• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 05.08-15.08 Кыргый планета. Казан циркы. 18:00
  • 06.08-15.08 Салават. 33 сезон. Камал театры
  • 16.09 Niletto. МВЦ «Казань Экспо», КЗ им. И.Шакирова. 19:00
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 21.09 Дима Билан. Пирамида. 19:00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 05 Август
  • Мәдинә Маликова - язучы
  • Зөфәр Хәйретдинов - җырчы, композитор
  • Наилә Ибраһимова - актриса
  • Салих Баттал (1905-1995) - язучы
  • Фәрваз Миңнуллин (1934-1994) - язучы
  • Рәйхан Халитов - блогер
  • Эльмира Гыйльфанова - җырчы
  • Надир Әлмиев - рәссам
  • Илгизәр Миргалимов (1942-2019) - дирижер
  • Фәрит Шиһапов (1951-2020) - музыкант
  • Гвардейская урамында озак вакытка фатир арендага бирелэ (студент кызларга яисэ гаилэле кешегэ). Фатир беренче этажда урнашкан. Якында гына остановка hэм кибертлэр. 10000 + ком услуги. Телефон 89586247928 (17.00 сон шалтыратырга)
  • Приглашаем на работу водителя кран манипулятора Ниссан, Изуцу. Работа сменная в Альметьевске(оплата за проживание с нас). Зарплата 2300 минимум и +.. Тел.89376209888
  • Исэнмесез. Метро Аметьева, Горьки яки Карбышева, Даурский, Мавлютова урамнары тирэсеннэн 1 булмэле квартира яки бүлмә снимать итәргә эзлибез. Медколледж тирәсендә. Тел. 89600475151
  • Зернодробилка молотковая сатам. Складта бар. Заказга да эшлибез. Төрле иләкле ясап була. 200-700 кг/сэг производительность. Электродвигатель 2,2 кВт/3000 об. Бункеры 40 л. Башка бункер, опорный рама, пульт управления да куя алабыз. Төрле районнарга, төбәкләргә җибәрә алабыз. Яхшы сыйфатлы. Бар деталләрен үзебез ясыйбыз (двигателдан кала). Гарантиясы бар. Татарстан, Яр Чаллы 8 (917) 921 52 90
  • Казан, “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйдә 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 10000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
  • 1.6 яшьлек угез ите август башында суясы .Ботлап.Актаныш районы 89872229472
  • Казан шэхэрендэ субаренда очень 1 булмэле фатир снимать итэм, озак вакытка.тэртип,чисталык,уз вакытында тулэуне ышандырам. Тел. 89179060102. 89274868157
  • Казан, Вахитов районы, Хороводная, 50. 1комн. квартира, 2 лоджия, 51 м2.Риэлторсыз, озак вакытка. 89655886519 ваатсап.
  • Туй, туган көн, юбилей һәм башка уңайдан якын кешегез белән хәтирәләрне теләкләр аша үреп,оригиналь шигырьләр,проза,рәхмәт сүзләре,бәет,җыр текстлары иҗат итәм.Һәр кешегә индивидуаль караш.Кулай бәяләр.Заказлар алдан алына.89083405794 ватсап.
  • Сдаю 1 комнатную квартиру в Наб. Челнах в 62 ком-се молодой семейной паре или двум девушкам студенткам. 89093132683 вацап
 
 

 
Архив
 

               

01.04.2011 Мәдәният

Милли балалар әдәбияты һәм милли матбугат бүген ни рәвешле туган телне өйрәнүдә ярдәмче була ала?

Милли балалар әдәбияты һәм милли матбугат бүген ни рәвешле туган телне өйрәнүдә ярдәмче була ала? “Татмедиа” агентлыгында ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы, ТР Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары, Татарстан китап нәшрияты вәкилләре, балалар һәм үсмерләр өчен татар телле басмалар мөхәррирләре, укытучылар, тәрбиячеләр катнашында узган “түгәрәк өстәл”дә әнә шул хакта фикерләштеләр.

Тормышыбызда көннән-көн заман технологияләре казанышларына, Интернетка күбрәк урын бирелгән бер вакытта замана балаларын кәгазьдә басылган китаплар, газет-журналларга җәлеп итеп буламы, булса ничек итеп? Бүгенге “түгәрәк өстәл”дә катнашкан һәм бу проблема белән турыдан-туры очрашкан нәширләр, мөгаллим-тәрбиячеләр, каләм ияләре, вакытлы матбугат вәкилләре моның мөмкин эш икәнен исбатлап, аны тормышка ашыру буенча үз күзаллауларын җиткерде.

 

Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе урынбасары Нурия Беломоина бүген республикада татар телендәге газета-журналлар санының артуын (112 газета һәм 28 журнал), әмма аларда милли кадрларга кытлык булуын ассызыклап, аларның әзерләүне балалар бакчалары, мәктәпләрдән башларга кирәклеген тагын бер кат искәртте. Ә бакча-мәктәпләрдә туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә балалар өчен милли басмаларның үз роле булырга тиеш.

 

Татар телендәге балалар журналлары арасында чагыштырмача иң яше һәм зур тиражлысы (10 мең нөсхә) булган “Салават күпере” журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснетдинов басма продукциянең урыны һәрвакыт Интернет белән яшәшә булачак, дип инандыра. Дөрес, ди ул, басма традицион форматта гына чыкканда ул укучылар арасында кызыксыну кимүенә яки бөтенләй укучыны югалтуга китерәчәк. Шуңа күрә балалар өчен журнал яки газетаны нәшер иткәндә, интерактив алымнар зур роль уйнарга тиеш. Рус телле басмалар арасында балалар өчен уен формасындагы төрледән-төрле китаплар, журналлар тулып ята. Ә менә татар теллеләре генә юк. “Күбрәк мәктәпкәчә яшьтәге балаларга йөз тоткан “Салават күпере”е журналы чыга башлауга 20 елдан артык вакыт үтте. Шул чор эчендә аның формасы да, эчтәлеге дә шактый үзгәрде. Басма бүгенге көндә балалар бакчаларында, башлангыч сыйныфларда татар теле дәресләре уздырганда, яки сыйныфтан тыш уку програмасында файдаланыла. Хәзер редакциягә татар, инглиз, рус телен камил белгән һәм бу өч телдә дә иҗат итәргә сәләтле яшьләр килде. Алар журналга яңа сулыш өрде. Журналның төрле темаларны яктырткан кушымталары нәшер ителә. Шулай да кече яшьтәге бала булсам, туры почмак калыбындагы бу журнал мине кызыксындырмас иде. Ул уенчыклар рәвешендә, яки уенчык кушылмалар белән баетылган басма булырга тиеш. Без моны аңлыйбыз, журналның форматын үзгәртү буенча идеяләр дә бар. Тик әлегә моңа финанс мөмкинлекләре һәм бу теләкне тормышка ашыра алырлык технологияләр юк”, - ди Зиннур Хөснетдинов. Ул шулай ук елга бер тапкыр гына булса да, журналны кушымта рәвешендә уенчыклар, танып-белү юнәлешендәге аудиоязмалар белән баетып чыгару теләген җиткерде. Шулай ук “Салават күпере”нең баш мөхәррире төрле яшь категориясенә караган материалларны бер басмада бирү дә үзләштерү өчен катлаулы дип саный. Журналның малайлар һәм кызлар өчен аерым кушымталарын булдыру да кызыклы булачак, ди ул.

 

Зиннур Хөснетдинов тагын бер инновацион проектны тормышка ашыру идеясе белән януларын җиткерде. Ул балаларга татар телен өйрәтү буенча “Салават күпере. Кыйбла” кушымтасы булачак. Аны версткалауда балаларның үзләрен дә катнаштырырга уйлыйлар.

 

“Сабантуй” газетасының баш мөхәррире Айдар Гыймадиев та балалар-үсмерләр өчен басмалар мәктәпләрдә туган телне өйрәтү буенча ярдәмче, кызыксындыру чарасы булырга тиеш, дигән фикердә. Ул да кызыксыну уяту өчен, гади язма рәвешеннән генә китеп,уен формаларына өстенлек бирү ягында.

 

Балалар басмалары арасында чал тарихлысы – “Ялкын” журналы. Аның аудиториясе 12-17 яшьлек мәктәп укучылары. Ягъни бу категориянең төп игътибары Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнүгә китә. “Шуны күздә тотып, март саныннан башлап журналда “Репетитор” дигән сәхифә булдырдык”, - ди баш мөхәррир Йолдыз Миңнуллина. Ул моңа кадәр журналның төп укучылары вузларның татар филологиясе факультетларына яки журфакның татар бүлегенә керергә әзерләнүчеләр булуын искәртте. “Рус телле балаларны да татар теленә өйрәтү буенча ихтыяҗ бар. “Ялкын” рус телле балаларны татар теленә өйрәтүдә ярдәмче була алыр иде. Бүген татар телен традицион ысул белән генә өйрәтеп булмый. Грамматика гына өйрәнү аралашканда киртә тудыра. Журналда аралашу дәресләре, күнекмәләр формасында тел өйрәтүгә урын биреп булыр иде”, - диде ул.

 

Йолдыз Миңнулллина тагын бер проблемага тукталды. Журнал БДИ га әзерләнүче 9-11 сыйныфларга күбрәк игътибар биреп, 7-8 сыйныф укучыларын икенче планда калдыра кебек. Аның сүзләренә караганда, басманы барлык яшь категориясе мәнфәгатьләрен чагылдырган ике яклы итеп чыгару идеясе бар. Моның өчен финанс проблемасын хәл итәргә, журналның битләр санын арттыру мәсьәләсен чишәргә кирәк булачак.

 

Татарстан китап нәшрияты директоры Дамир Шакиров проблеманы тагын да тирәнрәк куйды. Аның белдерүенчә, бүген татар телле балалар матбугатын, китабын яшәтү һәм үстерүдә проблемалар комплекслы чишелеш сорый. Беренчедән, тираж азлыгы аның укучылар даирәсен азайта, икенчедән бюджет кытлыгы комачаулый. “Авторлар белән бәйле проблема да бар. Бүген балалар психологиясен аңлап язучы авторлар бик аз”, - дип искәртте ул. Аның ассызыклавынча, балалар аңына күп мәгълүмат рәсемнәр, уенчыклар аша керә. “Татар телендә сөйләшүче уенчыклар булдыру да бик мәслихәт булыр иде. Ләкин бүгенгә идеяләрне тормышка ашырырга технологияләр юк, аның өчен Сингапур яки Кытайга барсак кына инде”, - ди ул. Ул шулай ук китап тарату системасының бүген эшләмәвенә тагын бер кат игътибар юнәлтте. Шулай ук бүген, беренче эш итеп, интерактив характердагы балалар китаплары, басмалары аша телгә мәхәббәтне күп кенә ата-ананың үзендә тәрбияләргә кирәк әле. Шул вакытта гына алар балаларында татар басмасы аша туган телгә мәхәббәт уята алачак.

 

“Түгәрәк өстәл”дә балалар басмаларының тиражларын арттыру юллары, аларга “Татмедиа” аша грантлар оту мөмкинлеген тудыру, ТР 2015 елга кадәр Мәгарифне үстерү буенча программасында балалар басмаларына урын бирү һ.б. мәcьәләләр каралды.


Айгөл ФӘХРЕТДИНОВА
Татар-информ
№ | 31.03.2011
Татар-информ печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№10 (765448) / 03.04.2011 20:29:33

Шәхси нәшир, "Сабыйга" да чыгудан туктадымыни? Оныгым өчен язылырмын дигән идем.

№9 (765436) / 03.04.2011 19:38:28

Мөгаллимәгә. Әлбәттә, шәхси нәшритяларга чыгымнарын үзләренә капларга туры килә, шуның өчен керем булмый калганда, никадәр генә милли җанлы булуларына карамастан, нәширләр кесә якларын кайгыртып, эшләрен дә туктаталар. Эшләп карыйм әле, булдырып булмаса туктатырмын дип кайсы гына газет-журнал мөхәррире эшкә тотына микән? Һәрберсе дә яхшыга өметләнеп башлый. Бер бизнесмен да үз мәсләгенә эш булмаганлыктан тотынмагандыр. Тик әзләре генә үз максатларына тугры кала. Ә \"Татарстан укытучысы\" мөхәррире бик тиз биреште кебек, ә бәлки төп эш урынындагы мәшәкатьләре күптер.
Дотациядә утырганнар СМИларга, бер уйлаганда, эчтәлек һәм форма юнәлешендә яңартылырга кирәк тә бит (аларга акча саныйсы юк), тик бүгенге көндә андый хәл күзәтелми.
Ә без чыгарасы журналның киләчәге өметле, \"эреп юкка чыга\" торгандай түгел.

№8 (765206) / 02.04.2011 14:34:57

Нәбирә ханым китап чыгарган саен электрга бәяләр күтәрелә.

№7 (765203) / 02.04.2011 13:39:37

Шәхси нәшир, синең җурналың да Нәбирә ире редакциясендә чыккан "Татарстан укытучысы" җурналы кебек эреп юкка чыкмас микән соң? Вәт укытучыларны кызык иттеләр: төп башына утыртып калдырдылар. Шуннан җыелган акчага Нәбирәнең гамәлгә яраксыз өч томлыгы дөнья күрде.

№6 (765199) / 02.04.2011 13:11:52

"Сабыйга" да тукталды ахыры,"Мирас" ябылгач.

Нинди яхшы журналын яптылар бит,эт ялагырлары..

№5 (765166) / 02.04.2011 10:14:27

Тагын бер тапкыр буш сүзләр сөйләүгә кайтып калган "түгәрәк өстәл" булган. Бүгенге көндә эчтәлекне, форманы үзгәртү өчен бик зур суммалар кирәк түгел, теләк һәм дәрт кенә булсын, акча ничек тә табылачак. Сүз уңаеннан, 2012 елдан нәкъ менә балалар бакчасы яшендәге кечкенәләр өчен өр-яңа журнал бастыра башлыячакбыз, пилотный саны апрельдә дөнья күрер дип планлаштырабыз. Алдан шапырынасы килми, тик бер әйбер генә анык: журнал чыннан да кызыклы, бай эчтәлекле, уен формасына корылган булачак

№4 (765097) / 01.04.2011 21:38:32

"Салават купере" 20 ел эчендә узгәрде , дип кемне ышандырмакчы була икән баш мөхәррир? Нинди узгәреш? Ничек буш журнал булды - шундый ук буш булып калды. 2-3 яшҗлекләр өчен дә, 4-5 яшьлекләр өчен дә кызык тугел ул журнал. Бер генә тәрбиячедән дә ишеткәнем дә юк ул журнал турында рәтле сүз. Беркемгә дә ошамый ул. Шулкадәр БУШ булыр икән. Балалар журналы дип тә инде алай ук җавапсыз карарга кирәкмидер, бераз тырышып чыгарырга кирәк. Оят, билләhи , журнал исеме кутәреп йөруе...

"Басма бүгенге көндә балалар бакчаларында, башлангыч сыйныфларда татар теле дәресләре уздырганда, яки сыйныфтан тыш уку програмасында файдаланыла. "
Ничек итеп??????? Бармы анда файдаланырлык материал???? Нигә ялганлыйсыз???????

№3 (765026) / 01.04.2011 13:46:26

/“Түгәрәк өстәл”дә балалар басмаларының тиражларын арттыру юллары, аларга “Татмедиа” аша грантлар оту мөмкинлеген тудыру, ТР 2015 елга кадәр Мәгарифне үстерү буенча программасында балалар басмаларына урын бирү һ.б. мәcьәләләр каралды./

Ярар, каралсын да ди. Тик берәр төпле генә фикер булдымы соң инде? Нишләтәбез балалар әдәбиятын?

№2 (765015) / 01.04.2011 13:18:41

тагын купме буш суз

№1 (765006) / 01.04.2011 13:01:55

балалар эдэбияты юк ул буген бездә. эдэбият та, тэржемэ дэ, эдэби тэнкыйть тэ юк. бетте, улде..

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar