• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 05.08-15.08 Кыргый планета. Казан циркы. 18:00
  • 06.08-15.08 Салават. 33 сезон. Камал театры
  • 16.09 Niletto. МВЦ «Казань Экспо», КЗ им. И.Шакирова. 19:00
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 21.09 Дима Билан. Пирамида. 19:00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 05 Август
  • Мәдинә Маликова - язучы
  • Зөфәр Хәйретдинов - җырчы, композитор
  • Наилә Ибраһимова - актриса
  • Салих Баттал (1905-1995) - язучы
  • Фәрваз Миңнуллин (1934-1994) - язучы
  • Рәйхан Халитов - блогер
  • Эльмира Гыйльфанова - җырчы
  • Надир Әлмиев - рәссам
  • Илгизәр Миргалимов (1942-2019) - дирижер
  • Фәрит Шиһапов (1951-2020) - музыкант
  • Гвардейская урамында озак вакытка фатир арендага бирелэ (студент кызларга яисэ гаилэле кешегэ). Фатир беренче этажда урнашкан. Якында гына остановка hэм кибертлэр. 10000 + ком услуги. Телефон 89586247928 (17.00 сон шалтыратырга)
  • Приглашаем на работу водителя кран манипулятора Ниссан, Изуцу. Работа сменная в Альметьевске(оплата за проживание с нас). Зарплата 2300 минимум и +.. Тел.89376209888
  • Исэнмесез. Метро Аметьева, Горьки яки Карбышева, Даурский, Мавлютова урамнары тирэсеннэн 1 булмэле квартира яки бүлмә снимать итәргә эзлибез. Медколледж тирәсендә. Тел. 89600475151
  • Зернодробилка молотковая сатам. Складта бар. Заказга да эшлибез. Төрле иләкле ясап була. 200-700 кг/сэг производительность. Электродвигатель 2,2 кВт/3000 об. Бункеры 40 л. Башка бункер, опорный рама, пульт управления да куя алабыз. Төрле районнарга, төбәкләргә җибәрә алабыз. Яхшы сыйфатлы. Бар деталләрен үзебез ясыйбыз (двигателдан кала). Гарантиясы бар. Татарстан, Яр Чаллы 8 (917) 921 52 90
  • Казан, “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйдә 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 10000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
  • 1.6 яшьлек угез ите август башында суясы .Ботлап.Актаныш районы 89872229472
  • Казан шэхэрендэ субаренда очень 1 булмэле фатир снимать итэм, озак вакытка.тэртип,чисталык,уз вакытында тулэуне ышандырам. Тел. 89179060102. 89274868157
  • Казан, Вахитов районы, Хороводная, 50. 1комн. квартира, 2 лоджия, 51 м2.Риэлторсыз, озак вакытка. 89655886519 ваатсап.
  • Туй, туган көн, юбилей һәм башка уңайдан якын кешегез белән хәтирәләрне теләкләр аша үреп,оригиналь шигырьләр,проза,рәхмәт сүзләре,бәет,җыр текстлары иҗат итәм.Һәр кешегә индивидуаль караш.Кулай бәяләр.Заказлар алдан алына.89083405794 ватсап.
  • Сдаю 1 комнатную квартиру в Наб. Челнах в 62 ком-се молодой семейной паре или двум девушкам студенткам. 89093132683 вацап
 
 

 
Архив
 

               

04.04.2011 Дин

Балык, наданлык һәм ваһһабчылык

Ун елдан артык бер балык башын чәйнәсәк тә, кем соң ул ваһһабчылар дигән сорау әле дә бетми. Дини вәзгыятьне халыкка аңлатырга тиешле имамнарыбызның да кайберләре: "Кемнең сакалы озын - шул ваһһабчы", - диюдән ары уза алмый. Димәк, кәҗә дә ваһһабчы булып чыга инде. Шуңа күрә, сүземне балыктан башларга булдым.

Күпләр әле хәтерлидер, совет общепитында балык көннәре бар иде. Бу итне экономияләү өчен эшләнелә дип кабул ителсә дә, дөреслектә әлеге чара совет халкының интеллектуаль потенциалын күтәрү максатында башкарыла иде. Чөнки балык витаминнарга, микроэлементларга бик бай, йөрәккә, баш мие эшчәнлегенә файдалы булган йод, фосфор, цинк, бакыр, тимер, фтор, бром, калий, магний, марганецка диңгез балыгы аеруча бай. Моның дөреслеген без ел буе диңгез балыгы ашаучы япон халкының электроника һәм машина төзүдә ирешкән уңышларыннан карап күрә алабыз. Яһүдиләрнең дә яраткан ризыклары юкка гына балык түгелдер. Ә менә гарәп илләрендә иң күп кулланылган ризык - тавык. Шуралар берлеге хакимияте безнең халык иң күп укучы дип горурлана иде. Балык көннәре бетү белән массакүләм уку да бетте. Дистәләгән, йөзләгән мең тиражлы газета-журналларның тиражлары уртача ун тапкыр кимеде.

 

Укуга һәвәслек белән бергә, әлбәттә, гыйлем дәрәҗәсе дә пропорциональ кими. Исламда исә, галим булу, гыйлем алу мактаулы сыйфат. Хәдис шәрифләрдә әйтелә: "Я галим бул, я гыйлем алучы бул. Өченчесе булсаң һәлак булырсың". "Бер сәгать гыйлем алу надан килеш төн буе намаз укудан хәерлерәк". Димәк, Исламда гыйлем алу гыйбадәт кылуга караганда 10 тапкыр саваплырак, югары дәрәҗәлерәк. Биредә ни өчен дигән сорау тууы табигый. Гыйлем сүзе Корьәндә 782 тапкыр, белем сүзе 29 тапкыр кабатлана, икесе бергә 811 тапкыр. Иман сүзе дә шулай ук, 811 тапкыр кабатлана. Гыйлем белән иман сүзләре Коръәндә юкка гына бертигез кабатланмый. Гыйлем иманның сакчысы, калканы. Ул иманны адашуга, заләләткә чакыручы шайтан коткысыннан һәм томаналыкка илтүче нәфес бозыклыгыннан саклый. Шайтан үзенә иптәшләр җыю белән мәшгуль һәм аның тормышының, яшәвенең мәгънәсе кешеләрне имансыз итү. Бу юлда эшчәнлеген ул өч юнәлештә алып бара: бөтенләй хайвани нәфесләренә бирелгән кешеләрне атеист итә, бөтенләй бирелмәгәннәрен ялган динле итә, ә надан мөселманнарны исә сектант итә. Сектант мөселманнар Аллаһы тәгаләгә ышана, Мөхәммәд галәйһис-сәламне Пәйгамбәр дип таный, ләкин игътикадларының башка өлкәләре шайтан һәм нәфесләре кулында.

 

Бүген мөселманнарны үзара ызгыштыру өчен мөселман секталарын, аеруча ваһһабчылыкны ХХ гасырда гына уйлап чыгардылар дигән фикер таралган, әмма бу ялгыш фикер. Мөселман секталары 1400 ел элек барлыкка килә башлады. Гали хәлифә вакытында, мәсәлән, хариҗилар, ягъни исламнан чыгучылар сектасы барлыкка килде. Пәйгамбәребез г-м әйтеп калдырган: "Мөселманнар 73 сектага бүленер, шуларның берсе генә котылыр", - дип. Үзләренең сектант булуларын яшерергә тырышкан сектантлар, әлбәттә, бу хәдисне инкарь итә. ХХ гасырда империалистик көчләр мөселман секталарын үз сәяси максатларында бик актив куллана башладылар. Хариҗиларның рухи дәвамчылары булган ваһһабчылар сектасы сәясәттә бүген коточкыч рәвештә кулланыла. 10 ел элек һәрбер шартлату зур тетрәү булса, бүген кавказ республикаларында көн саен диярлек булып торган терактларга игътибар да ителми. Статистика буенча дөнья күләмендә, мәсәлән, Әфганстанда, Гыйракта һ.б. башкарылган бу терактларның корбаннарының 88 проценты мөселманнар. Кавказ республикаларында бу сан 99%ка җитә. Нәтиҗә ясап карыйк, ваһһабчылар "җиһад"ларын кемгә каршы алып бара була соң? Алар "җиһад"ларының беренчел объектлары - "бидгатькә, хорафатка чумган" әһле мәзһәб, әһле мәшраб мөселманнары булып чыга. "Саф ислам"ны традицион мәзһәбләрдән пакьлаучы санитар бүреләренең аяклары кайдан үсә соң?

 

"Ваһһабчы" "саф исламчы"ларга тагылган ярлык кынамы, әллә бу реаль адашкан сектамы? Бу сорауга җавап табу өчен тарихка мөрәҗәгать итү лязем. Бу буш ярлык кына түгел, әлеге экстремистик сектага нигез салучы Ибн Габделваһһаб реаль кеше. Ул ХVIII гасырда яшәгән. Аның реальлеген ваһһабчылар да, традицион мөселманнар да инкарь итми. Ваһһабчылар аны бөек галим, олуг шәех дип күккә чөеп мактый, әмма ни өчендер үзләрен "Ибн Габделваһһаб иярченнәре" ягъни "ваһһабчы" дип атаудан читенсенәләр, хәтта, хурланалар. Бу, әлбәттә, юкка гына түгел, димәк, хурланырлык сәбәпләре бар. Мәсәлән, без, традицион ислам вәкилләре - хәнәфичеләр - имам Әбү Хәнифәгә иярүчеләр дип горурланабыз. Чөнки беләбез хәнәфи мәзһәбенең Аллаһы тәгалә каршында да, җәмгыять каршында да оялырлык, хурланырлык гамәлләре юк, без бит меңләгән гаепсез кешене шартлатмадык. Башка мәзһәб әһелләре дә - без шәфигыйләр, без мәликиләр, без хәнбәлиләр, дип горурланалар. Хәтта, традицион булмаган шигыйлар да, әһле шига булуларыннан читенсенми. Ваһһабчылар бу хурлануларына төрле акланулар таба, янәсе аларны ваһһабчы дип атаганда шәехләренең "Ибн Габдел-" дигән сүзләре төшеп кала. Әхмәд ибн Хәнбәл мәзһәбе әһелләре үзләрен хәнбәлиләр дип атауда бернинди хурлык сизми һәм Имам Габделкадир Җәйләни мәшрабы әһелләре дә үзләрен кадиричеләр дип атаудан оялмый. Бу оялчанлыкның сәбәбе, әлбәттә, башка. Ваһһабчылыкның тарихын кыскача гына искә төшереп үтик.

 

Ибн Габделваһһаб идеологиясенең традицион дүрт мәзһәб гакыйдәсеннән төп аермасы нәрсәдә соң? Ул яшәгәндә Хиҗаз гарәпләре һ.б. гарәпләр дә төрекләрнең Госманлы хәлифәт-солтанлыгына буйсынган иде. Ибн Габделваһһаб сәгудлар ыруы белән Хиҗаз җирләрендә үз хакимиятләрен урнаштырырга җыенгач бер проблемага килеп төртеләләр. Аларга мөселман солтанына - хәлифәгә каршы фетнә чыгарып мөселман гаскәрләренә каршы сугыш башлауны акларга туры килә. Бу исә дүрт мәзһәбнең гакыйдәсендә дә олуг гөнаһ булып санала. Менә шунда Ибн Габделваһһабның башына фикер килә: дүрт мәзһәбтән аермалы буларак мөселманнарга каршы сугыш ачуны рөхсәт иткән яңа идеология уйлап чыгару. Бу идеологиянең традицион Исламнан асыл аермасы - мәзһәбләрне "саф Ислам"га кертелгән кичерелмәслек бидгать-хорафат дип игълан итү, төрекләрне дингә иң зур зыян салучы бозыклыклар кертүче дип игълан итеп, гарәп халкын аларга каршы сугышуга котырту. Төрекләр хәнәфи мәзһәбендә булу сәбәпле ваһһабчылар хәнәфи мәзһәбен аеруча өнәми, бу бүген дә сизелеп тора. Моңа "дәлил" дә табыла: хәнәфи мәзһәбе мәрхүмнәрне искә алуны, каберләрне зиярат кылуны тыймый. Ибн Габделваһһаб моны сөякләргә, үләксәләргә табыну ди һәм төрекләргә каршы сугышу хәләл дип фәтва чыгара. Гәрчә Пәйгамбәребез с.: "Мин элек каберләргә баруны тыйсам да, хәзер мәрхүмнәрегезне зиярат итегез", - дип, каберстанга барып сәлам бирү догаларын өйрәтеп калдырса да, ваһһабчылар бүген дә, традицион ислам тарафдарлары, ягъни хәнәфиләр һ.б. мәзһәб әһелләре "сөякләргә, үләксәләргә барып табыналар" дип, мөселманнарны да, Пәйгамбәребезнең хәдисләрен дә мыскыллыйлар. Тарихыбызны онытмау, истә тоту, иманлы бабаларыбызны хөрмәт итү, аларга рәхмәтебезне белдерү ниятеннән Изге Болгарга баруыбызны, каберстаннарда яткан дин остазларыбызны зиярат итүне моңа дәлил итеп китерәләр. Гакыйдәләренең калган бозыклары да мөселманнарны үтерүгә сылтау булсын өчен уйлап чыгарылган. Мәсәлән, мәчетләрдә таратылган ваһһабчыл газетадан цитата: «Кем Аллаһ күктә дип инанмый - шул кяфер». Ә сөнниләр: «Аллаһ урынга, юнәлешкә һәм башка һичнәрсәгә дә мохтаҗ түгел», - диләр. Ваһһабчыларның гамәлләре мөселманнарга каршы мондый боһтаннар, яла ягу, бәхәсләшү белән генә чикләнми. Шул уйдырма игътикадларын дәлил итеп «җиһад»ка күчәләр. Алда әйтеп үткәнемчә, Дагыстанда, Ингушетиядә, Кабарда-Балкариядә көн саен диярлек терактлар оештырылып тора. Мәсәлән, ваһһабчыларның Сәид Бурятский дигән мәшһүр пропагандисты теория белән генә чикләнмичә практик «җиһад»ка күчеп «шәһит»ләргә кушылды. Бу "җиһад" беренче чиратта традицион мөселманнарга һәм дин остазаларыбызга каршы алып барыла. Әле күптән түгел генә Кабарда-Балкария мөфтие үтерелде, элегрәк Дагыстан мөфтие үтерелгән иде. Аллаһ тәгаләгә шөкер, Ул Татарстанны мондый кан коюдан саклады. Ләкин онытмыйк, трубопроводларга, электрүткәргечләренә каршы терактлар бездә дә булды. Бу эшләрне башкарган егетләр гарәп илләреннән укып кайтмаган бит, урмандагы землянкаларга барып ваһһабчылык та эзләп йөрмәгәннәр. Алар татар халкы салган мәчетләргә намаз укырга, вәгазь тыңларга килгән, әмма ваһһабчылык тозагына эләккән. ТҖМДН уставында Татарстан мәчет-мәдрәсәләрендә вәгазьләү, укыту, гыйбадәт кылу хәнәфи мәзһәбенә тәгълимәте белән алып барыла диелгән, әмма ни өчендер дини белем алырга дип мәчеткә килгән егетләр ваһһабчы лекторларга, вәгазьче затларга юлыга. Әлеге лекторларның вәгазьләреннән тыш неофитларны ошбу җәмәгатьтәге романтик брадәрлек рухы да җәлеп итә. Әмма бу романтик хисләр озакка сузылмаячак. Тәүбә иткән "вовчик" таҗик хәтирәләреннән: "1991 ел. Бер авылга кергәч, "Жигули" күрдек, ике "вовчик" хәрби табыш бүлешергә йөгерде. Арттарак калганы табыш кулыннан ычкынуын аңлагач, үзен узган брадәрен атып үтерде..." Озын сүзнең кыскасы, ваһһабчылыкның соңгы тукталышы: фетнә. Бу секта шуның өчен булдырылган һәм бүген дә шул эшен дәвам итә.

 

Соңгы тукталышка җиткәнне көтеп утырмыйча, маршрутны үзгәртергә вакыт җитте. Һәр ситуациядән чыгу юлы бар. Аллаһ тәгалә авыруларны да биргән, һәрбер авыруның дәвасын да биргән. Балык башыннан бозыла, дип юкка гына әйтмиләр. Кичекмәстән югары белемле, наданлык томаналыгына гыйлем нуры сибәрлек, дини бәхәсләрдә ваһһабчы дәгъватчыларга каршы тора алырлык, хәнәфи мәзһәбенең рухиятен-мәгърифәтен күрсәтерлек имамнар, вәгазьчеләр, традиционалист галимнәр әзерләү кирәк. Яңа мөфтиебез дә бер интервьюсында дини яңарышыбыздагы мәчет биналары төзү этабы бетте, рухият-мәгъфирәт үстерү этабына күчәбез дигән иде. Сектантларның бидгать-хорафатлары бетерү эшендә Раббыбыз ярдәмен биреп, милләтебезгә сөннәт бәрәкәтен иңдерсә иде.


Хәбибрахман КАЗАНИ
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№28 (767262) / 16.04.2011 14:27:27

кактус ,синен башында миен грипп вакытында борыныннан агып беткэн ахры...

№27 (767237) / 16.04.2011 10:52:02


104 ِإيَّاكُمْ وَالْغَلُوَّ فيِ الدِّينِ فَاِنَّمَا هَلَكَ مَنْ كَانَ قَبْلَكُمْ بِالْغُلُوِّ فِى الدِّينِ.
Тәрҗемәсе: “Дин эшләрендә чиктән ашып китүдән сакланыгыз! Үткән өммәтләрнең һәлак булуларына дин эшләрендә чиктән ашулары сәбәп булды”.
Диндә голү кылу күбесенчә яхшылык буявы белән буялганлыктан халыклар аңа игътибар итмиләр һәм аның яман эш булуын белмиләр. Бик күпләр: “Гыйбадәт кылуда ни зарар бар?” – дип фикер йөртәләр. Моның ярамаган эш булуы хакында инсафлы галимнәрнең әсәрләре күп булса да һәм шул әсәрләрнең кайберләре ба-сылып дөньяга таратылсалар да, һәр мәмләкәттә булган бидгатьчеләр һәм чиктән ашучыларның астыртын аздырулары һәм чын Ислам галимнәренә адашучы, адаштыручы, дәһри (динсез), зиндыйк (монафыйк), шига, мөгътәзилә һәм ваһһабчы кебек кушаматлар бирүләре, кайда туры килсә, шунда сүгеп һәм кимсетеп йөрүләре сәбәпле күңелләргә тәэсир итми һәм игътибарны үзләренә тарт-мыйлар. Шуның өчен бу нәрсә Ислам дөньясына һич каршылыксыз тарала, тыйбби чара күрелми торган Бохара вабасы кебек бөтен әтрафны каплап ала." Р Фәхретдин "Җәвамигуль кәлим шәрхе"

№26 (766461) / 11.04.2011 15:52:30

Нажия, Кактус болай ук надан язмый, кемдер аның исеменнән җәнҗал чыгарырга тели кебек. 

№25 (766456) / 11.04.2011 15:41:58

Нэрсэне бутарга да, нэрсэне ботарга икэнен мин синнэн сорамам элбэттэ.Тик кемне сойлап куялар, шул эшлэр. Уз остенэ йоклэп алынган вазыйфаны Аллах Тэгалэбез алдында утэрлэр. Элегэ кадэр алар кем житте шунын белэн кампютор артыннан гына узенэ кушамат куеп оршышып ятмадылар, хэр хэлдэ эшлэп йорилэр.Аларга Аллах Тэгалэбез исэнлеклэрен биреп, ярдэменнэн ташламасын иде, дип дога гына кыласы.

№24 (766439) / 11.04.2011 11:54:58

Наҗия ханыма хәзер нәрсә гайбәт, нәрсә гыйбрәт һәм нәрсә ул халык өчен эшләргә тиешле вазыйфаны өстенә алган кешенең эшенә бәя бирү икәнен генә аңлыйсы калган. Ягъни агач ботагы белән бармакны ботарга ярамый.

№23 (766438) / 11.04.2011 11:45:50

Наҗия ханыма хәзер нәрсә гайбәт, нәрсә гыйбрәт һәм нәрсә ул халык өчен эшләргә тиешле вазыйфаны өстенә алган кешенең эшенә бәя бирү икәнен генә аңлыйсы калган. Ягъни агач ботагы белән бармакны ботарга ярамый.

№22 (766437) / 11.04.2011 11:37:33

Наҗия ханыма хәзер нәрсә гайбәт, нәрсә гыйбрәт һәм нәрсә ул халык өчен эшләргә тиешле вазыйфаны өстенә алган кешенең эшенә бәя бирү икәнен генә аңлыйсы калган. Ягъни агач ботагы белән бармакны ботарга ярамый.

№21 (766374) / 10.04.2011 21:20:07

Начар фикер йорту турында.

Ачык белми торып берэунен,-фэлэн торле начар эше булырга кирэк,-дип, кешегэ карата яман уй-исэптэ булу - харам хэм бик начар холыктыр. Шунын очен Рэсулуллахтан С.Г.В.: " Яман уй-фараздан сакланыгыз, чоньки яман уй - ин ялган, нигезсез нэрсэдер. Бер-берегезнен яшерен хэм серле эшлэрен белергэ хэм сизэргэ йормэгез! Бер-берегез белэн ызгышмагыз хэм бер-берегезгэ хосетлек хэм кончелек кылмагыз. Хэмдэ бер-берегез белэн ачу хэм упкэ тотышмагыз, бэлки, барчагыз Аллах Тэгалэ кушканча кардэш булыгыз; Моэмин-моселман бер-бересенэ кардэштер, ана хичбер жэхэттэн жэбер хэм золым кылмасын хэм хич хурламасын".-дигэн.
Кешелэрнен гаеплэрен икенче кешегэ сойлэу гайбэт буладыр; гайбэт - шэригать буенча да, сэлэмэт гакыл фикере буенча да, хупланмаган, тэнкыйтле хэм яман эштер. Кешелэрне яманлап сина бер файда да килмидер. Тик кешелэр арасында синен кадерен, сина карата игьтибар бетэр.Хэм дэ кылган яхшы гамэллэреннен сэвабы югалыр.Мотэрэм жэмэгать ан булыйк.

№20 (766121) / 07.04.2011 21:49:02

5. Абу Ханифа сказал: «У Него есть Рука (йад), Лик (ваджх) и Сущность (нафс), о чем Всевыш-ний Аллах упомянул в Коране. Упомянутые Всевышним Аллахом в Коране Лик, Рука и Сущ-ность относятся к Его качествам, в отношении которых нельзя задавать вопрос «каковы (они)». Кроме того, нельзя говорить, что Его Рука – это Его могущество (кудра) или Его милость (ни’ма), поскольку в подобных высказываниях содержится отрицание (ибталь) качеств Аллаха, что являет-ся воззрениями кадаритов и мутазилитов » .
16. Абу Ханифа сказал: «Тот, кто скажет: “Я не знаю, где находится мой Господь: на небе или на земле”, – впал в неверие (кафара). То же самое относится к тому, кто скажет: “Он на Троне (аль-‘арш), но я не знаю, где находится Трон: на небе или на земле”» .

17. На вопрос одной женщины: “Где находится Тот, Кому ты поклоняешься?”, – Абу Ханифа ответил: «Воистину, Пречистый и Всевышний Аллах находится на небе, а не на земле». Когда же один человек его спросил: “А что ты скажешь про слова Всевышнего Аллаха: «Он с вами, где бы вы ни были» ?”, – Абу Ханифа ответил: «Это подобно тому, как если бы в письме человеку ты писал: «Я с тобой», – однако ты рядом с ним не находишься» .

19. Абу Ханифа сказал: «Поистине, Пречистый и Всевышний Аллах находится на небе, а не на земле». Тогда один человек его спросил: “А что ты скажешь про слова Всевышнего Аллаха: «Он с вами, где бы вы ни были» ?”Абу Ханифа ответил: «Это подобно тому, как если бы в письме че-ловеку ты писал: «Я с тобой», – однако ты рядом с ним не находишься» .
Әбү Хәнифә хәзрәтләре исән булса аны да ваһһабчылыкта гаепләрләр иде.

№19 (765889) / 05.04.2011 21:54:59

Анлашыла, хэр кемгэ майлы кальжа кирэк....бигерэк тэ кактуска.Бер ни белэн санашмый. Бэндэдэн тартынмасалар, Аллахтан курыксыннар иде. Дорес Нажия, маска астында гына кочлелэр шул барысы да, Стауслар.))))

№18 (765837) / 05.04.2011 19:31:26

Үзләрен әллә нинди мөселманнарга санаучылар бер берсенә юл бирә торган кешеләр түгел.Руслар әйтмешли от добра добра эзләүчеләр болар.

№17 (765795) / 05.04.2011 15:54:24

Хэр хэлдэ, Аллах Тэгалэбез туры юлдан тайпылдырмасын иде инде. Раббым, болар кебек адашканнардан булмасак иде.Кем эзли - шул табар, дигэн мэкаль бар бит, менэ шул искэ тоште.Монда- Аллах Тэгалэбезне хормэт иткэн, биш вакыт намазын укыган, ислам дине кушканча яшэуче бер генэ кеше дэ юк бугай. Шунын кадэрдэ тискэре, уз-сузле, ислам динендэ надан булган кемсэлэр утыра икэн монда.Эзлэгез...тагын табарсыз бэлкем. Хотябы гонахтан куркыгыз инде, сон кайсыгызнын бик оскэ чыгасы килэ, бирегез шуна юл.Кайсыдар язмада берсе, "Укучы" бугай эйтте бит,-Моселман моселманга -кардэш,димэк- моселманнар туганнар. Нигэ сон кеше колдереп бер-беренне сугеп, эллэ нинди мэзхэб, бидгать сойлэп, кеше башы катырып утырасыз.Языгыз гыйбрэтле хэллэр белэн вэгазь.Кемнэрдер укып вэгазьлэнер иде, гыйбрэтлэнер иде. Оятсызлар, чыгырыгыздан чыга башладыгыз бит инде.Аллах Тэгалэбез хэммэбезне дэ туры юлга бастырсын инде.....

№16 (765751) / 05.04.2011 11:47:31

Вэт кеше башын бутап та курсэтэсез сон.

№15 (765749) / 05.04.2011 11:40:10

Җамбакты авылыннан Саләхетдин Арыслани сораулары:
“Беренче сорау: бер кеше, Болгар авылына барып, сарык чалыр идем, дип нәзер әйтсә, шул әйткән нәзерен шунда барып чалырга тиешлеме? Монда чалса да дөрес буламы? Чалгач, нәзер итен үзенә ашарга дөрес булырмы?
Икенче сорау: “Әгәр эшләрегездә аптырасагыз, кабер әһелләреннән ярдәм эстәгез”, - дигән хәдис дөресме (сахихмы)? Дөрес булса, кабер ияләреннән ярдәм сорамак ни рәвешле булыр? Ошбу сорауларга җавап бирсәгез иде.

Беренче сорауның җавабы:
Болгар авылына әйтелгән нәзер, шул авыл фәкыйрьләренә бирергә дип ниятләнгән булса, башка төрле ният булмаса, шунда барып чалып, шундагы фәкыйрьләргә бирергә тиешле була. Нәзер, ягъни нәзергә биреләсе әйбер, сарык булсын, я башка нәрсә булсын – бөтенләе садака булганга күрә, иясенә аннан файдалану дөрес булмаска тиеш.
Әгәр Болгар авылына аталган сарык, шул авылдагы “изгеләр кабере” дип йөртелгән кабер ияләреннән көч һәм файда өмет итеп ниятләнгән булса, бу төрле нәзер: “Исламда гакыр (кабер өстендә мал чалу) юк” (Әхмәд Әнәстән дөрес иснад белән китерә) хәдисе белән батыл вә харам нәзер була. Бу рәвештәге нәзерләр, потчылар вә мәҗүсиләрдән, җәһилияттән калган гадәтләр булып, Ислам шәригатендә батылдыр. Мәрвәзи, Габдер-раззакларның риваятләренә күрә, җәһилият (Ислам дине килгәнчегә кадәрге чор) заманында гарәпләр каберләргә сыер вә сарыклар чала торган булганнар (“гакыр” шул була). Безнең бу җирдә бүген дә ар халкында, үлекләргә аш куябыз, дип ел саен теләүлекләрендә ат-сыер чалу кебек мәҗүсият гадәте һаман бар. Расүлүллаһ бу эшнең Исламда юклыгын белдереп, мәзкүр хәдис белән тыйган.
Нәтиҗәдә, корбан чалу, намаз уку кеби гыйбадәт булган гамәлләрне каберләрдә кылуга Ислам шәригатендә юл юк. Әгәр бер кеше бу төрле гамәл белән нәзер әйтсә, бу нәзерен үтәү дөрес булмый, бәлки гөнаһ була. Бу төрле нәзер – гөнаһ булган эш белән ант иткән хөкемдә булып, үтәгән тәкъдирдә гөнаһ, үтәмәгәндә кәффарат тиешле була. Әхмәд вә Бохари вә “Сүнән” авторларының хәзрәти Гайшәдән күчерелгән хәдисенә күрә, Расүлүллаһ: “Кем Аллаһка буйсынырга нәзер әйтсә – буйсынсын, кем исә гөнаһ кылырга нәзер әйтсә – гөнаһ кылмасын!” хәдисе белән гөнаһ булган нәзерне үтәмәскә боерадыр.
\"Әд-дин вәл-әдәп\" журналы, 1916 ел, 10 нчы сан, 16-23 битләр.

Менә традицион ислам шушы, ә Хәбибрахман әкиятләре түгел.

№14 (765722) / 05.04.2011 01:58:55

Аңга килегез,иптәшләр.Татарлар семит гарәп идеологиясе туганчы үз АҢнарын белгәннәр:

http://ufa-tatar.livejournal.com/

№13 (765668) / 04.04.2011 21:54:33

// Голәмә әйтүенчә,//
Синең голәмә шул Илдус белән Венерулладыр инде. Ә чынлыкта исә һәр өммәт үз пәйгамбәрләре артына басачаклар. Әлхәмдүлилләһ, без үзебезнең Мөхәммәд (с.г.в.) артына басачакбыз, менә сез Фиргауннар һәм апостол Павеллар артына басуыгыз бар. Аларның гамәлләрен мөселманнарга тырышып-тырышып тагасыз.

№12 (765667) / 04.04.2011 21:43:56

Голәмә әйтүенчә, Кыямәттә һәр мөселман үз имамы артына басыр, иншә Аллаһ. Хәнәфиләр имам Әбү Хәнифә артына, шәфигыйләр имам әш-Шәфигый артына. Ә ибн Габделваһһабны мактап телләре талмаган лекторларның лекцияләренә атлыгып торучылар һәм безгә традицион Ислам кирәкми, безгә яңасын бирегез диючеләр кем артына басыр соң? Әлбәттә, үз имамнары - ибн Габделваһһабның артына. Тагын да аның артына кем басар икән? Әлбәттә, белем алу юлына чыккан 300 дән артык Беслан баласын үз идеологияләре өчен корбан итүче хәшәрәтләр басыр. Ибн Габделваһһаб иярченнәренең бу ике төркемен нәрсә көтәр ул көнне. Әлбәттә, уртак язмыш, әстәгизү билләһ. Шуңа күрә, «без кеше шартламыйбыз бит, без традицион Исламны тәнкыйтьләүче лекцияләргә генә йөрибез» дип юатмагыз үзегезне, нетрадицион Ислам тарафдарлары. Нетрадицион ориентация хәерлегә илтмәс ул.

№11 (765666) / 04.04.2011 21:27:02

Мин әйткән идем бит җәмәгать,"тиздән бу аңгыра бидгатьчеләр Пәйгамбәребезне дә (с.г.в.)Ваһһабит дип атый башлыячаклар", дип. Менә нәрсә яза автор: //Бүген мөселманнарны үзара ызгыштыру өчен мөселман секталарын, аеруча ваһһабчылыкны ХХ гасырда гына уйлап чыгардылар дигән фикер таралган, әмма бу ялгыш фикер. Мөселман секталары 1400 ел элек барлыкка килә башлады. // Нәкь 1400 ел элек (610 елда) Пәйгамбәребезгә (с.г.в)пәйгамбәрлек бирелде һәм вәхий иңә башлады. Ул 3 ел буе яшерен дәгъват кылды. Димәк Пәйгамбәребез (с.г.в.) яшерен дәгъват кылганда инде ваһһабитчылык тарала башлаган була.
Авторга теге 13 мең тамган булса кирәк, менә ул нәрсә яза: //Яңа мөфтиебез дә бер интервьюсында дини яңарышыбыздагы мәчет биналары төзү этабы бетте, рухият-мәгъфирәт үстерү этабына күчәбез дигән иде. // Сайлаулар кайчан узды соң бәбекәем??? Шатлыктан башы әйләнеп нәрсә язганын да чамалый алмый бичара.
// Пәйгамбәребезнең хәдисләрен дә мыскыллыйлар// Әйе, Илдус кебекләр Пәйгамбәребезнең хәдисләрен дә мыскыл итеп: "Фиргауннар да, греклар да 3,7,...елын уздырганнар, бездә уздырабыз", ди. Юкса Пәйгамбәребез (с.г.в.)әйтеп тора: "Һәр яңалык -тәмугка илтә", дип.
Бусы тагын нинди сүз инде: //Мәсәлән, без, традицион ислам вәкилләре - хәнәфичеләр - имам Әбү Хәнифәгә иярүчеләр дип горурланабыз.// Син Габдрахман энем "традицион ислам"вәкилеме? Әллә Хәнәфичеме? Хәнәфи мәзхәбе бу шәригатьтә булмаган бидгатькә каршы, "традицион ислам вәкилләренең гамәлләренең 80%ы бидгать гамәлдән генә тора.
Кыскача әйткәндә энем, мәкаләне заказ белән язганда да чак кына булса да логатькә ятышлы язарга кирәк.

№10 (765659) / 04.04.2011 21:00:44

Мөфти сайландымыни инде?

№9 (765631) / 04.04.2011 19:19:07

"Мәсәлән, мәчетләрдә таратылган ваһһабчыл газетадан цитата: «Кем Аллаһ күктә дип инанмый - шул кяфер». Ә сөнниләр: «Аллаһ урынга, юнәлешкә һәм башка һичнәрсәгә дә мохтаҗ түгел», - диләр"
и бичаралар! бу сузне имам Абу Ханифэ эйткэн! Причем монда ваххабилар?! Имам Абу Ханифэ Аллах кайда дип сорагач куктэ дигэн!!!Анын кулы да, кузлэре дэ бар, лэкин безнеке кебек тугел, кем дэ кем мона ышанмый ул кеше кэфер була дигэн! Наданлыгыгыз белэн телэсэ нэрсэ язмагыз. Мэзхэбне яхшылап ойрэнегез!!

№8 (765616) / 04.04.2011 17:45:55

Сорыйм эле,Узенэ рэхмэт,шулай матур аралашканын очен.Алар Дэу энилэрен кунакка гына кайтып курэлэр,или кунакка алып килгэндэ.Эле комп артында утырганда миннэн кинэш сорыйлар:Энии,миннэн жизни абый акча алып торды(мин эштэн кайтканчы),пусть ул акчаны бирмэсеннэрдэ ди,ана хэтледэ алган булган.Э ул туганнар зур коттедждаяши,иномарка.Алар кайчандыр безгэ булышып яшэгэннэр икэн-шуныда кызым онытмаган...И дорестэ эшлилэр,ул ничэ меннэр буген бар иртэгэ юк.Бер берен белэн яшэгэндэ генэ тормыш бара торгандыр ул.Без эни очен улеп яшибез,алар минем очен-кургэнемчэ Аллага шокер!!!Бер-беребез белэн гел кинэшлэшеп яшибез....

№7 (765610) / 04.04.2011 17:13:41

Мишярка,
мин синең өчен бик шатмын.
Шушындый гаиләләр күбрәк булсалар иде.
Үзең өйрәтәсеңме соң балаларыңны?
Әниең өйрәткән, син өйрәткән түгел бит.

№6 (765572) / 04.04.2011 13:34:28

Тошке ашны ашап килгэн арада,яхшы сорау:Аллага шокер Энием исэн-сау,гел сойлэшеп торабыз,бу араларда энием янына кайтам алла бирсэ.Энием абый-килен белэн торалар,килен дип бер тапкыр эйткэне булмады,менэ дигэн торалар.80 яшендэ Казанда энигэ онкология больницасында оперция ясадылар,конешно кире бормакчылар иде карт инде дип,но балалары аркасында ясарга мэжбур булдылар.Эниемэ Алла бирса84 тула.Монны нигэ дип язуым-минем кызларым Дэу энигэ кайтырга кирэк,базар буйлап Дэу энилэренэ чиккэн яулык,кулмэк х.б,дини китаплар...Ботен кирэк яракны( баштан-аяк)жыймыйча кайтмыйлар.Аллага шокер табын артыннан Аллахы тэгалэгэ рэхмэт эйтеп торалар,берэр суз дэшсэн,Эни тукта эле догамны укып бетерим эле дип куя,калганы телэклэре булса узлэреннэн тора.Бэтен туганнарым уразаны калдырмый,абыемда мэктэп директоры булуына карамастан.Эле безгэ укыргада укырга биииик куп,бу биттэ Эниемне искэ алып яздым, трактористлар битендэ Этием мэрхумне.Килэчэктэ ышанычым зур,Аллага шокер.Кияуемдэ бик ихтирам белэн карый уземэ,мэжелеслэрдэдэ аракы... эчми А.Ш .Тфу-тфу...тэмэке тартмый.Тэмле ризыклар белэн сыйлап торырга тырышам узен улым иттереп .Илдэ иминлек-тынычлык, остэллэребез мул булып торсын!!!Хэрберебез хормэткэ лаеклы булып яшик.....

№5 (765564) / 04.04.2011 12:54:25

\\Бу "җиһад" беренче чиратта традицион мөселманнарга һәм дин остазаларыбызга каршы алып барыла.\\

Җиһад җир йөзендә Аллаһының Сүзен өскә чыгару, мөселманнарны кәфер астыннан чыгару, ислам шәригатен урнаштыру һәм аның тантанасы өчен алып барыла.

Шушы эшне тормышка ашыру өчен ир-егетләр, яшьләр, хатын-кызлар, хәтта бала-чагалар да җаннарын да малларын да кызганмыйлар.

Бу эш олугъ сөннәт. Ул пәйгамбәребез салла Аллаһу галәйһи вә сәлләм вакытында, тугъры хәлифәләр чорында, аннан соң да, хәзер дә алып барыла.

Хәзерге чорда ислам дәүләтләре җитәкчелеге арасыннан берсе дә моны теләүче булмаганга күрә (чөнки алар дөньяда яшәүдән канәгать,башкалар фәкыйрьлектә булса да, алар бал - май эчендә), бу эш гади мөселманнар өстендә фарыз-гайн булып тора.

№4 (765562) / 04.04.2011 12:29:58

Мишярка.Үзебезне шулай искә алучылар булырмы икән,без үлгәч?
Каламы соң бездән ,әнкәң кылган кеби гамәлләр?

№3 (765555) / 04.04.2011 11:57:49

Нурислам,Сезнен язмаларыгызны укыган саен яшь чакта энинен безгэ укыганнры,сойлэгэннэре искэ тошэ бара,Рэхмэт сезгэ,иренмичэ шулай жаваплар биреп безне соендергэннэрегез очен!

№2 (765549) / 04.04.2011 11:37:59

Динебез ислам пәйгамбәребез салаАллаһу галәйһи вә сәлләм үз вакытында җир йөзендә аны ничек урнаштырган булса ул шул көе.

Аның традицион яки традицон булмаган өлешләре юк.
Ул татар исламы да, гарәп исламы да,евроислам да,фундаменталь да һ.б. да түгел.
Ул бөтен кешелек дөньясы өчен универсаль:

"21.Әй, кешеләр! Табыныгыз Раббыгызга,(Ул) сезне халык кылды
һәм сездән элеккеләрне дә – бәлки сез тәкъвә булырсыз.",- ди Аллаһ Тәгалә Коръәни Кәримдә.Әй кешеләр дип башлана торган һәм кешеләргә мөрәҗәгать итә торган аятьләр, Коръәни Кәримнең универсаль һәм бөтен кешеләр өчен дә икәнлеген аңлата.

Шул ук вакытта, динебез ислам җир йөзендә урнаштырылган вакытыннан башлап, дөнья азагына кадәрле актуаль.

Ул Хәбибрахман Казани теләге белән дә, Нурислам теләге белән дә үзгәрми.

Һәм динебез ислам мәшһүр мәзхәбләр белән дә нык аерылмый. Бары тик кайбер бик әһәмиятле булмаган фикх мәсьәләрендә генә
әз аерыла.

Динне үз теләге белән үзгәртәсе килүчеләр шулай ук, традиционалистлар булып һәм 73 сектаның берсе булуы мөмкин.

"...Менә бүген динегезне төзеп бетереп тулы кылдым, бирәсе нигъмәтләремне дә ислам дине белән бергә биреп бетердем сезгә һәм риза булып ислам динен сезгә ихтыяр кылдым..." (5 нче сүрәдән, Ногмани рахимуллаһ тәфсире)

Адашып Аллаһ тәгалә күрсәткән туры юлдан чыгып китмәс өчен пәйгамбәребез салла Аллаһу галәйһи вә сәлләм Коръәни Кәримгә, үзенең һәм тугры хәлифәләрнең сөннәтенә урт тешләребез белән ябышырга кушты.

Госманлы империясенең таркалуы Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгаләнең ихтыяры белән шулай ук тәкъдир ителгән иде. Һәм ул чорлар инде артта калды.

№1 (765515) / 04.04.2011 08:16:33

//яңа мөфтиебездә бер...//
мөфти саайланып тәгәенләндемени инде? сайланмыйча гына мөфти булдыма?

Хәбибрахманның бу язмасы совет заманында языла торган шаблонный язманы хәтерләтте. укып чыккач яңадан тәһәрәт аласы килеп китте.

соры корт әйткәннәр дөрескә туры килә башлады ахрысы.

аңлавымча автор мөсельманнарны 73 сектага түгел,173 сектага бүләсе килә бугай. ну-ну.
нинди халык соң без??!

админ сөртеп атар кәнишне...

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar