик тыныч тотарга тырыштым, төнге тәрбиячеләр үземне ае¬руча күзәтмәсеннәр өчен, тәр¬тип бозмадым. Шулай тырыша торгач, алар төннәрен тынычлап йоклый башладылар. Бер төнне карыйм - Мәрьям апа кәнәфиенә утырган килеш татлы йокыга талган. Мин салмак кына басып җитәкчебез бүлмәсенә кереп бикләндем дә теге номерны тагын җыйдым. Инде җавап булмый дип, трубканы куярга җыенганда, йокылы гына хатын-кыз тавышы:
- Алло, - диде.
Мин ул тавышны меңнәр арасыннан да таныр идем.
 
- Әни!!! Бу мин - синең Да¬мирың! - дидем, яшемә буылып, йотлыга-йотлыга. Ә ан¬нан соң нәрсәләр сөйлә¬гә¬нем¬не хәтерләмим. Әмма аның:
- Дамир, улым, бәгырем, йөрәк нурым! Бераз гына түз, яме, мин якшәмбе көн¬не синең яныңа килермен, - дигән сүзләре минем йө¬рәгемә гомерлеккә уелып кер¬деләр һәм бернинди тормыш авырлыклары да аларны сызып ташлый алмады. 
 
Балалар йортына ял көн¬нә¬рендә балалар белән аралашырга ятларны да кертәләр иде. Ул ике көннең ничек акрын үткәнен, озакка сузылганын белсәгез иде! Ул якшәмбе көнен көтеп җит¬керә алмам кебек тоелды. Мин телефон аша әлеге сөй-ләшүемне, билгеле инде, бер¬кемгә дә әйтмәдем. Як¬шәм¬бене түземсезлек белән көткән арада, булачак әнием мин яшәгән балалар йортына килеп минем турында белешмәләр алган, хәтта читтән генә мине дә күргән. Бу хакта әнием миңа урта мәк-тәпне тәмамлагач кына сөйләде. 
 
Ниһаять, якшәмбе көн җитте. Мин рөхсәтсез беренче катка төштем. Мине туктатучы да, монда нишләп йөрүем белән кызыксынучы да булмады - искитәрлек хәл! Рөхсәтсез беренче катка төшү безгә катгый тыелган иде. 
 
Кунакларны кабул итү бүл¬мәсендә шактый күп кеше җыелган. Ант итәм, миңа беркем берни әйтмәде, әмма булачак әниемне мин шунда ук танып алдым. Мин бит аны үз гомеремдә бер дә күргәнем булмады. Бераз читтәрәк басып торган бу хатынны күрү белән, йөрәгем: «Әнә, синең булачак әниең басып тора», - дип пышылдады. Мин акрын гына аңа таба адым ясадым да шыпырт кына: “Әнием!” - дип, аңа ташландым. Ул шунда ук мине кочагына алды, бик озак җибәрмичә торды... Нәкъ шушы очрашудан без¬нең гомер буена сузылган ике яклы бәхетебез башланды.
 
Бер айдан ул мине бөтен¬ләйгә үзенә алды. Балалар йорты белән мин бик җылы саубуллаштым, хәтта елап та алдым. Әнием мине башка мәктәпкә күчерде һәм мин аны көмеш медаль бе¬лән тә¬мамладым. Аннары институтта укыдым, өйләндем. Тормыш иптәшем белән әниемә дүрт онык бүләк иттек. Соңгы сулышына кадәр әнием безнең белән яшәде. 
 
Минем белән очрашканга кадәр әниемнең бәхетле гаиләсе булган. Әмма сугыш аны ялгыз калдырган. Ире сугыш кырында вафат булган, ә бердәнбер улы, авылларын фашистлар басып алгач, үлгән...» 
 
Танышымның хикәясен тыңлап бетергәч: «Язмыштан узмыш юк, дип юкка гына әйтмиләр икән. Аллаһы Тәгалә боерыгы белән аның ике бәхетсез колы очрашып, бәхеткә ирешкәннәр», - дип уйлап куйдым.
Фото: фрипик.ком
 

Әсхәт ГАЙНЕТДИНОВ
Бердәмлек
№ --- | 01.07.2023
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»