|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.04.2011 Бәйрәм
![]() Шатланабыз һәм котлыйбыз (ФОТО)1 апрельдә театр артисткасы Наилә Нәҗипова (Мифтахетдинова) “Татарстанның атказанган артисты” исеменә лаек булды. Наилә Әлмәт шәһәрендә туа. Алабуга мәдәният училищесын тәмамлый, Казан сәнгать һәм культура институтында Фәрит Бикчәнтәевтә актерлык осталыгына өйрәнә. 1995 елда Татар академия театрында эшли башлый. 2001 елда туган шәһәренә – Әлмәт театрына әйләнеп кайта.
Аның сәхнәдәге рольләре: Майтап – “Юмарт хатыннар” (Т.Җүҗәноглу), Нәсимә – “Тальян моңы” (Ш.Бикчурин), Гөлчәһрә – “Тигезсезләр” (Ф.Әмирхан), Гафифә – “Аерылабыз, ахрысы” (Г.Каюмов), Бибинур – “Оҗмах капкасы” (М.Гыйләҗев), Көнчел, сәүдәгәр – “Гашыйк Кәриб” (М.Лермонтов), Анджела – «Болан-Патша» (К.Гоцци) һ.б.
1
2
3
|
Иң күп укылган
|