|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.04.2011 Җәмгыять
Ерактагы якын кардәшебезФинляндиядә яшәүче татарлар зур югалту кичерде – 23 мартта 85 яшендәге Финляндия Ислам җәмәгате шәрәфле рәисе Абдулла АЛИ вафат булды. Абдулла әфәнде 1925 елның 9 декабрендә Хельсинки шәһәрендә дөньяга килгән. Яшь вакытыннан алып әтисе Абдул-Каюм әфәндегә сәүдә эшендә ярдәм иткән.
Мәктәпне тәмамлагач сәүдә мәктәбендә белем ала. Икенче Бөтендөнья сугышында фронтка китеп туган иленә олы хезмәт күрсәтә. Сугыштан кайткач сәүдә тәҗрибәсен арттыру нияте белән Лондонга сәфәргә чыга. Кайткач, мех кибете ачып җибәрә. Мех сату гына түгел, келәм сату һәм йорт төзелеше сәүдәсен дә уңышлы рәвештә алып бара.
Абдулла әфәнде яшь вакыттан татар мәхәллә эшләре белән кызыгып, җәмгыятьнең идарәсенә керә, озак еллар мәхәлләнең хуҗалык эшләрен башкара. Җәмәгать эшеннән тыш“Йолдыз” спорт клубы җитәкчесе булып сайлана һәм клубның хәрәкәтенә күп өлеш кертә. Аның җитәкчелеге аркасын- да татар егетләре Алжирга кадәр барып футбол уйнаган.
1950 еллар ахырында мәхәллә тарафыннан оештырылган Ислам йортын төзү комитетын җитәкли. Шул комитет тырышлыгы аркасында барлыкка килгән якташларыбызның дини-милли үзәге бүген дә Хельсинки шәһәренең уртасында мөселманнарга нур сибеп тора.
1982-1984 елларда Абдулла әфәнде Финляндия Ислам җәмәгатен аның рәисе булып җитәкли һәм 1995 елда мәхәлләнең мактаулы рәисе исеменә лаек була.
Абдулла Али әфәнде диндар кеше иде. Ул ураза тотты, намазларын калдырмады. Гомерендә хаҗ һәм гомрә гыйбадәтләрен үтәде. Төрле илләрдә дин җитәкчеләре белән элемтәдә булып торды. Россиянең бик күп имамнары һәм мөфтиләре Абдулла әфәндене якын күрделәр.
Абдулла Али тарихи ватанын да онытмады, Нижгар якларына, әтисенең туган авылы Актукка килеп туганнары белән аралаша иде. Ул мәшһүр җырчы Р.Ваһаповның туганы, 1950 елларда Ваһапов концерт белән Ленинград шәһәренә килгәндә күрешеп сөйләшкән кеше иде.
Абдулла Али хатыны Өлкән ханым белән матур һәм тигез тормыш яшәделәр, бер-берләренә хөрмәт күрсәттеләр, ике ир һәм бер кыз бала үстерделәр.
Абдулла Али әфәнденең мәң-гелеккә китүе зур югалту булды. Ул Финляндиядә яшәүче якташ татар җәмәгатенең алтын баганасы, горурлыгы, терәге иде, җаны-тәне белән җәмәгать өчен кайгырып, яшь буыннарга кыйммәтле нәсыйхәтләр бирде. Ялгыш адымнардан кисәтә иде. Тугрылыклы кеше булып башкаларга да тугрылыкка һәм тырышчанлыкка үрнәк күрсәтте.
Аллаһы Тәгалә Абдулла әфәнденең рухын шат, урынын җәннәттә әйләсен. Кылган бөтен саваплы эшләрен кабул кылып, мәңгелектә Аллаһының ризалыгына ирешергә насыйп булсын иде.
Фотода: Абдулла Али хатыны Өлкән белән.
Финляндия Ислам җәмәгате имамы Рамил хәзрәт БЕЛЯЕВ |
Иң күп укылган
|