|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.05.2023 Мәдәният
Бүген Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе тапшырылачак
31 май көнне 18:30 сәгатьтә Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы узачак. Легендар татар җырчысы Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреатлары: «Вокал» номинациясендә (хатын-кызлар) – ТР халык артисткасы Сөләйманова Флюра Зиятдин кызы; Илһам Шакировның иҗади юлын дәвам итү һәм милли вокаль традицияләрне саклап калу өчен 2020 елның 22 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе гамәлгә куелды. РСФСР халык артисты (1983), Тукай премиясе лауреаты (1970) җырчы Илһам Гыйльметдин улы Шакиров (1935 - 2019) исемен мәңгеләштерү максатында булдырылган. Премия Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 2021 елның 15 февраленнән башлап ике елга бер мәртәбә тапшырыла.
--- |
Иң күп укылган
|