|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.05.2023 Фаҗига
Бер бала баткан, икенчесен коткарганнарБашкортстанда суда чираттагы фаҗига теркәлгән. Кичә, 27 май көнне, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсенә Благовещен районы Саннинское авылындагы күлдән батып үлгән бала гәүдәсен чыгарулары билгеле булды. Җирле халык 2016 елгы баланың гәүдәсен хокук саклау органнарына тапшырган. Ведомствода хәбәр итүләренчә, бала су коенганда батып үлгән. Шунда ук 2015 елгы кыз бала да су коенган булган. Аны коткарганнар.
Су коену урыны махсус җиһазландырылмаган булган.
“Хөрмәтле ата-аналар, сезне чираттагы тапкыр балаларны ялгызы су коенырга рөхсәт итмәскә чакырабыз. Ялгызы су коенуның никадәр хәвефле булуы хакнда аларга аңлатып-сөйләп торыгыз”, – диләр Башкортстанның махсус хезмәтләрендә.
Чыганак: bashinform.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|